2 класста татар теленн?н Билгене белдер?че с?зл?р темасына д?рес планы


2 нче сыйныфта татар теле дәресе.
Тема: Билгене белдерә торган сүзләр темасын йомгаклау.
Дәреснең максаты :
предметны ,эш-хәрәкәтне, предметның билгесен белдерә торган сүзләрне кабат-
лау, ныгыту;
аларны аерып таный белергә күнектерү ;
үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү, иҗади сәләтләрен үстерү;
Г Тукай белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: 1) тарату материаллары: группалы һәм мөстәкыйль эш өчен карточкалар.
2) техник жиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация , төрле
рәсемнәр(урман, күл, алмагач һ.б), Г Тукай портреты.
Дәрес төре: кабатлау .
Предметара бәйләнеш: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья, әхлак тәрбиясе.
Белем процессында универсаль укыту эшчәнлеге:
танып белү УУЭ:
- билгене белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;
- сораулар куеп, сүзләрне төркемнәргә бүлү,үз фикереңне аңлату;
- билгене белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
фикерләрне тапшыру УУЭ:
-төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;
- үз фикереңне формалаштыру;
- фикерләрне фактлар белән дәлилләү;
- төркемнәрдә ,парларда аралашу күнекмәләре булдыру;
даими УУЭ:
- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү;
- предметара бәйләнеш булдыру;
- эшне алгоритмнар кулланып башкару;
- эшнең нәтиҗәсен тикшерү.
Дәрес барышы.
I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру этабы.
1. Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
Хәерле иртә, уң күршем,
Хәерле иртә,сул күршем!
Хәерле иртә , дусларым!
2. Актуальләштерү.
-Укучылар, без сүзләрне нинди төркемнәргә бүлдек?
-Дөрес.
1 төркем Предметны белдерүче сүзләр. Нинди сораулар куябыз?(Кем? Нәрсә?1 слайд)
2 төркем.Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр. Нинди сораулар куябыз? (Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? Нишләячәк? 2 слайд)
3 төркем. Билгене белдерүче сүзләр. Нинди сораулар куябыз? (Нинди ? Кайсы? 3 слайд)
-Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?
- Әйе, без бүген билгене белдерүче сүзләр турында кабатларбыз, белемнәребезне ныгытырбыз.
- Ә хәзер без “Әйе”, “юк” дигән тест эшләрбез.
1) песи сүзе предметны белдерә.(әйе)
2) кызыл сүзе эш-хәрәкәтне белдерә(юк)
3) Туп сүзе билгене белдерә(юк)
4) Озын сүзе билгене белдерә (әйе)
5) Яза сүзе эш-хәрәкәтне белдерә (әйе)
6) елга сүзе билгене белдерә (юк)
7) китап сүзе предметны белдерә.(әйе)
8) Салкын сүзе эш- хәрәкәтне белдерә (юк)
9) күңелле сүзе предметны белдерә(юк)
10) урман сүзе предметны белдерә.(әйе)
- Эшләрегезне сәгать уңаена иптәшегезгә бирегез һәм экраннан карап тикшерегез. Эшәрне кире бирәбез һәм бәялибез. 4 слайд
3. Матур язу күнегүе. Тактада язылган.
Яя
яз
Җиргә ак кардан юрган ябылган
Җир язга чаклы йокыга талган.(Г.Тукай)
Сүзләргә сораулар куеп асларына сызу. (Үзбәя)(яшел, сары,кызыл смайликлар)
4. Ныгыту өстендә эш.
- Кемнең шигыре белән таныштык?Әйе, безнең бүген дәресебезгә Г.Тукайның әкият геойлары кунакка килерләр. Без сәяхәтебезне кайдан башларбыз, кем белә?
Кызыл җиләкләр пешә,
Чикләвекләр өлгерә.
Санап та бетереп булмый,
Нәрсә соң ул, кем белә?(урман)
Ә анда кем бар дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Шүрәле.
Әй Шүрәле,Шүрәле,
Безне янга кил әле.
Син яхшы бит, син әйбәт бит,
Бергәләп көлик әле. (Зиннур Хөснияр.)
-Шүрәле нинди?
-Яхшы,әйбәт.
(Урман рәсеменә Шүрәлене ябештерү.)
Ул биремнәр алып килгән. Ягез әле танышыйк. Сезгә табышмаклар язылган карточкалар таратам, билгене белдергән сүзләр астына дулкынлы сызык сызарга кирәк (парларда эш).
1 табышмак
Йомры, йомшак, сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
-Ул нәрсә? (чеби)
2 табышмак.
Ак сыер торып китә,
Ала сыер ятып кала.( Кыш, яз)
3 табышмак.
Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста,
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышта. (куян)
Һәр пардан бер кеше такта алдына чыга, табышмакны укый, билгене белдергән сүзләрне әйтә.(дөрес булса,укучыллар кул чабалар).
Рәхмәт, укучылар, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Урман күбәләкләрсез, чәчәкләрсез була алмый. (Урманга күбәләк рәсемен ябештерү). Укучыларга чәчәк рәсемнәре таратыла, ә аның таҗларына сүзләр язылган, төсле карандашлар белән буяу: предметны белдергән сүзләрне зәңгәргә, эш-хәрәкәтне белдегән сүзләрне сарыга, билгене белдергән сүзләрне кызылга буяу. Чәчәкләрне буяп бетергәч үзара тикшерү, урманга ябештереп кую.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез.Урманнан ерак түгел күл бар. Анда су анасы утыра. Су анасы нинди? (Куркыныч, ямьсез). Күлгә балыклар җибәрәбезме? “Билгеләре буенча предметларны тап!” уены .Балыклар артындагы биремнәрне үтәү һәм күлгә җибәрү.
Ямьле, җылы, кояшлы ......(көн)
Соры, куркак, кылый........(куян)
Акыллы,тырыш, зирәк.....(бала)
Усал, явыз, соры .....(бүре)
Нечкә билле, көлтә койрыклы, хәйләкәр .....(төлке)
(Үзбәя)
-Димәк, билгене белдергән сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?
-Укучылар, билгене белдерә торган сүзләр предметның нинди билгеләрен күрсәтәләр?
- Төсен, формасын, тәмен , характерын, табигать күренешләренең билгеләрен.
- Дөрес. Урманда Алмагач үскән, ә анда кып-кызыл алмалар. Алмагачның алмаларын кәрзингә җыярга кирәк. Алмаларда биремнәр: билгене белдергән сүзләрне конкретлаштырырга.
Көрән -төс, явыз –характер, түгәрәк-форма, салкын табигать, кечкенә-күләм, яшел-төс, сөйкемле- характер, турыпочмаклы- форма, эссе- табигать, зур – күләм.
(Үзбәя)
-Укучылар, билгене белдерүче сүзләр сөйләмдә ни өчен кирәк?
( сөйләмне матурлау, тулыландыру өчен)
- Безгә бүген нинди әкият геройлары килде? “Шүрәле.”, “Су анасы”, Эш беткәч уйнарга ярый” , “Бала белән күбәләк”. Бу әсәрләрне кем язган? Әйе,бөек татар халык шагыйре Г.Тукай.
- Хәзер нинди ай?
- Апрель.
- Бу айда нинди истәлекле вакыйга бар?
- Дөрес. Г.Тукайның туган көне.Аның тууына ничә ел була?
- Дөрес. 130 ел. Г Тукай әкиятләре безне нинди булырга өйрәтә?(намуслы, тырыш,тәрбияле һ.б)
III.Рефлексив-бәяләү этабы
1.Рефлексив кабатлау.
-Без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек?
-Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр нәрсәне белдерәләр?
-Ул сүзләр ни өчен кирәк? Тормышта кирәк булырмы?
2. Дәрескә үзбәя кую
-Укучылар, бүгенге эшчәнлегегезне ничек дип бәялисез?
Кемнәр бик яхшы үзләштердем ди?(смайликлар ярдәмендә күрсәтү)
3.Өй эше.
79 нчы күнегү (мөстәкыйль эш дәфтәре)
2 сыйныф. Татар телеТема: Предметның билгесен белдерүче сүзләр.Йомгаклау.
Азнакай районы Чубар – Абдул гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ямалиева Зөлфия Рәфгать кызының 2 сыйныфта татар теле фәненнән ачык дәресе.
Үткәрү вакыты: 13 апрель 2016 ел