Тема: Тартымны? к?плек саны


Тема Тартымның күплек саны
Максат Укучыларны тартымның күплек саны белән таныштыру аны сөйләмгә кертү.Исем турында кабатлау.Балаларда ата-аналарга,олыларга карата кадер-хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
Дәрескә әзерлекне тикшерү.
Укучыларда дәрескә уңай халәт тудыру.
Дөрес,матур итеп утырту.
Актуальләштерү.
Үткән дәрес темасын искә төшереп үтү.
Нәрсә ул тартым?
Тартым исемнең кайсы затка караганлыгын яки кемнеке булуын белдерә.
Тартымны нәрсәләр белән күрсәтәләр?
Алмашлыклар яки махсус кушымчалар белән.
Без тартымның берлек санын өйрәндек,предмет караган затның берәү генә булуын ачыкладык
Слайд.Мәкальләр язылган.
1.Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.
2.Туган илем-туган анам.
3.Кош канаты белән
Кеше дуслары белән көчле.
Мәкальләрне укыйбыз һәм аңлатабыз.
Иптәшең үрнәк алырлык кеше булсын,начар кеше белән аралашсаң.үзең дә начар якка үзгәрерсең.
Туган илдә кадерле,якын кешеләр яши,әнием яши.
Кош канатсыз,кеше дусларсыз яши алмый.
Тартым белән төрләнгән исем бармы? Затын,санын әйттерү.
Иптәшең-2 зат,1 сан.
Илем-1зат,1сан.
Дуслары (күплек сан).
Дәфтәрләрне ачып число язабыз.
Мәкальләрне күчереп язу.Беренче җөмләнең баш кисәкләрен табып асларына сызу.
Җөмләнең баш кисәкләре дип нинди сүзләрне әйтәбез?
Иптәшең сүзенә морфологик анализ ясату.
Иптәшең-уртаклык исем,берлек санда,Б.к,2 зат,тартым белән төрләнгән,җөмләдә ия булып килә,тамыр сүз.
Укучылар,ә хәзер,тиз генә кабатлап алабыз,тест эшлибез. (Эш беткәнннән соң укучылар тестлар белән алышалар,бер берсенекен тикшереп билге куялар).
Хаталар Билге
5
4
3-4 3
5-7 2
4.Физкультминутка
Җил исә,исә,исә
Агачларны селкетә.
Җил тына,тына,тына
Мин үсәм,үсәм,үсәм.
5.Укучылар,әйдәгез,дәреслекне ачабыз һәм 147 нче күнегүне эшлибез.(Кагыйдәне аңлату,таблицадан кушымчаларны күрсәтү).
Нәтиҗә: Предмет караган затларның берничә яисә күп булуын ачыкладык.
6. Слайд.Табышмаклар (җавапларын төрләндерү).
1.Күрешергә кулы юк,
Сөйләшергә теле юк.
Аның белән күрешмәгән,
Белешмәгән кеше юк.
2. Агач түгел-яфраклы,
Тун түгел тегелгән.
3. Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
7. Сүзләрне дөрес итеп урнаштыру.
Минем бабалары
Синең абыегыз
Аның әтиең
Безнең әнием
Сезнең әбисе
Аларның апабыз.
8. Сүзтезмәләр барлыкка килде.Әйдәгез икесе белән җөмлә төзибез.
Минем әтием бик тырыш эшче.
Безнең әбиебез ап-ак чәчле,кап-кара кашлы,чандыр гәүдәле.
Тартымлы исемләр күбрәк табышмакларда,мәкальләрдә,шигырьләрдә очрый.
9. Укучалар, мин сезгә алдан ук эш биргән идем,тартымлы исемнәр булган шигырьлә ятлап килергә кушкан идем,таптыгызмы?
Шигырьләр сөйләтү.
Әниемнең әнисе... .
Әтием белән бергә... .
Яратам мин өемне... .
Әтием,әнием,әбием- болар кемнәр?
Гаилә әгъзалары: болар безнең иң яраткан,иң якын кешеләребез.Без аларны яратабыз,хөрмәт
итәбез.Алар безне карап үстерәләр,һәрвакыт ярдәмгәкиләләр,булышалар.
Картайган көндә без аларның ышанычлы,таянычлары булырга тиешбез.

Гаилә-ул,кешенең бишеге,тормыш асылы,яшәү мәгънәсе.
10. Слайд.Гаилә.
Рәсемгә карата нәрсә әйтә аласыз?
Бу гаиләнең нигезе нык,төпле,ышанычлы,киләчәге бар.пар канатлы тулы гаилә.
11. 148 нче күнегү,исемнәрне күплек сандагы тартым белән төрләндереп,үрнәктәгечә языгыз.
Иптәш,күз,таш,бакча,хат,күлмәк,чәчәк.
Үрнәк: 1 зат безнең иптәшебез,иптәшебез
2 зат сезнең иптәшегез,иптәшегез
3 зат аларның иптәшләре,иптәшләре.
Нәтиҗә: Күплек сандагы тартым белән төрләнгән исемнәрнең берничә затныкы була алуы ачыкланды.
Йомгаклау: Өй эше 152 күнегү.Сорауларга тулы җавап бирергә,кагыйдәне ятларга.

Билге кую.