Презентация по татарской литературе на тему Роберт Ми?нуллинны? тормыш юлы ??м и?аты


Роберт Миңнуллиның тормыш юлы һәм иҗаты Беренче адымнар... Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда ушли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Роберт абый әнисе белән. Роберт Миңнуллин әнисе турында бер-ике сүз: «…Әнкәйнең безне бик тә укытасы килде. Бәләкәйдән үк шул юнәлештә тәрбияләде. Әлбәттә, без әле ул чакта берни дә аңламаганбыз. Әнкәйнең максатын да, хыялларын да, уй-теләкләрен дә күңелебез белән вакытында тоймаганбыз. Әлеге акылыбыз булса, аңа да күпкә җиңелгәрәк туры килер иде. Үзебез дә ул кадәр урау, катлаулы юллар үтмәс идек...» Иҗатка килүе. Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып ушли. Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә шул елларга туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинсе», «Кызыл таң» газеталарында басыла. Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә.Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла. «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә. 1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр. 1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә. Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар. Иҗатташ дуслары белән. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә башлауга 50 ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә. Ул балалар иҗатына яңалык алып килде. Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде. Балалар шигырендә беренче булып өлкәннәр һәм балалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, сабыйлар дөньясындагы четерекле проблемаларны калку итеп чагылдыра алды. Моңа кадәр балаларныкы саналмаган темаларны да нәниләр поэзиясенә Р.Миңнуллин кертте. Аның педагогик һәм психологик яктан төгәл уйланылган, поэтик яктан зур осталык белән эшләнгән шигырьләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш яңгырый. Үзенең остазы Шәүкәт Галиев иҗатына таянып, шулай ук халык авыз иҗатыннан, рус һәм дөнья балалар әдәбиятыннан илһам алып балалар шигъриятенә килгән шагыйрьнең хәзер инде үзе тудырган шигъри дөньясы, үзенең шаян балачагы, балаларча үз фәлсәфәсе бар. Аннан соң килгән яшь шагыйрьләрнең балалар өчен язган шигырьләрен игътибар беләнрәк карасаң, Р.Миңнуллин шигырьләрендәге интонацияләр, сөйләү манерасы, аныкына тартым гыйбарәләр, хәтта аерым юллар табарга мөмкин. Димәк, шагыйрьнең үз шәкертләре, дәвамчылары бар, үз мәктәбе туып килә. Эшләгән эшләре. Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли. 1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе. 2000-04 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе. 1990 елдан - Татарстан халык депутаты.1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы.1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы.1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы... Берничә шигъри җыентыклар «Бәхетле булыгыз!»«Акбай цирк карый»«Сөенсеннәр әле каеннар»«Җиде абый тай җигә»«Айга очтык»«Мәңгелек сәфәр»«Күчтәнәч»«Уфа-казан юллары» Татарстанның халык шагыйре С. Хәким яшь каләмдәше Р. Миңнуллин иҗатының үзенчәлеген кыска гына болай дип билгеләгән иде: «Кыскалык, гадилек, халыкчанлык. Бу — шагыйрь иҗатының төп сызыгы. Роберт шушы сызыктан читкә чыгар дип уйламыйм. Юмор юмор инде ул, барысында да бертөсле дисәләр дә ышанмыйм. Роберт юморы мыек астыннан. Роберт күп сүзле озын шигырьләргә күчсә, атны буразнага тартып төшергән шикелле, шагыйрьне үз буразнасына, Тукайлар, Бари Рәхмәтләр салган буразнага төшерәсе килә».