?нием — кадерлем минем!


Әнием-кадерлем!
(уртанчылар төркемендә үткәрелгән кичә)
Максат: сөйләм телен үстерү;
әниләргә хөрмәт, ихтирам,мәхәббәт тәрбияләү;
балаларның күңелен күтәрү.
Җиһазлау: плакатлар,шарлар,чәчәкләр
Кичә барышы:
Тәрбияче:Гаиләдә әни-иң изге,хөрмәтле кеше,”Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да,кайтара алмассың”-, ди халкыбыз.Ана!Бөек исемНәрсә җитә ана булуга?Шуңа күрә зур горурлык беләнБез җырлыйбыз ана турында.
Кадерле Әниләр,әбиләр,дәү әниләр,кызлар!Сезне барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә исәнлек,саулык,озын гомер,гаилә бәхете,бары уңышлар гына телибез.Ә хәзер тәбрикләу өчен сүзне балаларга бирик.
Җыр :“Әниемне яратам” Ф.Илаева сүзе;Н.Муртазин көе.
Кояш көлә,мин елмаямСигезенче март бүген.Бүген әниләр бәйрәмеШуңа күңелем шат минем.
Син әнием минем өченБу дөньяда бер генәЕлмайганда йөзләреңнәнБар өйгә нур бөркелә.
Бәйрәм бүген,бәйрәм диеп,Бар дөнья көлеп торсын.Әни бәйрәме икәненӘти дә белеп торсын.
Әбиләрне,әниләрнеКадерлибез,зурлыйбыз,Чын күңелдән һәммәгезнеБәйрәм белән котлыйбыз.
“Шәрыкъ” биюе башкарыла.
Яратам сине,Газиз әнием.Син-бердәнберем,Кояшым минем.
Иртүк торып битен юган Кем уяткан Ләйләне?Уятмаган үзе торганБүген әни бәйрәме.
Әниләрнең бәйрәме улБезнең дә көткән бәйрәм.Җырлап-биеп күңел ачыйкБүген әниләр белән.
Җырлыйсы килеп кенәТора бүген минем дәКөтеп алган бәйрәмеБүген һәммәбезнең дә.
Җыр “Мин әнигә булышам”
Иртән иртүк торышка,Чәйләр кайнаган булаЧәй янына тәмле коймак,Чәк-чәк куелган була.
Тылсымчы кебек әниемҺәр нәрсәгә өлгерәМинем уңган әниемәТимәсен тик күз генә.
Мин дә әнине яратам,Шуңа аңа булышам.Әнием орышмасын дип,Бөтен көчкә тырышам.Гөлләргә сулар да сибәм,Идәннәрне дә юам.Өстәлләрне җыештырамХәтта керләр дә уам.
Әниләр булмаса җирдәКем безне сөяр иде?Иркәләп,назлап,яратып,“Кадерлем”-дияр иде?!
Әнием минем-алтынымӘнием минем-көмешемӘниемнең әйткән сүзеӘйтерсең,татлы җимеш.
“Кызым-өметем”,-дияКочып иркәләп сөя.Яхшы булсам шатлана,Ялгышсам,яна,көя.
Мәңге яшә,сәламәт бул,Кайгы-хәсрәт күрмә син.Әни синең йөзләреңдә Елмаю сүрелмәсен.
Учларымда-кояш минем,Күңелемдә-яз минем.Син булганда янәшәмдә,Мин-бәхетле,әнием..!
Тәрбияче:Әниләрдәге кебек мәрхәмәтле,кайгыртучанлыкны гадилекне,әйбәтлекне без тагын кемдә күрә алабыз?Шундый сыйфатларга ия булганыгыз өчен рәхмәт сезгә,әниләр.
Җыр “Әниемә бүләгем” М.Минһаҗев көе.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.