Сине? бер тамчы кара?а. Очрашу кич?се 2016


Синең бер тамчы караңаТулы кояш сыйган бит” 
- дип исемләнгән очрашу кичәсе.
Максат: Укучыларны язучыларның әсәрләре белән кызыксындыру; иҗатларына хөрмәт һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү, әхлак һәм рухи тәрбия бирү.
Җиһазлау: Язучы иҗаты буенча презентация.
Сезнең хөрмәткә Закирова Миләүшә башкаруында _________җыры1.а. б. Язучыны үз халкы тудыра.Ул аны үстерә, аңа канатлар бирә, очышын борчылып һәм куанып күзәтә - зур әдипләре булган халыклар, үз чиратында канатлы һәм мәңгелек. Безнең татар халкы үтә үзенчәлекле язмышлы, фаҗигале тарихы, даими үткәне, яңарышка юл тоткан бүгенгесе һәм киләчәгенә өмете булган бер халык. Безнең көннәрдә исә аның гали рухын, әле дә яшеренеп яткан биниһая көчен, мөмкинлекләрен күрсәтер җан көзгесе булган язучыларыбыз бигрәк тә кирәк. Шөкер, алар бар. Алар безне яратып, үз итеп кунакка килгәннәр. Бүген танылган язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова - Шәрәпова безнең белән очрашуда.
1 а.б. Исәнмесез, хәерле көн
Очрашулар шулай башланаСезнең белән очрашуга,
Күңелебез шундый шатлана.
2а.б. Карап тормый ара ераккаКилдегез Сез безгә кунаккаДуслык безнең тормыш үзәгеДуслык безнең бәйрәм бизәге.
1.а.б. Хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучылар, укучылар! Чын йөрәктән чыккан серләребезне сөйләшер өчен,
“Синең бер тамчы караңа
Тулы кояш сыйган бит!”
дип исемләнгән очрашу кичәсенә җыелдык.
2.а.б. Татар халкы зур шәхесләр белән
Танылган ул гомер-гомергәБүген дә без татар кызларының
Язмаларын салыйк күңелгә.
1.а.б. Серле ут син – каләм утыЯнасың көн дә төннәр.
Сүндрә алмый бит сине
Хәтта давыллар, җилләр.
2.а.б. Әйе, Балалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 елда Яңа Тинчәле урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан университетының филология факультетында дәвам иттерә. 1984 елда университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район газетасында корректор булып эшли. 1986 елдан ул — «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы хезмәткәре, соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли. (1 слайд)
1.а.б. Сезнең игътибарыгызга 5а сыйныф укучылары башкаруында “Серле бүлмә” шигыре.
Мәктәптә серле бүлмә бар,
Керсәң ишеген ачып,
Сиңа Вакыт ияреп йөри,
Акрын атлап, сак басып.
Киштәләрдә тезелеп тора:
Бәләк, тегермән ташы,
Күмер үтүге, урак...
Бу бүлмәдә йөреп була
Гасырлар-чорлар урап.
Менә чалгы, чабагач,
Табагач, орчык, каба...
Монда кем генә килсә дә,
Кадерле ядкәр таба.
Кайбер әйберләрне бүген Монда гына күрәсең.
Әби-бабайлар да килә –
Ерак калган яшьлекләренСагыналар, күрәсең.
Менә туку станогы,
Чыбылдыклы талбишек.
Аларны карап йөрисең,
Гасырлар-чорлар кичеп.
Тапкан шикелле буласың Мәңгелеккә бер ишек.
Нинди бүлмә бу дисеңме?
Әллә соң белмисеңме?
Мәктәбебездә бар безнең
Үткән гасыр музее.
Монда Хәтер яшәп ята,
Бу – Тарихның үз өе.
1. а. б. Йолдыз — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Хәзер Йолдыз — балалар күңеленә хуш килгән алты  китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек бул.
2.а.б. Йолдыз — 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе. (2012)
5 а сыйныф укучылары башкаруында Йолдыз апаның балалар өчен шигырьләреннән өзекләрдән әдәби монтаж.
Чикерткә
 
Җәен кунакта булдык та
Көз җиткәч, киттек читкә.
Әбием янында калган
Иптәшкә бер чикерткә.
 
Иртән җырлап, кич җырлап,
Әбиемне юата.
Әби тәмам ияләшкән:
– Бик рәхәт, – ди, – колакка.
 
Җәйләрне, сезне сагынам,
Аны ишеткән чакта.
Чикерткә җырын тыңларга
Кайтыгыз бер кунакка!
 
Көенечле Сөенеч
 
Мин быелгы СабантуйданЗур бүләк белән кайттым.
Әнине сөендерим дип,
Өйгә кадәрле чаптым.
Шатлыктан канатланып,
Әйтерсең, очып кайттым.
Ишектән үк кычкырдым:
– Әни, телефон таптым!
Шундый хыялланган идем,
Сораган идем күпме.
Өр-яңа ялтырап тора,
Төсе каралы-күкле.
Әни минем шатлыгыма Нигәдер кушылмады,
Башымнан сыйпый-сыйпый:
«Балам! – дип пышылдады. –
Син тапкансың, ә бит аныБер малай югалткандыр.
Бәйрәмнән бик нык борчылып,
елый-елый кайткандыр.
Син тапкансың – сөенеч.
Ул югалткан – көенеч.
Кеше көенгән чактаБулсын нинди сөенеч?!
Югалткан саен тапсаң,
Беркемгә дә әйтмичә,
Яшереп, күрсәтмичә,
Өеңә алып кайтсаң,
Нишләрсең соң беркөнне
Намусыңны югалтсаң?!
Ярый, тапкач, бирсәләр.
Синекедер, дисәләр.
Ә бирмәсәләр?!»
Дачада 
Дачабыз бар басуда.
Анда аяк басуга,
Тешли башлый чебеннәр,
Талый башлый черкиләрҺәм тагын әллә ниләр.
Әллә соң сүз куешып:
«Рәхәтләнеп ял итәргә
Бирмибез сезгә!» – диләр.
Бака, кәлтә, еланнар,
Кырмыска һәм божаннар –
Эреле-ваклы бу җаннар,
Кемдер чакырган шикелле,
Бакчабызга тулганнар.
Тешли, куркыта, чага –
Мин бакчада бичара.
Алардан котылыргаТабыйм икән ни чара?!
Куамын, сугып карыйм,
Тик барыбер китмиләр.
Бабай әйтә: «Ник китик без,
Бу безнең өй бит!» – диләр. –
Урман-кырлар – табигатьҺәммәбезнең дә өе,
Без дә яшәргә телибез,
Тынычлыкта, беркөе.
Бүген бит без сездә түгел,
Үзегез бездә кунак.
Торма безне куып, кыйнап,
Кунак булсаң, бул тыйнак!»
 
1.а.б.  БИБЛИОГРАФИЯ
Басма китаплары Автор турында Кунак бите
Әйдәгез сүзне танылган язучыбыз Йолдыз апа Шарапованың үзенә бирик.
1.а.б. Үз халкының күңеленә
Иң яраклы ачкыч бул;
Биеклеккә менәр өчен
Ышанычлы баскыч бул.
2.а.б. Гаделлекне иман ит син ,
Хакыйкатьне кыйблаң ит.
Синең бер тамчы караңаТулы кояш сыйган бит.
1.а.б. Тормышта да шулай –
Буш урын юк.
Күрсәт кенә чүт- чүт саксызлык,
Игелекне таптап сыта- сыта
Калкып чыга өскә явызлык.
2.а.б. Ышанмагыз, әйдә, мәңге ышанмагызМәкер, ялган җир йөзендә юк ул диегез.
Юлдаш итеп матурлыкка ышынычныГомер буе сөегез һәм сөелегез
1.а.б. Яши белү-сайран кылу түгелҮзең салсаң гына зур юлларБарып тоташа ул сукмаклар;
Үзең яксаң гына тәнгә, җангаҖылы бирә бит ул учаклар.
2.а.б. Яшик шулай бер-беребезне зурлап,
Туган җирне зурлыйк иң элек.
Гомер мизгел, гомер үтә-китәЯхшылыклар гына мәңгелек.
1.а.б. Рәхмәт сезгә, мәңге шулайТыйнак гүзәл булып калыгызЮгалтмыйча күңел энҗеләренКиләчәккә алып барыгыз.
“__________________ ”- җырлый Динә __________________