Лексика курсы буенча  берд?м республика тестына ?зерлек эшл?ре


“Туган телеңнең серләрен өйрәнү – бөек эш ул” Каюм Насыйри Мастер – классның темасы: «Лексика курсы буенча  урта сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре»Максат: 1.Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;2.Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Бу дәрестә татар теленең “Лексика” бүлегенә тукталырбыз. Тема гади һәм җиңел кебек булса да, синоним, антоним, омонимнар буенча сораулар 2014 нче елның БРТ га әзерләнү өчен җыентыгында А-5, В-3 биремнәрендә, ә 2015 нче елда БРТ уздыру өчен үрнәк материалларның күрсәтмә вариантында (21код) 6 нчы соравында, (22код) – рус телендә белем бирүче оешмаларның татар төркемнәре өчен күрсәтмә вариантында 5 нче сорауда чагылыш таба. - Нәрсә ул лексика ? Лексика - телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасы
“Бер сүз белән әйт” уены 1 нче төркем Алтын куллы – оста; Ут йоту – кайгыру; Колак салу – тыңлау. 2 нче төркемЭттән алып эткә салу – ачулану; Уртак тел табу – килешү;Авыз еру – көлү. 3 нче төркем Баш вату – уйлану; Балавыз сыгу – елау; Борчак сибү – алдашу. 4 нче төркем Тир түгү – эшләү; Баш вату – уйлау; Тел йоту - дәшмәү. Лексиканың нинди төрләрен искә төшердек? 1.Нәрсә ул синоним? (Мәгънәләре бер, язылышлары төрле булган сүзләр) 2. Нәрсә ул фразелогизм?(Күчерелмә мәгънәгә ия булган, таркалмый торган сүзтезмә-фразеологик әйтелмә) Сүзләрнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә, сөйләме образлы, кабатлаулары аз, җөмләсе кыска, җыйнак була. 2 нче эш парлап эшчәнлек.(Микс – пеа - шеа. Рели - робин алымын кулланып)Моның өчен һәр 4 төркемдәге дә 1, 2нче номерлар:   Алдау- ... 3, 4 нче номерлар:  Танылган-... сүзләренең синонимнарын яза, синонимик рәт төзи, төп (доминанта) сүзне билгели. ҖавапАлдау- ...(ялганлау,  күз буяу, кәкре каенга терәтү, тишек көймәгә утырту).Танылган-... (атказанган, данлыклы, мәшһүр, билгеле, күренекле, шөһрәтле, шанлы). (Сүзләрдән синонимнар рәтен билгеләдек, төп сүзләрне табабыз : 1. Ялганлау, 2. Күренекле) ”Мәкаль төгәл булсын” уеныӨстәлләрдә ике өлешкә бүленгән мәкальләрдән торган карточкалар ята, һәрберегез бары тик берәр карточка алып, урыннан торып, парыгызны эзләп табарга кирәк. Лексиканың тагын бер төрен искә төшерәбез – нинди төр? АнтонимнарНәрсә ул антонимнар? Антонимнар да сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтә. Сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, чагыштырып карау өчен кулланалар. Музыкаль ФИЗКУЛЬТМИНУТКА (ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР)“лидер артыннан барабыз” структурасы Парлап эшләү№ 4 карточкалар өстәлдә. Партадагы ике укучы бер - берсенең карточкаларына туры килүче антоним һәм синонимнарны уйлап язалар. 1 нче укучы конвертны ачып, сүзне укый, синонимын таба: җилкәдәш партнерына тәкъдим итә, ул антонимын таба;  4 нче укучы конвертны ачып, сүзне укый, синонимын таба: җилкәдәш партнер антонимын таба. Сүзләрнең кайсы сүз төркеменә керүен билгели. Нәтиҗә: антоним һәм синонимнар грамматик яктан караганда бер сүз төркеменә керәләр. Табышмаклар әйтү Табышмакларның барлык җаваплары лексиканың кайсы төренә карый?Омонимнар. Нәрсә ул омонимнар?Омонимнарның төрләрен искә төшерәбез. Һәр төркем бер төрне әйтә. Моның өчен Сезнең каршыда мисаллар белән карточкалар ята, аларның төрләрен билгеләргә кирәк. Татар телендә омонимнарның 4 төрен күрсәтеп була.1.    Саф омонимнар: туп, туп, бәпкә, бәпкә.2.    Омоформалар: (төрле сүз төркеменең аерым формалары)яз (исем) – яз (фигыль)ал (сыйфат) – ал (боерык фигыль)3.    Омографлар: (бер төрле языла, төрлечә ишетелә)басма – басмабүлмә – бүлмәалма – алма4.    Омофоннар: (әйтелеше бер, язылышы төрле)Гөлүсә (кеше исеме) – гөл үсә (сүзтезмә)Балавыз (исем) – бал авыз (сүзтезмә)Парад (исем) – пар ат (сүзтезмә)  ТЕСТ1.  Синонимнар рәтен билгеләгез1.Суык, салкын2.Суык, җылы3.Суык, дымлы4.Суык, кыш 2.Бирелгән җөмләдә калын хәрефләр белән күрсәтелгән сүзнең синонимын билгеләгез.       Күләгәлерәк урынны сайлап, җиргә ашъяулык җәеп, табын әзерләделәр.1.Кордылар2.Яптылар3.Җыйдылар4.Куйдылар 3. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең антонимын билгеләгез.      Башында яхшы эшләпә, бер-кулында-шырпы, икенче кулында-күкрәгенә кысылган хәлдә картина, искиткеч картина1.Ямьсез2. Коточкыч3. Гүзәл4. Матур4. Надан сүзенең антонимын билгеләгез.1.Белемле2.Уңган3.Акылсыз4.Белемсез 5.  Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, түбәндәге җөмләдәге тыңлый синонимын кайсы тотрыклы сүзтезмә белән алыштырганнар?Сөйләшеп утыруларына колак сала торгач, сүзләреннән әзме - күпме шушы аңлашылды.______________________6. Түбәндәге җөмләдә кайсы сүзне укытучы синонимы белән алыштырып була?Беренче тапкыр мәктәпкә килгәч, мөгаллим безне салам җәйгән идәнгә утыртты, һәркайсыбызга берәр дәфтәр, каләм һәм кара такта бирде.___________________________7. Түбәндәге җөмләдәге кайсы сүзне олылаганнар синонимы белән алыштырып була?Авызына күсе капкан мәчене күргән шәһәр кешеләре аны баш киемнәрен салып зурлаганнар. Тестны тикшерү. Ачкыч.                               1.  12. 13. 24. 1________________________________5. Колак сала  6. Мөгаллим  7. Зурлаганнар. СинквейнУКЫТУЧЫЯГЫМЛЫ, БЕЛЕМЛЕӨЙРӘТӘ, ТӘРБИЯЛИ, БУЛЫШАЯХШЫ ДУС, ИПТӘШ ОСТА “Туган телеңнең серләрен өйрәнү – бөек эш ул” Каюм Насыйри Игътибарыгыз өчен рәхмәт!