Башлангыч сыйныфларда ?нил?р б?йр?мен билгел?п ?т? ?чен д?рест?н тыш чара



-46990295275Һәрвакыт
булсын
әниләр!!!!
00Һәрвакыт
булсын
әниләр!!!!

Башлангыч сыйныфларда әниләр
бәйрәмен билгеләп үтү өчен
дәрестән тыш чара
Укытучы:
Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләребезне- әниләребезне котларга җыелдык.
Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе безгә бу бәйрәмне бүләк итә.
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.
Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

1 укучы. Кем дөньяга кеше бүләк итә,Ә кешегә якты дөньяны?Тойгылары кояш кебек кайнар, Эретерлек гранит кыяны?2 укучы. Кем күңеле тулган айдай серле,Язлар сыман назлы, ягымлы?Шатлыкларын башкаларга бүлеп,Кайгыларга түзем , сабырлы?Җыр: “Мамина улыбка”3 укучы. Кем елмая җәйге таң аткандай,Балкып китә шундук тирә-як?Нәфислеге гөлләр сокланырлык,Көләчлектә аңа тиңнәр юк?4 укучы. Кем куллары өйне, җирне ямьли,Изгелеге үлчәү тапкысыз?Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.Бергә:Тормыш яме- әнкәй, хатын- кыз!
А.б. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт көләч, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!Бу чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен!“Әни”шигыре Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.Ашлар тәмле булсын өчен,әни кирәк.Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!
“Бүген әниләр бәйрәме” Бүген әниләр бәйрәме, Бүген җирдә тантана. Кояш шуңа көлә бүген, Гөлләр шуңа шатлана. 
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.Әниләрне котлый бүгенҖирдә барлык балалар.Без дә котлыйк әниләрнеТеләгебез безнең дә:Мәңге шулай кояш кебекБалкыгыз күгебездә!
"Бүген көн гади түгел"Бүген гади көн түгел бит. Җилнең дә беләсе киләМоны балалар белә. Чәчебезне тарата.Елмаеп сәламләшәләр Әйтегезче, нинди көн?- дип,Әни,әбиләр белән. Бәйләнде, аптырата.
Болытлар йөриләр арттан Һәр җирдә бер хикмәт көтә:Белмәкчеләр алар да. Бүген гади көн түгел.Әйтә күрик, үпкәләтсәк, Бүген- Әниләр бәйрәме,Тотынырлар яварга. Шуңа күңел шатлана.Әниләр рәхәтләнсеннәрТәмле чәчәк исенә.Зур уңышларга ирешсенҺәр әни үз эшендә. Без дә шушы гөлләр кебекӘниләрне котлыйбыз!Шуңа күрә без аларгаИң матур җыр юллыйбыз.
“Кояш гомере”җыры башкарыла.
“Бушлык”Өйнең эче яп-ялангач, Бөтен нәрсә үз урынында Белмимен әллә нигә Тик җитешми әллә ни...Кайтып та керәсе килми Әй , онытып торам икән:Бүген бөтенләй өйгә. Өйдә юк бүген әни!“Әнием”Син әнием, минем өчен Тыңлап бишек моңнарыңныБу дөньяда бер генә. Елавым басылган бит.Елмайганда йөзләреңнән Телем дә минем иң әүвәлБар өйгә нур бөркелә. “Әннә! Дип ачылган бит.Әнием”Әнием минем матур, Күзләре якты,көләч, Шундый күңелле булаУл өйгә кайтып кергәч. Мин елышам әнигә,Әни миңа елышаБитләре аның кайнарӘ куллары йоп- йомшак.Конфет та кирәк түгелКирәк түгел курчак та,
Чөнки мин әниемнеАлдым инде кочаклап.
“Әти дә эштән кайтты”Әти дә эштән кайтты, Әти әйтә: “Мин ач ,- диӘни дә эштән кайтты. Кайчан була ул аш?”-ди.Әти диванга ятты, Әни әйтә:“Үзең дә булыш,Әни кухняга чапты. Алай булгач,- ди.
Әти әйтә: “Мин ир,- диАш пешерә белмим, -ди.Мин кухняда йөрмим, ди.Юкса “җитмеш һөнәр аз, диләр, егет кешегә,Безнең өйдә әти түгел,Әни егет, әни беләЧөнки бөтен эшне дә.Мин әнигә булышам” шигыре.Әни пәрәмәч пешерә Мин дә булыштым әнигәВак итеп, тәмле итеп. Пәрәмәчләр ясарга.Без табында чәй эчәбез Үзең эшләгәч, тәмле ул-Бергәләп, тәмле итеп. Кирәк эшләп ашарга!Эшли алар киң кырларда,Заводта, төзелештә.Куллары алтын булгангаАлдынгылар һәр эштә.Ана! Йөрәгенең иң кадерле хисеКүңелеңнең иң түрендә.Ул салкында җылытучың синең,Юанычың авыр көнеңдә.Ана кеше гел яхшылык тели.Гаебебез булса, кичерә.Гомер буе калыйк тугрылыклыАна дигән изге кешегә.Әниләр бәйрәме көнендәҖырламый калырга буламыӘниләр булмаса, әниләр булмасаҖылытыр иде кем дөньяны?
“Һәрвакыт булсын Кояш” җырыКояш нуры, саф күк йөзеБу –бер малайның рәсеме.Ясган ул ап-ак биткәҺәм язып куйган читкә:Һәрвакыт булсын кояш!Һәрвакыт булсын һава!Һәрвакыт булсын әни!Һәрвакыт булыйм мин!Нәни дустым, тугры дустым!Һәркем тели тынычлыкны.Безнең йөрәк һич туктамый,Гел тибә армый- талмый.
Һәрвакыт булсын кояш!Һәрвакыт булсын һава!Һәрвакыт булсын әни!Һәрвакыт булыйм мин!Бергә:Һәрвакыт булсын әниләр!
Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. “Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.туган телебезне дә ана теле дип йөрибез.
Айдай, кояштай кадерлеСин – ул әнием.Иң ягымлы, иң матурыСин ул- әнием.Йөрәгемнең иң түрендәИң кадерлем- әнием.Яктылыкта, яхшылыктаӘниемә тиң илем.Һәркемнең дә әни сүзенӘйтеп теле ачыла.Әни сүзен укыйбыз безӘлифбаны ачуга.Әни дигән ягымлы сүзБезнең йөрәк түрендә.Сакланыр ул мәңге- мәңгеҺәрчак безнең күңелдә.Җырлыйсы килеп кенә Тора бүген безнең дә,Көтеп алган бәйрәмеБүген һәммәбезнең дә.
А.б Сәламәтлек ташламасын сезнеҺәр көнегез үтсен шатлыкта.Яшәү яме, дөнья иминлегеЮлдаш булсын сезгә алда да.Ал.бар: Хөрмәтле әниләр! Бүгенге бәйрәмне -уен рәвешендә дәвам иттерербез .
Бәйгедә “Шатлык” һәм” Гүзәллек” командалары катнашачак, ә команда әниләрдән торачак. (команда исемнәре язып төрелә, әниләр төрелгән кәгазьләрне алачаклар һәм командаларга бүленәчәкләр.)
“Шатлык”
Бу бәйгегә тәүге тапкыр
Чыктык сезнең каршыга
Уңганмы без, зирәкме без
Сыналырбыз шушында.
“Гүзәллек”
Яратыгыз, алкышлагыз,
Хәер фатиха сездән.
Тапкырлыкның бу бәйгесе җиңү көтә бит бездән.
Ал.бар: Бәйгенең беренче бүлеге шигырь юллары белән бәйле. Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр укырмын. Сез аларны дәвам итәрсез. Шигырьнең исемен, авторын әйтсәгез бигрәк тә яхшы булыр.
1. Күгәрченнәр гөрләшәләр
Язгы кояш нурында.
(Алар җырлый иң матур җырМинем әни турында) (Җ.Тәрҗеманов “Иң матур җыр”)
2. Әниләрнең бәйрәмендәБезнең өйдә бер гадәт(Чәй табыны әзерлибезӘти белән бергәләп) (Г.Нәбиуллин “Әти белән бергәләп”)
3. Әйт син миңа өч матур сүзУйлап әйт, син бәпкәем.
(Мин яраткан иң матур сүзИң якын сүз , Әнкәем)(Н.Исәнбәт “Өч матур сүз”)
4. Әбием күзлек кия
Чәчләренә ак кунган(Бер көндә соңга калмыйИртүк тора йокыдан) (Г.Латыйп. “Минем әби”)Ал. бар: Бәйгебезнең икенче бүлеге “Тапкырлар бәйгесе” дип атала. Тыңлап карыйк әле, кайсы команда җавапларны күбрәк әйтер икән?
1. Һәркемдә дә бар. (Исем)
2. Күңелсезгә юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)
3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый (тоз)
4. Күпләрдә акыл чүлмәге, кайберәүләрдә муенның дәвамы. (баш)
5. Чебеннән туа торган хайван. (фил)
6. Алырга ярамый торган җимеш.(алма)
7. Негр бодай. (карабодай)
8. Югалтмаган нәрсәсен судан эзләп гомер үткәрүче (балыкчы)
9. Сыерның олы кызы. (тана)
10. Юләрләр базарында бер тиен дә тормаучы нәрсә. (акыл)
Ал. бар: Чираттагы бәйге “Кем тизрәк” дип атала. Бирелгән сүзләрдән кайсы команда тизрәк җөмлә төзи алыр икән?
(Тормышыбызның язы һәм чәчәкләре –хатын-кызлар)
(Кешенең бөтен нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш)
Ал. бар: Хөрмәтле әниләребез сезне җитезлектэ,тизлектә сынап карыйк,обруч эйлэндеру,скакалкада сикеру..
Ал. бар: Әниләр бәйрәме чәчәксез үтми. Шул уңайдан чәчәк исемнәрен искә төшерик әле. Кайсы команда күбрәк чәчәк исемнәрен әйтә?Балалар да булыша

Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә
Бу бәйрәм дөньга килгән
Кояш нуры сибәргә.
Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлекСезнең назлы кулларыгызӘкиятне чын итәрлек.
Читкә китми , әниләрнеҺаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти беләнТауларны күчерербез.
Наз гөлләре үсеп чыгаСез үткән буш җирләрдәнБергә: Кабул итегез бүләкләрМенә без нәниләрдән.
(Укучылар үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшыралар)
- Бәйрәмебезне төгәлләп,
Тагын бер кат котлыйк Сезне,
Күңелләрдә истә калсын,
Ягез, дуслар, җырлыйк ,берне!
Күмәк җыр: “Әйлән- бәйлән”.
(Чәй эчү)