Презентация на тему Устное народное творчество татарского народа


1нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән “Халык авыз иҗаты” темасына презентация . Халык авыз иҗаты Максат: 1.Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру.2.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту.3.Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Халык авыз иҗаты әсәрләре:1.Бишек җырлары2.Такмаклар3.Такмазалар4.Санамышлар5.Табышмаклар6.Мәкальләр7.Әкиятләр8.Мәсәлләр9.Тизәйткечләр10.Мәзәкләр Кайбер әкиятләрнең,табышмак, җыр, такмак, санамыш, мәзәк, бишек җырларының авторы бер генә кеше түгел, ә бик күп кешеләр була. Андый әсәрләрне халык иҗаты диләр. Бу әсәрләр бик борынгы чорлардан ук телдән телгә күчеп килгән, шуңа күрә аларны халык авыз иҗаты дип тә йөртәләр. Мәкаль – халыкның тормыш тәҗрибәсен туплаган кыска, тирән мәгънәле төгәл җөмләләр ул. Мәкальнең төп мәгънәсе “сөйләп,әйтеп бирү”дигәнне аңлата.Төп максаты – фикер әйтү. МәкальләрТән биргән дә ана,Сөт биргән дә ана,Тел биргән дә ана,Көй биргән дә ана.Ата –анаң чын дустың,Дус – ишләрең юлдашың. Бишек -яшь баланы тирбәтеп йоклату өчен махсус җайланып эшләнгән асылмалы ятак яки йоклату урыны. Бишек җыры - бишектәге баланы тирбәтеп йоклатканда, юатканда җырлана торган җыр. Бишек җыры. Әлли – бәлли бәүкәем,Җан йөрәгем, нәнкәем,Рәхәт кенә тынычлапЙоклап китәр бәбкәем... Бишек җырлары. Әлли – бәлли итәр бу,Йокыларга китәр бу.Бәү – бәү итеп,күз йомыпИзрәп кенә китәр бу.Алма кебек тәгәрәпҮсеп буйга җитәр бу,Абыйлары артыннан Мәктәпләргә китәр бу.Мәктәпләрдә укыгач,Галим булып җитәр бу. Сораулар:1.Назлап әйтелә торан “бәүкәем,җан йөрәгем, нәнкәем, бәбкәем”сүзләрен әниең сиңа әйтәме?2. Бишек җырларын җырлаганда, ана баласына нинди теләкләр тели? 3.Әниең сиңа нинди бишек җырлары җырлады икән? Тел шомарткычлар – авазларны дөрес әйтер өчен кулланыла торган шигъри әсәрләр. Карамага карамаКарама, карама,карамага карама,Карамага карасаң, ике күзең карала. ( карама – ясень) Такмаклар – бию өчен яки күңел ачу өчен әйтелә торган халык иҗаты әсәрләре. Бие,бие,бие әле, Биегәнең юк әле;Сине матур бии диләр,Биетеп карыйк әле.Челтәр икән якасы,Бигрәк матур тәңкәсе;Аккош микән,былбыл микәнМоны үстергән әнкәсе. тәңкә – монета аккош – лебедь былбыл - соловей Санамышлар – кайбер уенны башлап җибәргәндә балалар арасында әйтелә торган үзенә бер төр тезем сүзләр. Санамыш. Кура җиләкБер чиләк, ике чиләк,Өч чиләк, дүрт чиләк,Биш чиләк,алты чиләк,Җиде чиләк,сигез чиләк,Тугыз чиләк – кура җиләк! Табышмак – зиһен ачкычы Төп мәгънәсен уйлап белергә кирәк булган нәфис сүзне табышмак диләр. Җире ак,Орлыгы кара,Кул белән чәчәләр,Авыз белән җыялар. Агач түгел – яфраклы,Күлмәк түгел – тегелгән,Кеше түгел – сөйли,Нәрсә ул? Мәзәк – күңел ачкычы Саф һавада йөриАлсу, нигә дәресеңне әзерләмәдең?Ут юк иде.Ә телевизор карадыңмы соң?Аны бит мин караңгыда карадым. Сорауларга җавап бир:1.Син нинди табышмаклар беләсең?2.Уен вакытында нинди санамышлар кулланасыз?3.Нинди мәзәкләр беләсең? Киңәш:”Сабантуй” газетасында чыгып бара торган мәзәкләр,табышмак, санамыш,һәм әкиятләрне укы, ошаганын дәфтәреңә яз. Кулланылган әдәбият:1.Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х.Мияссарова. Дәреслек “Әдәби уку”2. Ф.Ш.Гарифуллина; И.Х.Мияссарова.”Әдәби уку” методик кулланма.3.Нәкый Исәнбәт.”Балалар фольклоры”4. “Иң матур сүз” төзүче К.В.Закирова.”Мәгариф”нәшрияты.