Презентация по истории о забытых деревнях на тему Кызыл Б?л?к


Татарстан Республикасы Азнакай районы Мәлбагыш авылы биләмәсенә караган Кызыл Бүләк авылы буйлап сәяхәтТөзеде: Мәлбагыш авыл китапханәчесе Хәкимуллина Зөлфия Рәсим кызы 2015 нче ел Кызыл Бүләк авылы Инде Кызыл Бүләк авылы беткәнгә күп еллар, күпме вакыт үтсә дә, халык үзенең авылын онытмый. Югалган авыллар исемлегендә Мәлбагыш авыл советына караган Кызыл Бүләк авылы (хуторы) да бар. Бу авыл Актүбәдән Җәлилгә барганда Каменка борылышыннан 2 км. Җәлилгә таба баргач, уң якта каерылып 3 км. урман буйлап керергә кирәк. Бу авыл, Сергей бай исеме белән бәйле булып, Сергеевка рус хуторы һәм Кызыл Бүләк татар хуторына бүленгән булган. , 1964 нче елда да анда 18 хуҗалык яшәгән булган. Халык үсемчелек, игенчелек һәм мал асрау белән шөгыльләнгән.Үз кибете, ат фермасы булган. Сугышка кадәр авыл старостасы Макар бай булган. Хәзерге көндә Макар култыгы дигән урман сакланган. Сергей дигән байның җиназасын балаларының балалары каберен ачып, калдыкларын алып китәләр. Зират “Сергей зираты” дип аталган. Авылларны берләштерү сәясәте башлангач, 1969 нчы еллар тирәсендә авылның кешеләре Мәлбагыш һәм Түбән Якый авыллары, Актүбә бистәсенә күченә. Кызыл Бүләк авылында туып үскән, шунда яшьлеген үткәргән, хезмәт куйган Рәдимә апа Сәгытдинова авылын бик сагынып, матур истәлекләр белән уртаклашты. Бүген бу авылның ике зираты, чишмәсе генә урман уртасында сакланып калган. Галим бабай чишмәсе белән аның йорт нигезендә басып тору күңелләргә тынычлык бирә. Кызыл Бүләк авылының 3 зираты да игътибарга, төзекләндерүгә мохтаҗ! Монда әле билгесез каберлекләр дә бик күп, шуңа күрә бу каберләрлекләрнең кемнеке икәнен дә белеп булмый. Кемнәрнең туганнары монда күмелгән, эзләп тапсыннар иде аларны. Чөнки Рәдимә апа, Миннур апа, Мөдәррис абыйлар азмы- күпме буавылның тарихын беләләр, саклыйлар. Ләкин алар да бит мәнгегә килмәгән бу дөньяга… Моннан бик күп еллар элек Петербург шәһәрендә полковник чинындагы Соловьев исемле хәрби хезмәче кыздан Сергей исемле бала таптыра. 1907 нче елда патша Николай югары чиндагы хәрбиләргә, отставкага чыккач, Россиянең төрле төбәкләренә китеп, хуторларга төпләнергә рөхсәт бирү турында указ чыгаруга,ул никахсыз туган улын- Соловьев Сергейны шушы урынга күчерә дигән фикер бар.Аның улы Вадимкүпләп сарык үрчетә башлый.Торган йортлары зур итеп таштан салына. Ләкин Сталин реакциясеелларында алар репрессиягә эләгә, хутор таркатыла. Бу урында сарык фермалары гына кала. Хөкүмәт управляющий итеп аның улын Соловьев Сергейны билгели.Ул үлгәч, ферма мөдире итеп хатыны Сима билгеләнә.Әкренләп хуторлар таркала, кешеләр күченеп китә башлый.Менә шушы вакыйгаларга нигезләнеп, бу урын Сергей хуторы, чишмә- Хутор (Кутыр) чишмәсе дип аталган. Бу авылда Сергей зираты, ике ярның ике ягында ике татар зираты бар. Кызыл Бүләк авылындагы Сергей хуторы биналарының нигез ташлары. Кызыл Бүәк авылындагы Сергей хуторының Кутыр(Хутор) чишмәсенең бүгенге көндәге күренеше. Бу чишмә хәзер “Исмәгыйль” чишмәсе дип атала. Туган авылым Мәлбагыш горур Чатыртауның дәвамы булган Кызыл тау итәгенә урнашкан. Белмим, тагын нинди серләр, тарихи урыннар тикшерелүгә нигез булып тора микән? Безнең бурыч- киләчәк буыннарга үзебездән соң тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне ,саф матур табигатебезне тапшырудыр, минемчә...