Татар теленн?н 9 нчы сыйныфлар ?чен ?ст?м? д?рес планы.



9 нчы сыйныфта татар телен өстәмә рәвештә өйрәтү өчен
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар теле: атнага 1сәгать исәбеннән барлыгы 9 нчы сыйныфта 34сәгать.
Программа: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ( рус балалары өчен)”, Казан: Мәгариф, 2010.
Үрнәк программа:” “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен)” ,Казан: Татарстан китап нәшрияты 2011.
Аңлатма язуы.
Эш программасы структурасы.
Туган телне (татар телен) өстәмә рәвештә өйрәтү өчен эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне үз эченә алган курсның эчтәлегеннән, календарь-тематик планнан.
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Россия Федерациясе Законы(№ 273-ФЗ, 29.12.2012); 
«Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (№68-ЗРТ, 22.07.2013);
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль);
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 2008.
“Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен)”, Казан: Мәгариф, 2010;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 октябрендә кабул ителгән 794 нче карары нигезендә расланган  “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасы;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган телне өйрәнүгә өстәмә сәгать кертү турында»гы (№ 2744/14, 25.02.2014) хаты.
.
.
Курсның эчтәлеге
Татар теле факультатив дәрес формасында өйрәнелә. Укучыларның элеге курс буенча алынган белемнәре бәяләнми.
9 сыйныф укучыларына татар телен өстәмә рәвештә өйрәтү курсының төп максат һәм бурычлары:
- бердәм республика тестына әзерләү,
-татар телне өйрәнүгә кызыксыну уяту;
- укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү
-укучыларның сөйләмен яңа сүзләр белән баету;
- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыруны дәвам итү;
- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;
- сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирү;
- төрле сүз төркемнәрен урынлы куллана белүләренә ирешү,
- сүз ясалышын аңлап,дөрес куллана белүләренә ирешү,
- язма сөйләмдә ( хат язганда )тыныш билгеләрен дөрес куя белүләре,
- иярченле кушма җөмләләрне сөйләмдә,язуда дөрес файдалана алу.
- текст белән эш күнекмәләрен үстерү
- тыңлап алу күнекмәләрен үстерү
- ситуатив күнегүләр белән эшләү күнекмәләрен үстерү
- хат язу күнекмәләрен үстерү

Календарь-тематик план
№ Тема Сәгать саны Үтәлү вакыты, план Үтәлү вакыты, факт
1 БСҮ. И, туган тел... 1 2 Фонетика.
Авазларны төркемләү күнекмәләрен камилләштерү. 1 3 Сузык авазлар классификацисе һәм аларны дөрес язу күнекмәләре. 1 4 Тартык авазлар классификацисе һәм аларны дөрес язу күнекмәләре. 1 5 Сөйләмнең фонетик кисәкләргә бүленеше.Иҗек. Басым. Интонация турындагы белемнәрне камилләштерү. 1 / 6 Сүз ясалышы.Сүзнең төзелеше һәм ясалу ысуллары турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 7 Сүз ясагыч һәм форма ясагыч кушымчалар турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 8 Сүзнең тамыры,нигезе һәм ясалма нигезе турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 9 Тамыр һәм ясалма сүзләр турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 10 Кушма һәм парлы сүзләр, аларның ясалышы турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре 1 11 Тезмә һәм кыскартылма сүзләр,аларның ясалышы турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 12 Морфология.Сүз төркемнәре турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 13 Мөстәкыйль сүз төркеме - исем һәм исемгә хас грамматик категорияләрне үстерү күнекмәләре. 1 14 Исемнең килеш,зат-сан,тартым белән төрләнү күнекмәләрен үстерү. 1 15 Мөстәкыйль сүз төркеме-сыйфат.Сыйфатның лексик-грамматик һәм морфологик синтаксик билгеләре турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 16 Сыйфатның исемләшүе.Сыйфат дәрәҗәләре турындагы белемнәрне камилләштерү күнекмәләре. 1 17 Мөстәкыйль сүз төркеме-рәвеш.Рәвешнең лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 18 Рәвешләрнең мәгънә төркемчәләрен урынлы куллану һәм дөрес язу күнекмәләре. 1 19 Мөстәкыйль сүз төркеме-сан.Санның лексик-грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 20 Сан төркемчәләрен урынлы куллану һәм дөрес язу күнекмәләре 1 21 Мөстәкыйль сүз төркеме-алмашлык.
Алмашлыкның мәгънә төркемчәләре турындагы белемнәрне үстерү күнекмәләре. 1 22 Мөстәкыйль сүз төркеме-фигыль.Татар телендә фигыльнең нигезе,фигыльнең барлык-юклык формалары турындагы белемнәрне ныгыту күнекмәләре. 1 23 Затланышлы фигыльләр,аларның мәгънәләре,
формалары,зат-сан белән төрләнеше турындагы
белемнәрне камилләштерү. 1 24 Затланышлы фигыльләрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану күнекмәләре. 1 25 Затланышсыз фигыльләр,аларның мәгънәләре. 1 26 Затланышсыз фигыльләрне сөйләмдә дөрес куллану һәм язу күнекмәләре. 1 27 Синтаксис.Сүзтезмәләр,гади һәм кушма һәм кат-
наш кушма җөмләләр, аларны дөрес куллану күнекмәләре. 1 28 Аерымланган җөмлә кисәкләре,эндәш һәм кереш сүзләр кергән җөмләләрне дөрес язу һәм куллану күнекмәләрен үстерү. 1 29 Җөмләдәге сүз тәртибен дөрес билгеләү һәм язу күнекмәләрен үстерү. 1 30 Текст белән эш күнекмәләрен үстерү. 1 31 Тыңлап алу күнекмәләрен үстерү күнекмәләре. 1 32 Ситуатив күнегүләрне дөрес төзи, эшли белү күнекмәләре. 1 33 Хат язу күнекмәләрен үстерү күнекмәләре. 1 34 Хат язу күнекмәләрен үстерү күнекмәләре. 1