Фразеологизмнар д?ньясында 5нче сыйныфта татар теле д?ресе ?чен презентация


Фразеологизмнар дөньясында Халикова Г. И.,Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 5нче сыйныфта татар теле дәресе Дәресебезне башлыйбыз. Мыегыңа чорнап куй! Бүген сиңа җиң сызганып энә белән кое казырга туры киләчәк. Вакытлыча уңышсызлыкларга очраганда күңелең төшмәсен, үзеңне кулга ал. Яңа көч туплап, алга ыргыл. Сүз бирәм, актык чиктә сине уңыш көтә! Хәрефләрне тәртип белән җыйсаң, бүгенге теманы укый алырсың и ь н г з л д м я о а ф р с ы Ө е 17 16 15 14 13 12 11 10 9 8 7 6 5 4 3 2 1 6, 5, 7, 13, 1, 8, 12, 8, 14, 17, 13, 10, 15, 7, 5 11, 2, 15, 16, 9, 4, 3, 15, 11, 7. Дәреснең темасы: ФРАЗЕОЛОГИЗМнар дөньясында Фикереңне сурәтләү бизәкләре белән әйтеп бирү телнең матурлыгын, байлыгын, үткенлеген күрсәтә. Бүген нәкъ менә шул бизәкләр турында сөйләшербез. Сүзләр яшиләр,кешеләр аларны үзләренең сөйләмнәрендә кулланалар. Бервакыт кайбер сүзләр үзара берләшеп, бүленми торган төзелмәләр барлыкка китерәләр. Фразеологизмнарничек барлыкка килә. Фразеологизм тууы Татар телендә шундый сүзләр бар, мәсәлән, тумаган, тай, бил, сындыру. Алар бәйсез сүзтезмәләр буларак та кулланылалар, мәсәлән тумаган тай, бил сындыру h.б. Әмма тумаган тайның билен сындыру дигән әйтелмә генә фразеологизм була hәм кулга кермәгән әйбердән файда алуны уйлау дигән мәгънәне белдерә. Фразеологизмга билгеләмәне искә төшерик hәм дәфтәрләргә язып куйыйк. Үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүзле төзелмәләр бер бөтен мәгънә аңлата, җөмләнең бер кисәге була. Аларны тотрыклы сүзтезмәләр яки фразеологизмнар, фразеологик әйтелмәләр (грекча phrases (фрасис) «әйтем» ) дип атыйлар. Фразеологизмнарның аңлатмаларын билгелә Кәкре каенга терәтүЙөгәннән ычкынуБакчага кәҗә кертүАяк белән язуКүз ачып йомганчыКызыл кар яугачКояш белән торуКуеныңда таш саклауИке куян тоту БуйсынмауИке эшне берьюлы башкаруНачар язуЗыян салуТизҮчле булуАлдауБеркайчанИртә Фразеологизмнарга туры килгән рәсемне сайла Эт белән мәче кебек Мөгезеннән алу Чебеннән фил ясау Тәгәрмәчтәге тиен шикелле Колагына аю баскан Куян булып йөрү Кешене фразеологизмнар ярдәмендә бәяләү Тискәре уңай Ике тавыкка азык аера белми, ни Аллага, ни муллага, балык кебек йөзә, ут-суны кичкән, борын чөю, талканы коры, үгез үлсә- ит, арба ватылса – утын, чебен тимәс чер итәр, кулында ут уйната, куш йөрәкле, тулган ай кебек, дилбегә кактырмый. Хайваннар дөнясына нигезләнеп, кеше характерын чагылдыручы фразеологизмнарны тулылындырыгыз Хәйләкәр …Ак …Куркак … … телен кискән … кебек кабарынган … кебек телсез … кебек киребеткән… тиресе ябынган Фразеологизмнарны бер сүз белән әйт Кабыргасы белән торуУтлы табага бастыруМәче күз яше Тавык чүпләп бетерерлек түгелДуга белән печән чабуАю хезмәте күрсәтү Белешмә сүзләрдән файдаланып, Шәвәлинең хикәясен үзегез аңлаганча языгыз.. Мин таң әтәчләре белән уяндым. Эчемдә бүреләр улый иде. Күршеләргә кердем, аның да көймәсе комга терәлгән. Без аның белән бармакка бармак сукмыйча икенде күләгәсенә кадәр утырдык. Балыксыз балык шулпасы пешереп ашадык. Ни үле, ни тере түгел кайттым. Ә монда абый йомыш куша: «Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын» - ди. Тышка чыксам, болыт тишелгәнмени: яңгыр чиләкләп коя, Күкри бабай тарантасына утырып чыккан, ялт-йолт яшен кисә. Кире борылдым: гомерем ике түгел лә! Керсәм абый гайрәт чәчә: «Стенага борчак аткан сыман, бер йомышка ярамыйсың, синнән ни Аллага, ни муллага, югал күземнән!» Мин борынымны салындырып, юрган астына чумдым. Ярар, безнең урамда да бәйрәм булыр әле! (Белешмә өчен сүзләр: күк күкри, коры су, күп, эшләре бармый, арып, тиз генә, кич җиткәнче, яшен яшьни, ачулана, кит моннан, файдасыз, иртә, сүзне тыңламыйсың, үпкәләп, бер нәрсә эшләмичә, безгә дә рәхәт чаклар килер, ашыйсы килә,). Нәтиҗә ясыйк. Фразеологизмнар нәрсә ул? Алар ирекле сүзтезмәләрдән нәрсә белән аерыла? Фразеологизмнарга мисаллар китерегез. Эшеңне бәялә Тиргә батып Кулга-кул тотынып Иләк аша үткәреп Киртә аша Аннан-моннан Җиң сызганып Дәрестә сез ничек эшләдегез? Әфәрин! Бүген сез мәсьәләгә җитди карап, төптән җигелеп эшләдегез. Өйгә эш Борын, авыз, йөрәк сүзләре кергән 4әр фразеологик әйтелмә язып килергә