Гом?р Б?шировны? “Туган ягым – яшел бишек” повестенда гореф-гад?тл?р ??м йолалар.


Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестенда гореф-гадәтләр һәм йолалар. Сулар аккан кебек, чорлар, еллар үткән. Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап, алга таба атлаган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага  үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Күренекле шәхесләребез К.Тинчурин, Г.Бәширов, Г.Исхакый, Ф.Хөсни һәм башка язучыларыбыз иҗатында халкыбызның гореф-гадәт, йола һәм бәйрәмнәрененең бирелешен күрәбез. Халык бәйрәмнәре, йола, гореф-гадәтләр язучыларыбызның күбрәк авылга багышланган әсәрләрендә сурәтләнә, чөнки авыл халкының бик борынгыдан килә торган мондый хәзинәләрен үзендә саклаучы дөнья итеп карала. Эшемнең максаты: Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелешен ачыклау. . Гореф-гадәт - ул билгеле бер халыкның тарихый үсеш традициясе белән килә торган көнкүрешкә караган гадәтләр яки дини йолалар, ягъни күп еллар элек барлыкка килеп, үзгәрмичә безнең көннәргә килеп җиткән гадәтләр. Гадәтләребезне белү бик мөһим. Аларны онытмасак, гадәтләребез буенча яшәсәк, без милләт буларак сакланып калачакбыз, телебезне, динебезне югалтмыячакбыз.Йола - халыкның яшәешенә борынгыдан кереп урнашкан тормыш-көнкүреш тәртипләрен яки дини кануннарны үтәүгә бәйләнешле эш-хәл. Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Мәсәлән, ел фасылларына бәйле "Сабантуй”, "Нәүрүз”, "Сөмбелә”, "Яңа ел” , "Карга боткасы” бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле "Корбан гаете” һәм "Рамазан” бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе, балага исем кушу, яңгыр теләү, орлык чыгару һ. б. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара. Җирләр кардан арчылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да үз тәртибе бар. Әнкәйләре иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар. САБАНТУЙ Сабантуй – халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак,  авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Шуның белән бергә, бер төбәктәге авыллар ярышларны төрле көнне үткәрергә омтылганнар. Бу башка авыл кешеләре дә күршеләренең бәйрәмендә катнаша алсын өчен эшләнгән. Ул – олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Боларның барысы да татар халкының бәйрәмнәре нинди гүзәл, җанга кадерле икәнен күрсәтә. Моның белән генә бетми әле: мәйданда җиргә тезелешеп утырган халык уен карый, көрәшне күзәтә. Менә шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше дә җитәрлек. Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында өмә аерым бер урын тота. Крестьян хуҗалыгында өмәләр ашлык сугу, утын әзерләү, бура күтәрү һ.б. кебек аеруча авыр һәм зур эшләрне кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен үткәрелгән. Яшьләр өмәләргә аеруча игътибар биргәннәр. Кагыйдә буларак, яшьләр өмәгә бик теләп барган, авыр эшләрне бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгән. Эшне төгәлләгәч, төрле уеннар оештырылган.    Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ул – бүтән өмәләрдән аермалы баларак, башыннын азагына кадәр кызлар өмәсе. Гомәр Бәширов үзенең “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә каз өмәсенең  “Кызлар килде утырмага” бүлегендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлап бирә. Ул каз өмәсенең авыл тормышындагы бер кызыклы вакыйгасы итеп бирә, чөнки бу иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үз-үзеңне күрсәтү чарасы да булып торган. Шаян сүз, җыр, көлке өмәне җанландырган. Әсәрдә язылганча, каз өмәсе үткәрелә торган чорда авылга кунак кызлары да килгән. Гадәттә, кунак кызларына ихтирам күрсәтелгән, алар каз өмәсенең иң түрендә булган.     Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналалар. Утырмага кунак кызы да килгәч, яшьләр тагын да ныграк шатланалар. Ә кичен такмак әйтеш, егетләр белән төрле уеннар уйнау дәвам итә. Туй йоласы Г.Бәширов “Туган ягым – яшел бишек ” әсәрендә туй йоласының бирелешен халкыбызның рухи бер хәзинәсе, истәлеге итеп тасвирлаган.  Үткәннәргә әйләнеп карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшүләр белән башланып китә торган булган.  Кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалык алу белән генә бетми, ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кыз ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган әйберсе – сөлге-ашъяулык бирелә торган булган. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән. Алар безгә бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк. Күргәнебезчә, халкыбызның йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Дөрестән дә, диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде. Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга , буыннан буынга җиткерергә иде аларны.