Татар теленн?н ?ни, мин к?чек к?рдемтемасы буенча д?рес конспекты (7нче сыйныф)


Әни, мин көчек күрдем!
(7нче сыйныфта татар теле дәресе)
Фәнилә Тимеркәева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат: темага бәйле сүзләр белән таныштыруны дәвам итү; ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү; укылган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрергә күнектерү;җөмлә төзү күнекмәләре булдыру; хайваннарга мәхәббәт тәрбияләү.
Дәреслек: Татарча да яхшы бел. 7нче сыйныф. Р.Р.Нигъмәтуллина.
Җиһазлау: таратма материал (битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар)
Дәрес тибы:белемнәрне гомумиләштерү-системалаштыру.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр, тикшерү, өлешчә эзләнү.
Сингапур структуралары: МЭНЭДЖ МЭН, КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,ТИК-ТЭК-ТОУ, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.Дәрескә әзерлекне тикшерү.Хай файв структурасы.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Психологик әзерлек.
- Хәерле көн,укучылар! Кәефләрегез ничек? Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз.Бер-беребезгә елмаеп карап, хәерле көннәр телик.
2. Өй эшен тикшерү.(Эш дәфтәрендә биремне парлашып тикшерәбез һәм билге куябыз)
3. Белдерү турында әңгәмә.Презентация.
4. Дәреснең темасын әйтү.
III. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү һәм ныгыту.
1. (МИКС-ФРИЗ-ГРУП)Уен.
Сез ничәнче мәктәптә укыйсыз?
Мәктәп ничә катлы?
Татар телендә ничә килеш бар?
Көчек сүзендә ничә иҗек бар?
Күплек сан кушымчасы ничә?( Нәтиҗә ясала.)
2.(КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД)Ситуацияләр белән эшләү.Нәтиҗә ясау.
3. Дәреслек белән эшләү.
Дәреслекнең 58 нче битендәге, 1нче күнегүдәге рәсем буенча сорауларга җавап.
- Сезнеңчә, бу көчек ни өчен яңгыр астында утыра?Көчекнең хәле ничек?
2нче күнегү.Сүзләрнең русчасын табып әйтәбез, ахры, кебек сүзләрен кулланып, җөмләләр төзибез.( Көчек күшеккән, ахры.һ.б.)
3 нче күнегү.Шәвәли кагыйдә алып килгән.Нәтиҗә ясала.
4 нче күнегү.2,3 нче күнегүдәге сүзләрне кулланып, җөмләләр төзибез.
Экранда ачыла.
Бәлки көчекне кем дә булса ташлап калдыргандыр.һ.б.
4. Аудиоязмадан шигырьне тыңлау.Фикерләрегез дөресме? Нәтиҗә ясау.
-Чыннан да көчек бик ачыккан.
5. Дәреслектәге 6 нчы күнегүне башкару.
- Әйтегез, көчек ни өчен елый?
- Көчек салкын яңгыр астында күшеккән,шуңа күрә елый.
6. Дәреслектәге 7 нче күнегү. Шигырьдән табып, татарча әйтергә.
8 нче күнегү. Сорауларга җавап бирергә.
10 нчы күнегү.Русча әйтергә.Йөкләтү юнәлешенең ясалышы турында нәтиҗә ясау.
III. Йомгаклау.
Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
IV. Өйгә эш.