Презентация по татарскому языку на тему Сыйфат турында гомуми т?шенч?. Сыйфат д?р???л?ре (6 класс).


Тема. Сыйфат турында гомуми төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре (6 кл).Максат: 1. Укучыларның башлангыч сыйныфта сыйфат турында алган белемнәрен актуальләштерү һәм сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү өчен җирлек тудыру. 2. Укучыларның сөйләм телләрен һәм я зу күнекмәсен, сүзлек байлыгын үстерү. 3. Грамоталы шәхес тәрбияләү.Җиһазлау: схема, презентация.Материал: 1.Дәреслек.2. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. - Казан: Мәгариф, 1998. – 179 б.3. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: “Раннур” нәшр., 2000.456 б. Хәерле көн! Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә! сф ис фигСалкын кыш килде. Тема. Сыфат.Сыйфат дәрәҗәләре КарточкаБу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә?сап-сары (чәчәк), яшел (кыяр), зәңгәр (акбур) – ... (төс билгеләрен)2) тозлы (балык), тәмле (су), төче (карлыган) – ... (тәм)3) зур (йорт), кыска (көрәк), биек (койма) – ... (күләм)4) зиһенле (малай), усал (бүре), яхшы (дус), матур (кыз) – ... (кешенең эчке һәм тышкы характеры)5) кайнар (аш) , салкын (чишмә), эссе (һава) – ... (физик билгеләр)6) урмандагы (агач ), урамдагы (багана), бүлмәдәге (киштә) – ...(урын ягыннан билгеләр)7) җәйге (көн), былтыргы (тун), көзге (урман) – ... (вакыт)8) түгәрәк (өстәл), шакмак (такта) – ... (форма) 207 нче күнегүБирем. Текстны укыгыз, исем куегыз. Монда нәрсә сурәтләнә? Шуңа аңлатма бирегез. Табигатьнең бу почмагын тасвирлаганда, язучы нинди сурәтләү чараларына мөрәҗәгать итә?Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән парлап әйтегез. Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?Өзән елга якты кояш астында көньяктан төньякка таба ялтырап ага-ага даалдына каршы чыккан таш­лы тауларга барып бәрелә: бу киң биекташларны үтеп чыга алмагач, кинәт кояш баешы ягына таба борыла да китә. Агым буенча сул ягында киң сазлыклар, яшел тугайлар, болыннар,бай печәнлекләр тудыра; алар эчендә таллар үстерә; киң, зур якты күлләр ясый ул. Ә уң ягыннан, баскычланып-баскычланып, тауның биек акярлары йөгерәләр дә йөгерәләр. Бу ак ташлар, елганың тирән ятуларыннан берсе турында кинәт тук­талып, текә стена белән су өстенә асылалар. Моны үткәч, ташлар бетә, зур тау, елгадан эчкә таба сөзәкләнеп кереп, менә-менә дә куе урманга барып терәлә. Менә шул тауның көндезге кояшка караган сөзәк битләвендә Бикьяр авылы чәчелеп утыра. (Г. Ибраһимов) Физкултьминутка - Яздым жөмлә, иҗек. сүз. Бик арыды минем күз. Йомам күзем: ял итсен, Ачам күзем; күп күрсен!Тагын йомам һәм ачам, Бер йомам да бер ачам.Күзләр хәрәкәте беләнБик зур әйләнә сызам.Аннан төбим күзләремИмән бармак очына. Кисәк карыйм тышта үскән Биек агач башына. Сыйфат асыл нисби кызыл алма, кышкы урман, яшел кыяр, җәйге һава, зәңгәр күк, әдәби әсәр, биек агач, итле аш һ.б. озын юл, киң елга һ.б. Әкият"Көзнең бик матур бер көнендә Сабина үзенең әбисе белән бакчаларына алма җыярга бара. Ул үзенең кечкенә кәрзиненә алмаларның бик матурларын гына җыя да, өйләренә алып кайта. Тик яту туйдыра ахры алма­ларны. Алар үзара сөйләшә башлыйлар. Берсе әйтә: "Мин матур, чөнки мин кызыл." Икенчесе: "Мин синнән матуррак, чөнки мин кызылрак", - ди. Өченчесе эре генә: "Мин арагызда иң матуры, чөнки мин кып-кызыл", - дип җавап кайтара. Кызгылт төстәге дүртенче алмадәшми. Ул кәрзиннән үзен иң алдан аласыларын бөлә.Чөнки ул иң эресе, иң баллысы була." Сыйфат дәрәҗәләреГади дәрәҗә ак кар, тыныч елга, кара туфрак, уйчан егетЧагыштыру дәрәҗәсе -рак, -рәк кушымчалары белән ясалакызыл + рак – кызылракАртыклык дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала:1)көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә: кыл + кызыл — кып-кызыл2) иң, үтә, җете, дөм һ.б.кисәкчәләр белән: иң акыллы, үтә килешле, 3) бер үк сыйфатны кабатлау аша: чибәрнең чибәре, сарының сарысы.Кимлек дәрәҗәсе -су, -ча, -сыл, -сел, -мса һ.б.ал + су – алсу 211 нче күнегүБирем. Бирелгән сүзләрдән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар ясап языгыз. Һәр ясалыш төренә өчәр мисал күрсәтегез. Артыклык дәрәҗәсендәгесыйфатларның дөрес язылышын аңлатыгыз.Ак, кара, кызыл, зәңгәр, яшел, сары, караңгы, биек, акыллы.Үрнәк: ак – ап-ак, ... Өй эше213 нче күнегү.Үрнәк: зәңгәрсу йолдызлар – зәңгәр йолдызлар; ...