ПРЕЗЕНТАЦИЯ НА ТЕМУ 70 ЛЕТ ПОБЕДЕ


Буа халкы Бөек Ватан сугышы елларында Сугыш килде безгә сорамыйча,Шакымыйча керде ишектән,Кабатладык шулчак тешне кысып;“Без җиңәргә тиеш ничек тә”. Илебезгә кара болыт кебек фашист илбасарлары ябырыла.Изге Ватаныбыз өчен көрәш иде.Безнең тыныч тормышыбыз зур югалтулар бәрабәренә яулап алынды.Җиңү көнен якынайтуда районыбыз халкы да зур өлеш кертте.Районнан сугышка 12000 кеше китә.3089 кеше сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады.5000 кеше исән-имин килеш туган якларына әйләнеп кайта.3000 нән артыгы хәбәрсез югала.Алар арасында безнең авыл советына кергән ир-егетләребездә бар.Яңа-Чәчкап авыл җирлеге буенча 451 кеше сугышка китә.Яңа-Чәчкап авылыннан сугышка 200 кеше китә,118 кеше кире әйлэнеп кайтмый,82 кеше исән-сау әйләнеп кайта.Әхмәт авылыннан 155 кеше китә,95е кире әйләнеп кайтмый,60 кеше исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.Кыр-Тәугелде авылыннан 96 кеше китә.38 е кире әйләнеп кайтмый. 58 кеше исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.Бүгенге көндә безнең авыл җирлеге буенча 1 сугыш ветераны яши.Ул Чәчкап авылыннан Ильясов Әхмәтгали Корбангали улы.Хәзерге көндә Яңа Чәчкап,Тәүгелде,Әхмәт авылларында 46 тыл ветераны яши.Аларның сугыш вакытында күргән михгәтләрен,хезмәтләрен бәяләп хөкүмәтебез тыл ветераннарын зурладылар.Күптән түгел аларны безнең мәктәпнең сәхнәсендә медальләр һәм бүләкләр белән тәбрикләп киттеләр. Яңа-Чәчкап авыл җирлеге буенча1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына китүчеләр һәм кайтучылар саны Авыллар исеме Сугышка китте Кире әйләнеп кайтмады Әйләнеп кайттылар Яна-Чәчкап авылы 200 118 82 Әхмәт 155 95 60 Кыр-Тәугелде 96 38 58 Барлыгы 451 251 200 Сугыш бетеп 70 ел узса да, без сугыш ветераннарын, тыл ветераннарын барлыйбыз. Районыбызда герой якташларыбыз истәлегенә һәйкәлләр салына, истәлекләр языла. Шулар аша без Буа районында ничә Советлар Союзы Герое булганлыгын беләбез. Алар арасында Дан орденнарының тулы кавалерлары да бар. Менә алар:Гарнизов Михаил Тихонович.Самочкин Анатолий Васильевич.Шафранов Пётр Григорьевич.Арысланов Зыятдин Миндубаевич.Кабанов Михаил Тимофеевич.Макаров Виктор Ильич. Михаил Тихонович Гарнизов Михаил Тихонович Гарнизов 28 августның 1924 елында Буа районы Шигали авылында туа.1930 елда аларның гаиләсе Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәренә күчеп китә. Гарнизов анда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннан соң ФЗО га буяучылар әзерли торган төркемгә укырга керә. Сугышка үзе теләп китә. 68 нче гвардия укчы дивизиясенең 200 нче полкында өлкән сержант19 яшендә һәлак була. Михаил Харьков өлкәсенең Пархоменко авылында күмелгән. СССР Югары Совет Президиумының 1944 елның 10 гыйнвары Указы нигезендә Михаил Тихонович Гарнизовка һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Самара шәһәрендә училище һәм Буа шәһәрендә бер урам аның исемен йөртә. Анатолий Васильевич Самочкин Анатолий Васильевич Самочкин 1914 елда Буа шәһәрендә туа. Рыбинск шәһәрендә җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ФЗО мәктәбенен судомеханиклар әзерләү бүлегендә укый, бер үк вакытта Рыбинск аэроклубында шөгыльләнә. Ульяновск шәһәрендә икееллык гражданлык һава флотты мәктәбен тәмамлый, шуннан соң Рыбинск аэропортында инженер булып эшли. Бөек Ватан сугышы алдыннан өч айлык командирлар әзерләү курсын тәмамлый . Армиягэ 1941 елның апрель аенда чакырыла. 63 нче авиация дивизиясенең 289 нчы авиация полкының беренче авиаэскадрелиясы составында, очучы буларак, дошманның байтак коралын юк итә. СССР Югары Советы Президиумының 1942 елнын 27 мартындагы Указы нигезендә лейтенат Анатолий Самочкинга сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. 1946 елда ул өйләнә һәм аларның ике уллары туа. 1961 елда Анатолий Самочкин үзенең гаиләсе белән Горький шәһәренә күчәләр. 1977 елның 15 маенда баш миенә кан йөгереп үлә. Горький шәһренең Ленин районы Мемориал зиратына күмәләр ,Горький шәһәрендә (хәзерге вакыттта Түбән Новгород диеп атала)Буада аның исемен йөртүче урамнар бар. А.В. Самочкин гаиләсе белән Горький шәһәрендә А.В.Самочкин яшәгән йорт Түбән Новгород шәһәрендә 2014 елның 23 октябрендә Буаның туган якны өйрәнү музее директоры Әхмәтҗанова Люция Мәүлет кызы булып кайтты.Анда аның улы яши.Әтисеннән калган кительне һәм кадерле кулъязмаларны бик теләп Буаның музеена тапшырды. Пётр Григорьевич Шафранов Пётр Григорьевич Шафранов Зур Фролово авылында 1901 елда туа. Гражданнар сугышында катнаша. 1930-34 елларда Дзержинский исемендәге артиллерия академиясендә белем ала. Төрле командалык һәм штаблык вазыйфаларын башкара. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Артиллерия полкы, гвардия укчы дивизиясе, ә 1943 елның сентябреннән укчы корпус белән командалык итә. 1944 елда Армия гаскәрләре командующие була. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 19 апрелендәге Указы нигезендә Пётр Шафрановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Безнең якташыбыз үзенең туган якларына эзен суытмый. Зур Флорово авылына әти-әниләре, туганнары янына кайтып йөри. Балык тотарга ярата. Үзе белән бергә сугышта булган Буа районыннан иптәше Вагапов Шамил Абдулла улы белән элемтәләрен эзмиләр. Пётр Григорьевич Шафранов Мәскәү шәһәрендә өч бүлмәле квартирда яшәгән. Бер малай һәм бер кыз үстергәннәр. 1972 елның 4 ноябрендә өстәл артында язып утырган килеш, йөрәге туктый. Аның кабере Мәскәүнең Новодевичье зиратында Советлар Союзы Геройлары җирләгән урында һәм аның янында кызының кабере дә бар. Пётр Шафранов исемен йөртүче Калининград шәһәрендә бер судно һәм Буа шәһәрендә аның исеме белән аталган урам бар. Зур Фролово мәктәбе һәм авылның бер урамы аның исемен йөртә. 2010 елда Пётр Шафрановның улы Буада беренче тапкыр булып китте. Ә быел 2015 елның 12 нче мартында Буаның туган якны өйрәнү музее директоры Әхмәтҗанова Люция Мәүлит кызы Мәскәүдә аның улы Анатолий семьясында булып кайтты.   П.Г. Шафранов исемендәге судно П.Г.Шафранов кабере янында оныгы гаиләсе П.Г. Шафрановның улы Анатолий Зыятдин Миндубай улы Арысланов Зыятдин Миндубай улы Арысланов 1923 елның гыйнварында Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында туа. Ленинград блокадасын эзүдә, Выборг шәһәрен азат итүдә, Висла елгасын кичүдә катнаша. Немец-фашист илбасарлары белән сугышларда яраланган, авыр контузия алган Зыятди Арсланов үзенең фронт юлын Эльбада төгәлли. Ул Дан орденнарының тулы кавалеры. 1946 елда Буа шәһәренең яши.Буа шикәр заводында сварщик булып эшли.Медаль һәм орденнар белән бүләкләнә.1998 елның 10 мартында вафат була, Буа шәһәренең татарлар зиратында күмелә. З.М. Арыслановның кабере Архивтан алынган соңгы мәгълүматлардан чыгып Буа районында тагын ике Советлар Союзы Герое булганлыгы ачыкланды. Кабанов Михаил Тимофеевич 1923 елда Буа районында туа.Ул 1942 елда Армия сафларына алына .1944 елда батальон чолганышта кала һәм Кабанов пулемёттан атып 50 фашистны юк итә.Сугыш барышында ул 280 немец солдатын һәм офицерларын тар-мар итә. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 июле Указы нигезендә үзе үлгәннән соң, Кабанов Михаил Тимофеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Макаров Виктор Ильич 1910 елда Буа районында туа. 20 февральнең 1943 елында Армия сафларына алынган. 1 ноябрь 1943 елда Макаров үзенең иптәшләре белән разведкага бара һәм автоматыннан 15 немецны юк итә, иптәшләре белән 19 немецны пленга алалар. СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 3 ноябре Указы нигезендә Макаров Виктор Ильичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бөек Җиңүгә 70 ел дип Шатлык белән тибә йөрәкләр. Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч Гомерегез озын булсын, Безнең, сезгә шундый теләкләр.