Презентация по татарской литературе на тему Галим?ан Ибра?имовны? тормыш юлы ??м и?аты


Презентация Тема: Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты(язучының тууына 122 ел тулуга багышлана) Ул 1887 елның 13 мартында (иске стиль белән 28 февралендә) Башкортстан республикасында, Эстәрлетамак өязе Солтанморат авылында туа. 1898 елда әтисе Гыйрфан абзый Шакирҗан белән Галимҗанны Оренбургка “Хөсәения” мәдрәсәсенә укырга алып килә. 1906 елда ул заманына күрә алдынгылардан саналган “Галия” мәдрәсәсенә укырга Уфага килә 1909 елда Казан Дәүләт университетына укырга керү максаты белән Г. Ибраһимов Казанга килә, ләкин аның бу хыялы тормышка ашмый. Шактый гына дөнья гизгәннән соң, ул яңадан Уфага, “Галия” мәдрәсәсенә әйләнеп кайта, тик бу юлы укытучы сыйфатында. Совет заманында Олешкович йорты конфискацияләнә1923 – 1927 елларда Галимҗан Ибраһимов Казанда шушы йортта яши.Хәер бу бинада Фәннәр Академиясенең ведомство хастәханәсе урнашкан. Казанда яшәгәндә ул иҗат эшеннән тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, мәсәлән, “Казан утлары” журналын чыгаруны башлап җибәрә Г. Ибраһимов һәм Сара Садыйкова Г. Ибраһимов “Бүз егет” спектаклен караганнан соң, төп рольне башкаручы яшь кыз Сара Садыйковага үзенең фатихасын бирә Галимҗан Ибраһимов һәм Гаяз Исхакый «Йолдыз» газетасының 1910 нчы ел, 12 нче гыйнвар санында Г. Ибраһимов язучы Гаяз Исхакыйның иҗатын югары бәяли. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1927 елдан язучы Кырымда, Ялта шәһәрендә яши. Сталинның репрессияләр сәясәте вакытында, 1937 елда кулга алына һәм 1938 елның 21 январенда Пләтән төрмәсе больницасында үлә. Г.Ибраһимов «Алмачуар» хикәясен 1922 елда яза. Ул пейзаж остасы буларак бу әсәрдә дә табигать күренешләрен яратып куллана. “Бу чәчәкләр, таллар өстендә нәфис һәм матур кошлар үзләренең моңнарын, шатлыклы көйләрен, сандугач үзенең мәхәббәтен сайрый. Кая гына карама, күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.” (Г. Ибраһимовтан) И.Шишкин. "На покосе в дубовой роще". 1873 г. Атлар матурлык, озын-озын итеп мәхәббәт атлаулары белән бөек шәхеснең йөрәген яулап алалар. Атларны ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк ... Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә була. Г. Ибраһимов «Алмачуар» хикәясе хәзер дә актуальлеген югалтмый. 2004 елда яшьләр театры сәхнәсендә аның инсценировкасы (Ф.Галиев) куелды Г. Ибраһимовның әсәрләре: “Яшь йөрәкләр“ “Безнең көннәр““Кызыл чәчәкләр ““Татар хатыны ниләр күрми ““Казакъ кызы ““Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы ““Адәмнәр ““Тирән тамырлар“,“Табигать балалары”“Карт ялчы““Яз башы”“Диңгездә”“Уты сүнгән җәһәннәм”“Сөю- сәгадәт” Художник – Б.Илюхин Художник – Б.Илюхин Солтанморат авылында Г.Ибраһимов музее.1987 нче елда ачыла. Татарстан Республикасының милли китапханәсендә 12 марттан «Кешеләргә бирелгән гомер» исеме астында татар язучысы һәм галиме Г. Ибраһимовның 122 еллык юбилеена багышланган китаплар күргәзмәсе ачылды. Ул март ахырына кадәр дәвам итәчәк. Файдаланган әдәбият: 1.Татар әдәбияты тарихы 6 томда, III том. Татарстан китап нәшрияты, 1986.2.М. Х. Хәсәнов, А. Г. Әхмәдуллин, Ф. Г Галимуллин, И. З Нуруллин “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек”.К. 2005.3.М. Ш. Җәләлиева, Г. М. Әдһәмова, Д. Ш. Сибгатуллина “Татар гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек”. К.2000.4. .“Сабантуй” газетасы (17 март, 2007 ел. № 11)5. А. Г. Яхин “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек” К. 2005. 6. Г. Ибраһимов « Әсәрләр» 8 томда, 1984-1987, Татарстан китап нәшрияты. 7.Г.Ибраһимов «Сайланма әсәрләр» Тарих – 2002.