Презентация по татарскому языку на тему: Яхшы суз-жан азагы


Яхшы сүз- җан азыгы. Телдән журнал “Ышаныч почтасы” Матур сүзләр күп , ләкин аларны ничек кулланырга?Күркәм гадәтләргә ничек ия булырга?Өйдә әнигә булышу игелекле эшме, әллә шәфкатлелекме? Матур буласым килә. Моңа ничек ирешергә? Телдән журнал “Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле” Кеше холкын күзәт, Үзеңнекен төзәт,- Үзе сөйли, үзе башын боргалый.Сөйләшкәндә бармагы белән төртеп күрсәтә.Аякларын бер урында гына тота алмый.Иптәше белән сөйләшә , үзе читкә карый.Сөйләшкәндә пәлтә сәдәбен боргалый.Кеше сүзен бүлдерә дә, үзе сүз башлый.Үзе сөйләшә, үзе көнбагыш ашый. “Шифалы “ сүзләр: Рәхим итегез. Хәерле иртә.Гафу итегез. Хәерле көн.Рөхсәт итегез. Хәерле кич.Исәнмесез. Мөмкинме?Сау булыгыз. Рәхмәт.Хушыгыз. Зинһар.Юлларыгыз уң булсын Армый эшләгез. Кулларыгызны өстәлгә куегыз. Кулыгыз чистамы, тырнаклар киселгәнме?Күлмәк, чалбар үтүкләнгәнме?Муен, колаклар юылганмы?Тешләр чистартылганмы?Аяк киемегез кремланганмы?Кесәгездә кулъяулык бармы? Журналыбызның битен ачабыз ... - ма; ... - ма;... - мә; ... - мә;алдама, мактанма, бозма, сугышма, бәрмә, сукма, тәртип бозма, уссаланма һ.б. “Яхшы сүз – җан азыгы” Яхшы сүзне җаның тели синең, Начарлыктан күңел көрсенә Ә син үзең андый яхшы сүзне Әйтәсеңме башка кешегә? Мәкальләр Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми. Җылы җил бозны , яхшы сүз җанны эретә. Яхшы сүз- җан азыгы, яман сүз- баш казыгы. Яхшылыкка багышланган мәкальләр Олылык- гәүдәдә түгел, акылда.Олылык зур эшләр булдыру белән генә табыла.Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.Холкы күркәм, күңелле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый.Пычрак ярасы китә, күңел ярасы китми.Адәмне адәм иткән- әдип.