Тукайны? 130 еллыгына багышланган ачык чара


Әлмәт шәһәре 24нче гомуми урта белем бирү мәктәбеАчык чараЧарада катнашучылар:5нче сыйныф укучылары(рус төркеме)Чараны оештыручы:1нче категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Рәхимова Кадрия Вәгыйзь кызы Бик ерактан сызылып атканБер гүзәл апрель таңыБирде сине бу җиһангаӘй, шагыйрьләр солтаны! Мостафа Ногман.
Тукай безнең күңелләрдә. Без Тукайны яратабызТукайның 130 еллык юбилеена багышлана 26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне
Татарларның бөек даны сигез кат күкләргә китсен:Мәңге,һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен.Габдулла Тукай. 1 укучыТатар дигән бөек бер милләт барШигъриятле, динле , иманлыЯзмыш юлы тоташтыра аныңТарих белән безнең заманныШул милләтнең газиз бер улы бар,Саф йөрәкле , шигъри пакъ җанлыДәрья булып ташкан тирән хисле,Баһадирдай, көчле һәм данлы. “Китап” 2 укучыҺич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,Үз- үземне күрәлмичә , рухым төшсә,Җәфа чиксәм , йөдәп бетсәм , бу башымныКуялмыйча җанга җылы һичбер төшкә.Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булсаХәзер генә сыгълып - сыгълып елаган яшь,- Шул вакытта мин кулыма китап алам,Аның изге сәхифәләрен актарам;Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнемШуннан гына дәртләремә дәрман табам; Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүземБула минем юл күрсәтүче йолдызым;Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,Ачыладыр, нурланадыр күңлем , күзем ; Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта ,Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка ;Ышанычым арта минем үз-үземә,Өмид берлән карый башлыйм булачакка. 3 укучыБу - Тукаең синең бөек халкым ,Мәгърифәтле , динле бер балаң.Күпме еллар үткән...Тик шулай даҖырларыма аны мин салам.Бу - Тукаең синең , ак милләтем,Газиз улың , сине сөючеМилләтеңнән , динең, телеңнән дәКадерлерәк ни бар диюче ? 4 укучыТукай дигән бөек бер шагыйрь бар,Саф йөрәкле шагыйрь , татардаЕллар үткән саен аның моңыКүңелләрдә кабат яңара.Аның әкиятләрен тыңлап үскәнҺәр баласы шушы милләтнеңШигырьләре белән бик күпләрнеңКүңел кылын Тукай тибрәтте.Язлар җиткән саен синең исемең Чәчәкләргә, данга күмеләБөек Тукай , мәшһүр шигырьләреңМәңге яшәр халык күңелендә. 5нче укучы.Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә искиткеч шигырьләр язып калдырырга өлгерә. Аның шигырьләренә үткен теллелек , башка беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар хас. Тукай кечкенә генә җитешсезлекләрне дә күреп ала, алардан ачы көлә белә. Туган иленә,туган теленә, табигатенә дан җырлый Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.Мәмдүдә - Габдулланың анасы.

“Туган авыл”җырыТау башына салынгандыр безнең авыл,Бер чишмә бар ,якын безнең авылга ул;Аулыбызның ямен ,суы тәмен тәмен беләм,Шуңар күрә сөям җаным –тәнем белән. Бу дөньяда ,бәлки ,күп-күп эшләр күрдем,Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем;Кая барсам ,кайда торсам,нишләсм дә,Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. Кушлавыч Сасна Пүчәнкәсе Өчиле Кечкенә Тукай“Бишек җыры”җырланаГабдуллага әти-әни назы күрергә насыйп булмый: сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. 1890нчы елның гыйнвар аенда Габдулла дөм ятим кала. Әнисе үлгәч, Габдулла бөтенләй ятим булганга, Апушны Өчилегә, әнисенең әтисенә- Зиннәтулла хәзрәткә кайтаралар. “Өчиле карьясе… “... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен, шуның өстенә мин ятим калган ул тарафларда каты ачлык булганга,бабайның көнкүреше гаять начар булган…” Шундый шартларда яшәгән бабасы аны,ачлыктан коткару өчен ,бер ямщикка утыртып Казанга җибәрергә мәҗбүр була
“Пар ат”җырыҖиктереп пар ат,Казанга туп-туры киттем карап:Чаптыра атларны кучер,суккалап та тарткалап.Кич иде .Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый:Искән әкрен җил белән яфрак,агачлар калтырый.Һәр тараф тын.Уй миңа тик әллә ни җырлый,укый:Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.Бер заман ачсам күзем ,бер төрле яп-ят кыр күрәм;Аһ,бу нинди айрылу?Гомремдә бер тапкыр күрәм.Бер тавыш килде колакка,яңгырады бер заман:“Тор,шәкерт!Җиттек Казанга,алдыбызда бит Казан!” Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар. Казан Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе берьюлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә кайтарыла. 1892 елның җәендә Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзый аны үзенә уллыкка ала. Кыр-лай авылы. Сәгъди абзый йорты. Хәзер анда Тукай музее – йорты. Сәгъди абзый әкренләп кенә Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә. Печән өсте. Бәләкәй Апуш белән Сәгъди абзый Кырлай болынында.Җаек, 1894 елның ахырыннан Габдулла җизнәсе – Галиәсгар Госманов йортында яши башлый. Өчиле Кырлай Сәгъди абзый йорты Җаек, Галиәскәр Усманов йорты Казан,”Болгар”кунакханәсе 6нчы укучыТелсез идек ,Тукай безне телле итте,Җырсыз идек,Тукай безне җырлы итте,Күгебездә балкып торган йолдыз булып Кара төндә өстебезгә энҗе сипте!!(Сәйфи Кудаш) “Туган тел” җыры башкарыла. “Туган тел “җырыИ туган тел,и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел!Һәрвакытта ярдәмең белән синең,Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым,кайгым минем.И туган тел!Синдә булган иң элек кыйлган догам:Ярлыкагыл,дип ,үзем һәм әткәм-әнкәмне ,Ходам! 7нче укучыСәнгатебез күкләрендә –Кояшыбыз, Аебыз,Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз(Илдар Юзеев) 8нче укучы“Барлык шагыйрьләр арасында Габдулла Тукай минем үрнәк алган зур остазым булды”,- ди казах шагыйре Җакан Сыздыков. 9нчы укучыИң матур ,моңлы җырларын Халыкка бирде Тукай. Җырлары белән мәңгегә Йөрәккә керде Тукай 10нчы укучыБелмим кайсы таулар күкрәгеннән Һәйкәлеңнең ташы,тимере,-Тик син үзең халык йөрәгеннән,Халык мәхәббәте-синең исемең,Халык гомере -синең гомерең. (Әхмәт Фәйзи) 11нче укучыУл мәңгелек-татар җаны шикелле,Ул мәңгелек-татар даны шикелле,Ул мәңгелек-татар теле шикелле,Ул мәңгелек-татар иле шикелле (Сагынгали Сеитов,казах шагыйре) 12нче укучыТукай... Ул бит безнең якты йолдыз Поэзиябезнең аяз күгендә. (Мостай Кәрим,башкорт шагыйре) 13нче укучыТатарда Тукай туган өчен куанам.Тукай миндә үзенең милли рухы белән яши.Шул эчке энергиягә әйләнде.(Сибгат Хәким) 14нче укучыГабдулла Тукай безнең дә шагыйребез.Үзбәк мәктәпләрендә Тукай иҗаты өйрәнелүе ,Тукай әсәрләренең үзбәк телендә эзлекле рәвештә басылып чыга килүе,Ташкентның үзәк урамнарыннан берсе Габдулла 15нче укучы.Тукаев исеме белән аталуы үзбәк халкының бу зур шагыйрьгә тирән хөрмәтен һәм чын мәхәббәтен раслый.үзбәк һәм татар халыклары арасындагы тарихи дуслыкның матур бер билгесе булып тора. (Гафур Голәм,Үзбәкстанның халык шагыйре) 16нчы укучыИскиткеч талантка ия булган Габдулла Тукайның шигъри мирасы ул бары тик татар шагыйрьләре милке генә түгел,ул барлык тугандаш республикалар шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз... 17нче укучыГабдулла Тукай кебек искиткеч талантлар җитештергән татар халкына дан!..(Сөләйман Рөстәм, Азәрбайҗан халык шагыйре) 18нче укучыТукайның әсәрләре кыргыз халкына бик күптәннән таныш инде...кыргыз әдәбиятының аксакалы өлкән акыныбыз академик А.Токымбаев,күренекле әдипләребез К.Баялинов,Н.Җантөшев,К.Мали-ков,Т.Өметгалиев һәм башкалар әле гарәп хәрефләре белән чыккан басмаларыннан Тукай әсәрләрен укып өйрәнгәннәрен сөйлиләр...(Камчы Җунусов ,кыргыз язучысы) 19нчы укучы...Тукай чын мәгънәсендә ватанчыл кеше иде.Аның Ватаны –Татар-стан гына түгел,бәлки бөтен Рос-сия иде.Россияне чиксез сөйгән-леген ул күп әсәрләрендә җырлады. Тукай чын мәгънәсендә гүзәл сүз остасы иде.(Сабит Моканов,казах язучысы) 20нче укучыТукай бүлмәсендә җыр ургылаИрек көтеп бу җыр зарыккан.Азык ала шагыйрьшушы җирдәнИлһам көче ала халыктан.   21нче укучы Татар теле –минем туган телем –Дөньядагы иң-иң камил тел,Тукай теле ,Такташ ,Җәлил теле-Күңел бакчамдагы гүзәл гөл. Тест.1. Г. Тукайның туган елы? 1)1986 2)1891 3)1886 2.Г.Тукайның туган авылы?1.Кушлавыч2.Өчиле3.Кырлай 3.Г.Тукайның әти-әнисенең исемнәре ничек?1.Мәмдүдә-Гайнулла2.Мәмдүдә-Мөхәммәтгариф3.Бибинур-Хәбибрахман 4.Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме ничек?1.”Исемдә калганнар”2.”Хәтирәләр”3.”Балачак” 5.Г.Тукайның кайсы шигыре гимн булып яңгырый?1.”Туган авыл”2.”Туган тел”3.“Карлыгач” 6.Кайсы шигырь Г.Тукайныкы түгел?1.”Җир йокысы”2.”Мәктәптә”3.”Кызыл ромашка” 7.Г.Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар1.Апуш2.Шүрәле3.Шәкерт 8.Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?1.Мөхәммәтвәли2.Сәгъди3.Зиннәтулла 9.Г.Тукай беренче тапкыр кайсы авылда укырга бара?1.Казанда2Өчиледә3.Кырлайда 10.Г.Тукай пар ат белән кайсы шәһәргә китә?1.Казанга2.Җаекка3.Мәскәүгә “Туган тел”җыры белән бәйрәм тәмамлана.