Презентация по татарскому языку в начальной школе на тему Татар теле ??м ?д?бияты д?ресл?ренд? коммуникатив технологиял?р аша уку эшч?нлеген оештыру


Тема:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша уку эшчәнлеген оештыру Максатлар:1.Башлангыч сыйныфларның рус төркемнәрендә “Гаилә”темасы буенча белем күнекмәләрен кабатлау, ныгыту2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү3.Гаиләгә карата хөрмәт тәрбияләү Кишер , әни , кыяр , суган.Кәҗә , сыер ,әти , куян.Җиләк, алма , апа, әфлисун.Урман, бүре, төлке , бабай.1.Сүзләрне укыйбыз.Русчага тәрҗемә итәбез. Мәгънәсе (значение)туры килмәгән сүзләрне табабыз.Бу сүзләр кемнәрне белдерә соң? Бер сүз белән ничек атыйбыз? Терәк сүзләр: Әти, әни, әби, бабай, апа,абый,эне, сеңел, өй, эшли, укый,яза,юына, ял итә, гаилә, кунак Алган белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү 2.Рәсем буенча эш. Рәсемнән исемнәрне табарга. Рәсемдә сез кемнәрне күрәсез? Алар нишлиләр? 1 нче дәрәҗә бирем. Шушы исемнәрне кулланып җөмләләр төзү;2 нче дәрәҗә бирем. Рәсем буенча “Гаиләдә ял көне” кечкенә хикәя язу (иҗади эш). 2. Рәсем буенча әңгәмә:Монда кемнәр сурәтләнгән (гаилә)2. Гаилә нишли? (Гаилә ял итә)3.Ә әни нишли? (Әни эшли, ул арган)4.Әни ял итсен өчен без нишләргә тиеш? (без ярдәм итәргә тиеш)5. Ә сез ничек ял көннәрен үткәрәсез? Гөлләргә су сибәм. 4. Хикәянең башын укы, аның ахырын үзең язып бетер. Бүген ял көне. Мин абый белән... Хикәянең башын укы, аның ахырын үзең язып бетер. Менә җәй җитте. Без гаилә белән... «Детектив» уены.Һәрбер группа алдында кәгазь тора. Шул кәгазьгә “гаилә” темасына караган бер сүз уйлап язалар . Мәсәлән, «Әни» сүзе. Калган төркемнәр сораулар биреп шул сүзне белергә тиешләр. Мәсәлән, “Ул ашарга пешерәме?”, “ Эшкә барамы? Һ.б. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!