Презентация игры по матемаике Математичекий брейн-ринг на татарском языке (для учащихся 5-9 классов)


Математик брэйн-ринг Беренче тур 1. Ул математика белән танышканда аңа 8 яшь була. Аның бүлмә стеналары математикадан лекция кәгазьләре белән ябыштырылган була. Игътибар, сорау: сүз кайсы математик хатын-кыз турында бара? Софья Ковалевская
2. Бер кеше көймәдә ярның бер ягыннан икенчесенә бүрене, кәбестәне, кәҗәне чыгарырга тиеш. Көймәгә бер кеше һәм бүре, яки кәҗә, яки кәбестәне генә утыртып була. Әгәр дә бу абзый ярда кәҗә белән кәбестәне калдырса, бүрене көймәгә утыртса, кәҗә кәбестәне ашый. Ә кәҗә белән бүрене калдырса, бүре кәҗәне ашый. Ә бу абзый карап торганда алар бер-берсен ашамаганнар. Тик шулай да бу абзый, җайлы гына бу башваткычны чишеп ярның теге ягына кәбестәне дә, кәҗәне дә, бүрене дә чыгара. Сорау: Ничек итеп?
Җавап.Башта кәҗәне көймәгә утырта, кәбестә белән бүре яр кырыенда кала. Кәҗәне икенче ярда калдыргач, кәбестәне бу ярдан ала, һәм кәҗә ягына илтә, тик кәҗәне, яңадан кире юлга үзе белән утыртып китә, шунда калдыра, бүрене илтеп куя кәбестә янына, аннары кире, кәҗә артыннан ярга кайта. Ахырдан өчесе дә бергә икенче ярда булалар.
3. Бары тик кушу билгеләре белән генә 5 штук 2ле цифрасын кулланып 28 санын китереп чыгарыгыз. 2 2 2 2 2 = 28 22+2+2+2=28
4. Кызык сорау. Һәр шырпы таякчыгының озынлыгы 4,5см. Ничек итеп 13 шырпы таягчыгыннан метр чыгарырга? МЕТР
5. Нинди геометрик фигура, балаларны орышкач кулланыла? почмак
6. Нинди геометрик фигура кояш белән дус? нур
7. Әтәч бер аягында басып торганда 5 кг авырлыкта, 2 аягына басса, ничә кг була? 5 кг
8. Буш 0,2л стаканга ничә борчак салып була? 1
9. 2 әти һәм 2 ул 3 куян тотканнар, тик һәрберсенә 1әр куян туры килгән. Бу ничек була алган? Монда бабай, әти һәм онык булган
10. Егетләр утын кисәләр. Бер метрлы кисәкне кисү -1 мин вакытны алса, 5 метрлы бүрәнәне алар ничә минутта кисеп бетерәләр? 4 мин
11. Теләсә нинди арифметик билгеләр кулланып бары тик 5 шт. 5ле цифрасыннан 100 санын чыгарыгыз. 5 5 5 5 5=100 5*5*5-5*5=100 яки (5+5+5+5)*5=100)
12. Кайсы зуррак: барлык цифрларның тапкырчыгышымы, әллә аларның суммасымы? суммасы , 0*1*2*3*4*5*6*7*8*9 = 0, 1+2+3+4+5+6+7+8+9 = 45
Икенче тур 1. Әби Казанга бара, каршысына 3 бабай очраган. Нәтиҗәдә ничә кеше Казанга бара? 1
2. Күзлекле бабай, күзлекле әби, онык, актүш, актәпи, тычкан шалканны и тарталар, и тарталар. Ахыр чиктә тартып чыгаралар. Шалканга ничә күз карап торган? 12
3. Өстәлдә 6 стакан бер рәттә торалар. 1, 2, 3 нче стаканнар буш, 4, 5,6 нчы стаканнар су белән тулы. Бер генә кул белән, бер генә стаканны кузгатып, урыннарын алыштырмыйча, ничек итеп тулы һәм буш стаканнарны чиратлаштырып була? 2нче стаканга 5нче стакан суын бушатасың һәм урынына куясың
4. Аның грек теленнән тәрҗемәсе “уен сөяге” дигәнне аңлата. Ул термин беренче булып пифогорчыларда (VI-VIIг. Б.э.к.) очраган. Сорау: Бу геометрик фигураның исеме ничек? куб
5. 8 штук 8 ле цифрасы белән кушу билгеләре генә кулланып суммада 1000 чыгарлык тигезлек төзегез. 8 8 8 8 8 8 8 =1000 888+88+8+8+8=1000
6. Нинди ике натураль санның суммасы да, тапкырчыгышы да бер үк сан? 2+2=2*2
7. Инглиз галимнәре әйтәләр: Аның белән еш эш итүче бала математиканы бик тиз өйрәнә һәм 5 тапкыр тизрәк укырга, язарга өйрәнә. Сүз нәрсә турында бара? компьютер
8. Теләсә нинди арифметик билгеләр кулланып бары тик 5 шт. 1 ле цифрасыннан 100 санын чыгарыгыз 1 1 1 1 1 = 100 111-11=100
9. Ньютон исемен нәрсә таныта? алма
10. Кайсы авыррак: 1 кг тимерме, әллә мамыкмы? тигез
11. 2 шахматчы егет 4 сәгать шахмат уйнаганнар. Һәрберсе ничә сәгать уйнаган? 4 сәг
12. 1 йомырка 4 мин пешә, 5 йомырка ничә минут пешә? 4 мин
финал 1. Кайчан без 3 санына карыйбыз, ә 15 диеп әйтәбез? Вакытны билгеләгәндә, әйткәндә
2. Төнге 12дә яңгыр ява, тагын 72 сәгатьтән без кояшлы һава торышы көтә дип әйтә алабызмы? юк, бу вакытта төн була
3. Сезнең каршыгызда б.э.к. III - VI гасырларда яшәгән борынгы грек галимнәре сурәтләре тора. Яңа ачыш ясаган һәркемнең девизы “Эврика” дигән сүз була. Бу галим дә шул сүзне кычкыра. Бу галим кем? Архимед
4. Үлчәү берәмлекләрен кимү тәртибендә төзегез. фут, дюйм , терсәк терсәк(45 см), фут (31 см), дюйм(25 мм)
5. 8 класс Алгебра дәреслегенең авторы кем? Мордкович А.Г.
8. Бу бөек галимнең (математик, физик, механик) каберендә кабер ташы шар формасында, цилиндр белән камалган була. Хәтта 200 ел вакыт үткәч тә аның каберен шул сызымнар аша табалар. Сүз нинди галим турында бара? Архимед
9. Бу галим атлетика белән шөгыльләнгән. Ул ике тапкыр олимпия уеннарында катнашып, йодрык көрәше өчен лавыр такыясы белән бүләкләнгән була. Бу галим кем? Пифагор
10. 1 квадрат метрда ничә квадрат сантиметр? 10000 кв.см
ПИФАГОР, ГИПОТЕНУЗА, АЛГЕБРА11. Сүзләрдә хәрефләрнең урыннарын алыштырып, математика белән бәйле булган өч сүзне ачыкларга.ФАГОПИР, НУТЕПОЗАГИ, ГЕРАБЛА
15 км/сәг12. Өч ат җигелгән экипаж 1 сәг тә 15 км юл үтә. Һәр ат нинди тизлек белән барган?