С?б?п-максат р?вешл?ре темасына д?рес планы, рус т?ркеме,


Ачык дәрес
Тема: Сәбәп – максат рәвешләре
(6 нчы а сыйныфы)
1. Организационный момент, мотивация к учебной деятельности с элементом актуализации знаний по татарскому языку.
Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Бүген дәресне мин алып барам - Раил Фәнилевич. Безнең бүген эшебез зур, кызыклы. Без бүген төркемнәрдә эшлибез. У каждого из вас будет лист успеха, где вы будете отмечать цветом результат своей работы на каждом этапе урока. Дәресебезне, вакытыбызны безнең дустыбыз – кыңгырау күзәтәчәк. Тыңлыйбыз!
Чтение учителем стихотворение:
Гади һәм бай безнең телебез.
Һәр сүзендә аның хәзинә!
“Биектә” дисәң, күз алдына
Зәңгәр күк йөзе килә.
“Былтыр” дисәң, “Шүрәле”ле
Кырлай урманын гизәм.
Көмештәй чылтырап аккан
Чишмә суларын сибәм.
Салмак кына яуган карны,
Кичен яңгырар җырларны,
Нечкә билле сылуларны
Татар телендә күрәм!
Какие ключевые слова в этом тексте вы увидели? (биектә-высоко, былтыр-в прошлом году, көмештәй-как серебро, салмак-плавно, кичен-вечером - итоговый слайд со всеми словами)
(высоко-биек, светло-якты, темно-караңгы, ароматно-хуш исле, красиво-матур данные наречии сопровождаются слайдами)
Болар нинди сүзләр? (наречие-рәвеш)
Әйе, алар рәвешләр. Ә рәвеш турында нәрсәләр беләсез?
Тагын рәвешләр турында нәрсәләр беләсез? (разряды-төркемчәләре)
Алар ничәү? (6)
Әйдәгез, искә төшереп китик.
1 нче рәсем: Малай ничек йөгерә? (тиз) Тиз нинди рәвеш? (саф рәвеш)
2 нче рәсем: Савытта алмалар күпме? (күп) Күп нинди рәвеш? (күләм-чама рәвеше)
3 нче рәсем: Кызлар нинди телдә сөйләшә? (татарча яки инглизчә) Татарча яки инглизчә нинди рәвеш? (охшату-чагыштыру рәвеше)
4 нче рәсем: Шар кайда? (югарыда) (урын рәвеше)
5 нче рәсем: Кар кайчан ява? (кыш көне-кышын) (вакыт рәвеше)
Кайсы төркем җитми? (слайд)
№ төркемчә исеме
1 саф рәвеш
2 күләм-чама рәвешләре
3 охшату-чагыштыру рәвешләре
4 урын рәвешләре
5 вакыт рәвешләре
6 ?
Постановка учебной задачи (определение темы, цели урока).
Димәк, без бүген нәрсә өйрәнербез? (сәбәп-максат рәвешләре).
Хәзер темадан чыгып максатларны билгеләгез. Для этого из предложенного списка цели выберете нужные для своей группы, приготовьте читать их вслух. (тәрҗемәле битләр)
Сәбәп-максат рәвешләренең билгеләрен белү. ( Узнать признаки наречия причины и цели).
Сәбәп-максат рәвешләрен сөйләмдә куллана белергә өйрәнү. (Научиться использовать эти наречия в своей речи).
Сәбәп-максат рәвешләрен дөрес тәрҗемә итү һәм куллану. (Правильно переводить и связывать в речи).
Сәбәп-максат рәвешләрен дөрес итеп тексттан табу һәм куллану. (Находить их в тексте и правильно употреблять).
Минем максатларым белән сезнең дә максатларыгыз туры килә икән. Булдырдыгыз!
Без бүген сәбәп-максат рәвешләренә паспорт ясыйбыз. Кирәкле әйберләр парта өсләрендә ята. Дәрес ахырында билгелибез: кайсы төркемнең паспорты иң яхшысы. Хәзер беренче номерлы конвертларны ачабыз һәм теманы беркетәбез. Уңыш битләрендә нәтиҗәне күрсәтәбез.
Открытие новых знаний.
Укучылар, рәсемдә нәрсә күрәсез? (что вы видите на рисунке?) (әби даруханәдән кайта) Ни өчен, ни сәбәпле әби даруханәгә барган? Почему, по какой причине бабушка ходила в аптеку? (кирәккә-по нужде).
..., ни өчен әби даруханәгә барган? (кирәккә)
..., ни сәбәпле әби даруханәгә барган? (кирәккә)
Укучылар, ә бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (что вы видите на этом рисунке?) (малай агачны терәткән-мальчик подпирает дерево) Ни өчен, нинди максат белән терәткән? Почему, с какой целью подпирал дерево? (юри-нарочно, тиккә-просто так).
..., ни өчен малай агачны терәткән? (юри яки тиккә)
..., нинди максаттан малай агачны терәткән? (юри яки тиккә)
Димәк, укучылар, нинди яңа сораулар ишеттегез?Хәзер икенче номерлы (№2) конвертларыбызны ачабыз һәм бу сорауларны беркетәбез. Уңыш битләрегездә нәтиҗәгезне күрсәтегез.
Первичное закрепление изученного материала.
Хәзер уйнап алабыз. Уеныбыз “Тәрҗемәчеләр” дип атала. Һәр төркем паспортның икенче номерлы битен ача, һәр укучы үзенә ошаган сүзне укый, ә калганнар сүзлектән тәрҗемәсен табып әйтәләр һәм язып куялар.
тиккә [тиккә] зря
бушка [бушкъа] по-пусту
ачудан [а очудан] назло
юри [йүри] нарочно
әрәмгә [әрәмгә] по-пусту
кирәккә [кирәккә] по нужде
кызулыктан [къызулыкътан] с горяча
Теперь я вам открою один секрет слово “зря” по- татарски может звучат: юкка, бушка, тикмәгә, юктан. (тавышның тоны үзгәрә)
Әйдәгез, минем арттан кабатлагыз: юкка, бушка, тикмәгә, юктан.
Булдырдыгыз! Молодцы! Уңыш битләрегездә нәтиҗәне ясап куегыз инде.
Физминутка. (2 тапкыр) (физминутка на слайде)
Әкрен генә басабыз.
Кулларны алга сузабыз.
Аннан өскә күтәрәбез.
Уңга, сулга бөгеләбез
Тиз, тиз генә йөгерәбез.
Әкрен генә утырабыз.
Синквейн. (объяснение на основе своего примера).
Экранга карыйбыз.
Кояш
Кызулыктан, юри генә
Арыта, кыздыра, тирләтә
Эссе җәйге көндә-
Көндез.
Здесь вы видите нерифмованное стихотворение. По-другому называют СИНКВЕЙН.
Я предлагаю вам составить синквейн.
Беренче юлда- исем
Икенче юлда- ике сәбәп һәм максат рәвешләре
Өченче юлда-өч фигыль
Дүртенче юлда-фраза
Бишенче юлда- бер йомгаклау сүзе.
Димәк, хәзер һәр төркем өченче номерлы конвертларны ачып биремне үти.
Яңгыр, кызудан, кирәккә, чакырабыз, көтәбез, сагынабыз, җәйге көндә яуса, сөенәбез.
Салават күперен, юри генә, тиккә генә, чакырдык, көттек, эзләдек, тик чыкмады, көендек.
Яшен, ачудан, кызулыктан, дөберди, ялтырый, яшенли, өйгә кайтып өлгермәдек, курыктык.
Кайсы төркем әзер? Тыңлыйбыз. Нәрсә турында төзедегез инде? Тәрҗемә итеп карагыз.
Сүзне икенче төркемгә бирәбез...
Сүзне соңгы төркемгә бирәбез.
Булдырдыгыз! Уңыш битләрегездә нәтиҗәне ясап куегыз инде.
Рефлексия.
- Һәр төркемнең сәбәп-максат рәвешенең паспорты төзелде. Күтәрегез әле паспортларыгызны.
- Хәзер паспорт буенча сорауларга җавап бирәбез:
- Нинди тема белән таныштык?
- Сораулары нинди?
- Мисаллар китерегез әле.
- Тагын нәрсәләр эшләдек? ......
Дом.задание.
- Укучылар, хәзер һәрберегез уңыш битегездәге төсләрне санагыз. Үзегезгә билге куясыз: кемнең яшел төсе күп – “5” ле, кемнең сары төсе күбрәк – “4” ле, кемнең кызыл төсе күбрәк – “3” ле куя.
- Хәзер соңгы өй эше дигән конвертны һәр укучы ала һәм үзенең билгесенә, төсенә туры килгәнен өйдә сайлап эшли.
- Бастык. Миңа сезнең белән эшләү бик ошады. Сезгә укуыгызда уңышлар телим. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!