Презентация по татарскому языку на тему Иярчен т?мамлык ??мл?ле кушма ??мл? (8 класс)


ХӘЕРЛЕ КӨН!!!КӨНЕГЕЗ УҢЫШЛЫ БУЛСЫН!!!
ТЕСТ 1. Иярчен җөмләнең мәгънәсе буенча төрен нәрсәгә карап билгелиләр? а) сораудан чыгып б) бәйләү чарасына карап в) иярчен җөмләнең урынына карап 2. Нинди ияртүче теркәгеч, күбесенчә, баш җөмләдә килә? а) чөнки б) гуя в) ки 3. Иярчен хәбәр җөмлә ... а) һәрвакыт аналитик була б) һәрвакыт синтетик була в) аналитик һәм синтетик була4. “Кем эшләми, шул ашамый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә? а) синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә б) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә в) аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә5. “Иптәшең нинди, сиңа хөрмәт тә шундый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә? а) синтетик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә б) аналитик иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә в) аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмлә










Җаваплар: 1 – а); 2 – в); 3 – а); 4 – в); 5 – б). Бәяләү өчен критерий: “5” ле – барлык җаваплар да дөрес “4” ле – бер хата бар “3” ле – ике хата бар


СИНГЛ РАУНД РОБИН 1. Укытучы сорау әйтә һәм уйлау өчен вакыт бирә. 2. Төркемнең дүрт кешесе дә чиратлап бер тапкыр җавап бирә.

Без беләбез: ел елга охшамый.
1. Үзегез күрәсез: бер тамчы яңгыр яуганы юк.2. Монда тик дулкынның куәтле шаулавы гына килә, шуңардан йөрәккә бераз шом төшә.3. Мин беләм (ки): әни – җирдә иң кадерле кеше.4. Балалары тиздән кайтып җитәр дип уйлаган иде ана.5. Игенчеләр язгы чәчү беткәнне хәбәр иттеләр.6. Сез килгәнгә без бик шат.


МИКС ПЭА - ШЭА 1. Татар бию көе яңгырый, укучылар урыннарыннан чыгып бииләр, укытучы көйне туктата һәм «Парлашыгыз!»-ди. 2. Көй туктагач, укучылар “5” не биреп, якында торган иптәше белән парлашалар.3. Укытучы сорау әйтә.4. Укучылар РЕЛЛИ РОБИН (кыска җаваплар) кулланып, җавап бирәләр.5. Укытучы көйне кабыза һәм шулай дәвам итә.


Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмләләрИярчен ия җөмләле кушма җөмләләр2. Син бик яхшы беләсең бит: укытучы изге теләкләргә каршы килми.1. Кем сабыр итә, шул морадына ирешә.4. Минем яхшы ният белән эшләгәнемне, ниһаять, аңладылар.3. Кем тырыша, шул таба.5. Укыганны яраталар. 6. Эш күрсәткәнне ил онытмас. 
Бәяләү өчен критерий: “5” ле – барлык җаваплар да дөрес “4” ле – бер хата бар “3” ле – ике хата бар

ӨЙ ЭШЕИҖАДИ ЭШ: иярчен тәмамлык җөмләләрне кулланып, “Дөньяда иң матур кеше – Елмайган, көлгән кеше” темасына кечкенә күләмле хикәя язарга.


Елмай әле, син елмайсаң, Яратыр олы-кече. Дөньяда иң матур кеше – Елмайган, көлгән кеше.