Презентация «Туган ил, туган як жырлары»


Туган җир, туган ил, туган як тойгысы – кеше күңелендә сабый чактан ук бишек җырлары белән бергә уянган иң гүзәл тойгыларның берсе. Алар кеше гомерендә мәңгегә сакланып калалар. Халкыбызның борынгы җырлары күбрәк хәсрәтле, кайгылы. Ә хәсрәтнең сәбәбе – туган җирдән аерылу. Кеше язмышы, ил язмышы – болар барысы да җырларда... Т ы ң л а у: А. Файзрахманов музыкасы, Г. Авзал сүзләре “ Туган җиреңнән китмә.” “Арча егетләре” Халык җыр ансамбле Җитәкчесе :Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Айдар Файзрахмановның абыйсы Марсель Файзрахманов. Физкульт күнегү: “Әнисә” Тыпыр- тыпыр биергә тимер идәннәр кирәк,Тимер идәннәр өстенә хәтфә паласлар кирәк.Хәтфә паласлар өстенә имән өстәлләр кирәк,Имән өстәлләр өстенә көмеш табаклар кирәк.Көмеш табаклар эченә хөрмә- җимешләр кирәк,Хөрмә- җимешләр ашарга алтын кашыклар кирәк.Алтын кашыклар тотарга кара кашлы кыз кирәк,Кара кашлы кыз каршына батыр егетләр кирәк,Кара кашлы кыз каршына батыр егетләр кирәк. Заһид Вәли улы Хабибуллин 1910 елда Орск шәһәрендә беренче тапкыр дөньяга аваз сала һәм кечкенәдән ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Монда ул беренче тапкыр скрипка тавышын ишетә. Казанга килеп укый башлагач та скрипка һәм фортепиано әсәрләре иҗат итә. Ул- композитор гына түгел, оста скрипач та була. Заһид Хабибуллин Г. Сәлимов либреттосына “ Сихерләнгән малай” балетын, балалар өчен Г. Тукай шигырьләренә бик күп җырлар иҗат иткән. Х. Вахит сүзләре З. Хабибуллин көе Күгәрченем, гөрлә, гөрлә,Гөрлә бәхетле илдә.Безнең белән бергә- бергәГөрләшеп яшә син дә. Күгәрченем, уйна күктә, Нурга коенып уйна! Канат кагып, кыйгачлатып, Зәңгәр киңлекне буйла!Күгәрченем, очкан чактаТалмыймы канатларың,Беләмсең туган илемнеңТынычлык яратканын?! 2 тап. 2 тап. 2 тап. 1.Темабыз ничек аталды?2.Аның эчтәлеге нидән гыйбарәт?3.Тыңланылган җыр ничек атала?4.1920 елда Орск шәһәрендә туып үскән композитор?5.Өйрәнелгән җыр? Йомгаклау. Өй эше: Теманы һәм “Ак күгәрчен” җырының өйрәнгән куплетын өйрәнергә.