Презентация по татарскому языку на тему Татар теле минем туган телем


Хәмидуллина Амалия Авиатөзелеш районы 36 нчы гимназиянең 2 Б сыйныф укучысы Укытучы: Исмагилова В.МТатар теле - минем туган телем Татар теле минем туган телем. Мине туганнан бирле әти һәм әни татарча сөйләшергә өйрәттеләр. Балалар бакчасында безне татарча җырларга һәм биергә, шигырь сөйләргә өйрәттеләр. Хәзер мин мәктәптә дә татар телен яратып өйрәнәм. Бишле билгеләренә генә укыйм. Татар теле дәресләрендә без укыйбыз, тәрҗемә итәбез, татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәбез. «Бала» китапханәсеннән татарча мультфильмнар карыйбыз. Мин уйлым, татар теле безнең илдә иң матур тел. Татарча җырлар тыңлаганда сандугач тавышлары килеп тора. Татар бию күлмәкләрен күргәч, аларның бизәкләреннән күз алып булмый. Татар телен мин бик яратам, чөнки чын татар кызы булырга телим. Кечкенә энемне дә татарча сөйләшергә өйрәтәм.