Презентация: Винегрет ясау технологиясе (8 класс)


Тема: «Винегрет ясау». Максат:1.Укучыларны ризыкларның күптөрлелеге,үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән таныштыру;-аларны тиешле таләпләргә туры китереп,дөрес итеп әзерләргә өйрәтү.2.Ризык әзерләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү.3.Хезмәт тәрбиясе бирү. 1. Винегрет ясау өчен әзерлек Кирәкле продуктлар: кызыл чөгендер ,бәрәңге, кишер, тозлы кыяр, кәбестә, борчак, суган, тоз, көнбагыш мае.




Кирәкле инвентарьлар: кисү тактасы, пычак, тураган яшелчәләрне салып бару өчен табак,икенче аш өчен тәлинкә,чәнечке.


2. Яшелчәләрне башта юарга.
3. Аерым кастрюльдә су кайнатырга һәм кайнап чыккан суга чөгендерне , кишерне, бәрәңгене һәрберсен аерым кастрюльгә пешерергә салырга.rrrrr 4. Пешеп чыккач суытырга, әрчергә,- вак шакмакларга турарга.fill.onfill.onfill.on 5. Тураган барлык яшелчәләрне тирән табакка салып, көнбагаш мае һәм тоз өстәп яңадан болгатырга.
6. Өлеш тәлинкәләренә салып бирергә.
Куркынычсызлык кагыйдәләре: Пычак һәм башка җайланмалар белән эш иткәндә: 1. Пычак яки чәнечкене кешегә сабы белән бир. 2.Иттарткычка продуктны аерым тукмак белән этеп керт.
3. Тактада продуктлар эшкәтрткәндә,пычакны тактадан өскә күтәрмә. 4.Һәр ризыкны эшкәрткәндә ,аерым тактадан һәм пычактан файдалан.

Санитария-гигиена таләпләре.  Аш-су әзерләүчегә: Аш –су әзерләгән-дә,махсус кием кияләр.Тырнак кисел-гән ,кул яхшылап юылган ,чәч яулык яисә калфак астына яшерелгән булыр-га тиеш. Аш –су әзерләүгә карата : Аш – суны бары тик бозылмаган продуктлардан гына әзерлиләр. Һәр төр продуктны үзенә билгеләнгән тактада турарга кирәк Пешерә башлаганчы,продуктларны яхшылап юалар,чистарталар һәм турыйлар
Азыкны эмале купкан, кырыйлары ватылган,шулай ук тутыга торган металлдан эшләнгән савыт-сабада әзерләргә ярамый. Продуктларны һәм әзер ашларны саклауга карата. Продуктлар һәм әзер ашларның өстен капларга һәм артык озак сакламаска кирәк. Тиз бозылучан продуктларны суыткычка куялар. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре 1. Табын янында үз-үзеңне тоту культурасы –дөрес утыра һәм матур итеп ашый белү.2. Табын янына соңа калып утырмагыз.Өстәл артына башта олыларны уздырыгыз,ә аннан соң үзегез утырыгыз.3. Табын янына пөхтә һәм җыйнак утырырга тырышыгыз.Киемнәрегезне,чәчләрегезне тәртипкә китерегез һәм кулларыгызны яхшылап юыгыз.4. Табын янына,урындыкны тавышсыз гына куеп,килеп утырыгыз.
5. Табын янында кычкырып,авызны зур ачып сөйләшү кабул ителми.6. Ашаганда,тавыш чыгарып ашамагыз.7. Дөрес һәм матур ашарга өйрәнегез.Чәнечке белән ашарга тиешле нәрсәләрне кашык белән ашамагыз.Чәнечке уң кулда булырга тиеш.8. Табын яныннан бөтен кешегә бер үк вакытта китү кабул ителгән. Әгәр башкалардан алдарак торырга туры килә икән,өлкәннәрдән рөхсәт сорарга кирәк. Продукцияне әзер ризыкны сакларга таләпләр : 1.Бозылган продуктларны ризык әзерләү өчен кулланырга ярамый.Тиз бозылучан продуктлар-ны бары тик суыткычларда сакларга кирәк. 2.Әзер ризык һәм продуктлар билгеле бер ва-кытка кадәр генә саклана.. 3. Әзер ризыкны,өстен ябып ,чи азыклардан аерым сакларга кирәк.4. Төрле продуктлар һәм әзер ризыкның суыт-кычта саклау температурасы төрлечә.Шуңа күрә аларны суыткычның төрле өлешендә саклыйлар .Озак сакланмый торган продукт-ларны –алма,йомырка,чи яшелчәләрне суыт-кычның аскы өлешендә,ә озаграк сакланырга тиешлеләрен ит,балыкларны суыту камера-сында саклыйлар.