6 нчы сыйныф ?чен ?д?бияттан Р?ст?м Яхинны? и?атын, тормыш юлын чагылдырган презентация


Рөстәм ЯхинТатар музыкасының даһие Әнисе Мәрьям ханым татар халык җырларын яхшы белгән. Композиторның әтисе Мөхәммәтхаҗи Яхин Р. Яхин укыган урта мәктәп бинасы (Сулъяк Болак ур. 48 йорт). Өченче Таулар (хәзерге Калинин ур.16 йорт) урамындагы М. Яхин йорты. Биредә Р. Яхинның сабый чагы узган. 1945-1950 елларда Р. Яхин укыган П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе Рөстәм Яхин– күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Н. Җиһанов, Ю. Шапорин, Р. Яхин. 1955 ел. Рөстәм Яхин композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә. “Яхин стиле”Рөстәм Яхин иҗатында романтизмның жанр–стиль үзенчәлекләре татар милли моңы белән үрелә, бу беренче ишетүдән үк танырлык итеп, онытылмаслык “яхин стилен” барлыкка китерә.  Р. Яхин язучыларның Тукай клубында, (сулдан уңга): җырчы Ю. Гыйззәтуллин, З. Хәйруллина, М. Булатова, Р. Яхин, И. Халитов, В Шәрипова, скрипкәче Р. Сәйфуллин. Б. Денисов фотосы.  Рөстәм Яхин Рахманинов, Чайковскийның иҗатын яраткан, шуңа күрә бигрәк тә беренче чорда композиторга аларның йогынтысы зур була. Бу юнәлештә ул Ауропа романтизмының төрле милли композитор мәктәпләренең камера–инструменталь музыка традицияләрен үстерә. Вальс, ноктюрн, музыкаль мизгел, юмореска, программалы миниатюра һ.б. шундый жанрларда кызыклы әсәрләр иҗат итә. Татар музыкантлары Финляндиядә 1968 ел (сулдан уңга): И. Шакиров, Р. Яхин, А. Арсланов, Гомәр Таһир, М. Макаров, В. Шәрипова, М. Әхмәтов Р. Яхин телевидение студиясендә. 1970 нче еллар Р. Яхин М. Гомәров һәм Н. Җиһанов белән. 1970 нче еллар Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә өлеш кертә. Ул – күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә.  Р. Яхин (уртада) бәйрәм кунаклары белән. 1981 елның 29 октябре.  Рөстәм Яхин хатыны Хәлимә ханым белән Р.Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә. Гимн тантаналы минутларда, бәйрәмнәрдә яңгырый Музыка өлкәсендә ирешкән уңышлары:1964 ел- ТАССРның атказанган сәнгать эшелеклесе, 1970 ел- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1981 ел- РСФСРның халык артисты, 1986 ел- СССРның халык артисты 1959 ел- Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясенә 1957 ел- “Мактау билгесе” орденына 1971 ел- Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була.   Рөстәм Яхин мәңге безнең күңелләрдә