Сценарий мероприятия Шушы яктан, шушы туфрактан без


Шушы яктан, шушы туфрактан без.
17.04.2016.
Авылыбыздан чыккан иҗади затлар белән очрашу.
Чулпан җыр “Вакытлар сүтәм”.
1 а. б. Исәнмесез, авылдашлар
Нигездәге газиз ташлар
Бергә аунап-уйнап ускән
Газиз, якын якташлар!
2 а. б. Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан авылым, исәнме!
1 а. б. Без әле кайчан гына менә нәкъ шулай дип сезгә шушы сәхнәдән дәшкән идек. Әле кичә генә кебек... Ә бер ел сизелми узган да киткән!
2 а. б.  Вакытлар шулай сүтелә.... Гомер шулай сизелми уза да китә икән!
1 а. б. Без сезгә икенче елга кабат очрашырбыз дигән идек. Менә сүзебездә тордык. Без – сәхнәдә, сез - безнең белән!
2 а. б. 
Олы Мәтәскә үзидарә җирлеге башлыгы
Миннәхмәт Габдулла улы Вәлиуллинга сүз бирәбез.
1 а. б.  ( акрын гына яңгыраган җыр көенә)
Бу дөньяда бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
2 а. б.  Кулга шулай гармун алган саен,
Искә төшә яшьлек еллары.
Гармун белән бергә озата бара
Киләчәккә күңел җырлары.
1 а. б. Уйнагыз гармуннар,
Иртән дә, кичен дә.
Уйнагыз сагыштан
Көйгәннәр өчен дә,
Бәхеттән куанып
Көлгәннәр өчен дә
Уйнагыз гармуннар!!!
2 а. б. 
Сәхнәдә гармунчылар ансамбле. Каршы алыгыз.
1 а. б. Туган җирнең гүзәллеге булып,
Йөрәкләрдән җырлар агыла.
Күпләрне бит җырлар очраштыра,
Җыр белән дус, иптәш табыла.
1 а. б. Яшь вакытның гүзәл мизгелләренИскә алып, дуслар, тагын берЯңгыратыйк әле бу заллардаКайтавазын яшьлек таңының.
Җырлый Дамир Гәләвиев.
1 а. б. Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.
2 а. б. Ә шушы җирлектә туып- үскән, гомерләрен иҗат эшенә багышлаган якташларыбыз булуы күңелдә горурлык хисе уята.
1 а. б. Сәхнәбез түренә Татарстан җыр һәм бию ансамбле солисты, авылдашыбыз Дамир Имамиевны чакырабыз.
2 а. б. Ул бүген үзе генә түгел, икенче яртысы, пары – яры Гөлшат Имамиева белән. Рәхим итегез, сәхнә сезгә!
Җырлый Дамир Имамиев.
Гөлшат Имамиева.
1 а. б. Авылыма кайтам, туган якка,
Су юлында калган балачакка.
Ак өметләр тулы хыялларны
Канат итеп ерак очкан чакта.
2 а. б.  Горурланып кайтам, кулларында
Ут уйнатыр тырыш халкым бар.
Яңа йортлар бизи Мәтәскәмне,
Югалганда башка авыллар.
1 а. б.  Җан тартканга кайтам, тояр өчен
Туфрагымның кайнар сулышыш.
Кан-кардәшләр дәшә, ризык йөртә,
Авылыма бәйле язмышым.
2 а. б. Әйе, дуслар, исегезгә төштеме, бу шигырь юллары Рәйсә апа Ахунованыкы. Көчле алкышларга сез бик лаек, Рәйсә апа!!! Сүз сезгә.
Рәйсә Галиәхмәт кызы Ахунова сүз ала.
1 а. б. Үтте инде яшь вакытлар дипУфтанырга, дуслар, ашыкмыйкСүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,Җыр биюгә булган гашыйклык.
2 а. б. Безнең йөрәк әле һаман да яшьОнытмадык матур көйләрнеЖырлыйк әле өзеп үзәкләрне,Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.
Зөһрә (җыр)
1 а. б . Җырлар өчен дуслар, тел кирәкме,
Җырлар өчен дуслар тын кирәк.
Җырлар өчен ярсу йөрәк кирәк
Иң мөһиме – җырга моң кирәк.
2 а. б. Үтте инде яшь вакытлар дип
Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк
Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,
Җыр - биюгә булган гашыйклык.
Әлфия Заһидуллина җырлый.
1 а. б. Җанга рәхәт бирә илахи моң
Тибрәлдерә күңел кылларын.
Өздереп тә уйный белә инде,
Алтын микән әллә куллары?
2 а. б. Бармаклары үзе серле дөнья
Ничек җитез сыза беләләр.
Илһамлы да ул уйнаган көйләр
Бәгырьне дә кисеп теләләр.
1 а. б . Сәхнәбез түрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Эмиль Хуҗиәхмәтов.
(Муз.инструментлар)
2 а. б. Сиңа кайттым, газиз туган җирем!
Каршылады аяз таннарын
Гомеремнең иң шәп минутлары,
Синдә үткән икән, аңладым.
1 а. б. Бер күрешү үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә монда агылсын!
Җырлый Асия Ганиева .
1 а. б. Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!
2 а. б. Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
Альмир Әхәт улы Корбанов җырлый.
1 а. б. Җыр кешенең юлдашы,
Җырлый алу бик яхшы.
Берәү җырлый эшендә,
Берәү җырлый төшендә.
2 а. б. Берәү – күңеле тулганда,
Берәү – эше уңганда.
Кайберәүләр җырлыйлар
Савыт –саба юганда.
1 а.б. Берәү җырлый оялып,
Берәү җырлый куанып.
Берәү җырлый хис белән,
Берәү җырлый көч белән.
2 а.б. Ничек кенә булса да
Начар түгел моңаю,
Җырлый алмаган кеше
Бәхетсездер мөгаен.
1 а.б. Ә менә безнең алдагы җырчыларыбыз гаиләләре белән моңлана.
2 а.б. Әнисе нишли, кызы шуны кабатлый инде ул!
1 а.б. Гәззә апа һәм аның кызы, безнең авылыбызның моңлы килене Лилия Әхмәтвәлиева ның чыгышларын карап үтегез.
Гәззә апа һәм Лилия Әхмәтвәлиева җырлый.
1 а.б. Күбәләктәй оча яшьлек
Талпына, канатлана.
Өлкәннәрдән үткән ялкын
Яшьләрдә кабатлана.
2 а.б. Аякларга күз иярми
Алар җиргә дә тими,
Безнең Фәнил әнә ничек
Очкын чәчрәтеп бии.
Фәнил –татар егетләре биюе.
1 а.б. Бер күрешү— үзе бер шифа дип,
Эч серләрне сөйләшик әле,
Хәсрәтләрне уртаклашып
Шатлыкларны бүлешик әле,
Күңелләрне бушатыйк әле, ди безнең авылдашыбыз
Нурания Җамалиева – Исхакова.

1 а. б. Туган авылым минем, әй Мәтәскәм,
Балачагым үткән урыным.
Тәүге тәпи баскан туфрагым син,
Җырлап бәбкә көткән болыным.
2 а. б. Туган җирем, сине сагыну хисем
Гомер буйларына саклана.
Син, Мәтәскәм, горурлыгым минем,
Сиңа кайтсам, күңелем сафлана.
Фирдәвес __________- Вәлиева җырлый.
1 а. б. Яшәү ямен тоеп күңелемнән
Ташып тора хис һәм моңнарым,
Күп моңнардан туган җырым сезгә
Бүләк булсын якын дусларым, ди Мөхәммәтгалим Имамиев.
Мөхәммәтгалим Имамиев.
(Эчтән):
Без бәхетле, матур булсак
Ямьле үтсә бу кичләр.
Сезнең күңел түрегезгә,
Өсти алсак зур хисләр.
“Чабата” җыры.
(Чулпан, Зәнфирә)
1 а. б. Нинди матур минем туган авылым!
Җир шарында тиңнәр юк аңар.
Киң кырларда үсә мул игеннәр,
Челтерәп ага талгын чишмәләр...
2 а. б. Авыллардан күптән чыгып китеп,
Яшибез без читтә күбебез.
Туган якны өзелеп сагынганда
Яшьләнәме икән күзегез?
Сәхнәбез түрендә Мәҗитләр (Хайруллиннар?) династиясе.
1 а. б. Аяз күкле матур балачагым,
Бер кайгысыз яшьлек көннәрем.
Кич уенга төшкән инеш буем,
Айдан сукмак төшкән төннәрем.
2 а. б. Тәүге авыз иткән җиләк тәмем.
Чәчкәләрнең татлы хуш исе.
Челтерәп аккан салкын чишмәм дә син,
Күңелемнең кайнар саф хисе.
Каршы алыгыз: Дания апа_________
1 а. б. Әй, Мәтәскәм, туган авылым минем.
Син җаныма бик тә якынсың.
Хезмәт сөйгән кешеләре белән
Һич арымый алга атлыйсың, ди авылыбызның хөрмәтле, игелекле, изгелекле кешесе, шигъри җанлы Миләүшә апабыз. (Минзифа?)
Миләүшә апа – нәфис сүз.
1 а. б. Якын дуслар җыйналганнар
Ял итәр өчен бүген
Иң матур биюләрне
Биеми мөмкин түгел
2 а. б. Бие әйдә биегез!
Һәммәсе таң калсыннар
Мәтәскә балалары диеп
Сокланып карасыннар.
“Балкыш” бию төркеме.
1 а. б. Бездә бүген кунакта олы хөрмәткә лаек булган, кадерле кешебез –
Саҗидә апа Шәрипова.
Ул да шигъри җанлы, җырлы-моңлы шәхес. Күңеле гел чисталыкка, нәфислеккә омтыла. Саҗидә апаның да безгә әйтер сүзләре бар. Рәхим итегез, Саҗидә апа.
2 а. б. Бер җырың – бөтен бер тормыш
Тыңлап туярлык түгел.
Күңелләрдән моңнарыңны
Чорлап җуярлык түгел.
1 а. б. Әллә инде һәр җырыңа
Чишмәләр салдың микән.
И халкым, дәрьядай моңнар
Кайлардан алдың икән?
Саҗидә апаның кодагые Нурия апа
җырлавын тыңлап үтегез.
1 а. б. Туган илсез кеше булмый.
Җырлаучысыз җыр кебек.
Тырыш булсаң, эшләр уңа,
Күңелгә тула шатлык.
Җырламыйча түзәме соң
Хезмәт яраткан халык.
2 а. б. Әти дә җырлый белә,
Әни дә җырлый белә.
Шушы бәйрәм хөрмәтенә
Минем дә җырлыйсым килә.
Наилә Хуҗиәхмәтова җырлый.
1 а. б. Сезгә булган кайнар сәламебез
Ташып чыкты йөрәк түреннән
Тапшырырга булдык аны сезгә
Шигырь белән, матур җыр белән.
Сезнең каршыгызда Нәзир һәм Гөлнур Вафиннар.
1 а. б. Керәме икән әле төшегезгә
Су буйлары, алма бакчасы?
Киләме икән чирәм өсләреннән
Бала чагыгызга кайтасы?
2 а. б. Туган якның гүзәл чәчкәләрен
Күңел турләренә элегез.
Бер кайтыгыз, дуслар, туган якка,
Сезне көтә авыл, белегез!
Авылларны төштә генә түгел,
Авылларны кайтып күрегез!
Бездә кунакта хөрмәтле кешебез, авылдашыбыз
Әнвәр абый ________________ (Скрипка).
1 а. б. Биючегә, дуслар, канат кирәк
Биючегә, дуслар, хис кирәк
Биючегә ярсу йөрәк кирәк
Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.
Сәхнәдә биючеләребез Халит һәм Әлфинә Ибатуллиннар.
1 а. б. Җыр бит ул хис дулкыны
Җыр бит ул истә кала
Кеше үзенең үткән гомерен
Җыр белән искә ала.
2 а. б. Яңгыра җыр күңелләрдә
Очкын булып кабын син
Күңелдә өр-яңа
Дулкын булып агыл син.
Җырлый Айгөл Әхмәтвәлиева.
1 а. б. Менә шулай гөрләп яшик әле,
Җыр – моңнарга гына үрелеп.
Борчу мәшәкатьләр булмый тормас,
Тик шулай да , тик шулай да дуслар
Яшик әле, яшик сөенеп.
Сәхнәдә районыбыз йолдызы Флүзә Галәвиева.
2 а. б. Яңгырый җыр зур авыллар
Урманнар, кырлар аша
Матур җыр белән һәрвакыт
Биюләр аралаша.
Сәхнәдә “Балкыш” бию төркеме.
1 а. б. Уйна тальян гармуныңны
Егетләр җырлап үтсен.
Туган авылыннан киткәннәр
Ишетсә, яшен түксен!
Эмиль Хуҗиәхмәтов + әнинең шигыре.
Уйнагыз, гармуннарЧишмә суы тереклек өчен булса,
Тальян кирәк булган моң өчен.
Гасырлар үтсә дә ул югалтмаган
Үз халкына күрсәткән көчен.
“Шахта” көен сузып моңландырса,
“Алмагачы” белән юаткан.
“Әпипә”се белән җилкендереп,
Кыз, егетне үзенә тарткан.
Еллар үткән саен тальян моңы
Онытыла барды халыкта.
Килеп керде япон такталары,
Югала барды инде халык та.
Татар халкын башка милләтләрдән
Аеручы да булды тальян.
Кая китте минем газиз моңым,
Кайтарырга юл табыйм каян?
Татар тальянының моңына тиң
Җир йөзендә берни булмас ул.
Ни булса да кире кайтарырга
Таба күрик, туганнарым юл.
Тальян гармун - безнең моң башыбыз,
Онытырга һич юк хакыбыз.
Яңадан кайтарыйк без татар моңын,
Аерылып торсын халкыбыз.
Уйнагыз, гармуннар, шаулатыгыз залны,
Уятыгыз җанын татарның.
Горурланып, теләп уйный торган
Моңлы тальяннары бар аның.
1 а. б. Хезмәт юлыбыз җырлар кебек,
Гөрләп барсын алгы көннәрдә.
Бердәм булып, нык адымнар белән
Меник әле, әйдә, үрләргә.
1 а. б. Сәхнәдә безнең Мәтәскәдә туып үскән кызыбыз, кадерле кунагыбыз, “Мәйдан” каналы җитәкчесе Айгөл Нәбиуллина. (Нәфис сүз)
Айгөл Нәбиуллина. (Нәфис сүз)
1 а. б. Тыныч булсын көннәр,
Чәчәк атсын гөлләр.
Балкып янсын кояш нурлары.
Күңелләр саф булсын,
Бәхетләр ак булсын,
Шаулап узсын тормыш юллары.
2 а. б. Кошлар канат каксын,
Чишмә челтерәп аксын,
Күктә янсын якты йолдызлар.
Дуслар артып торсын,
Бәхет ташып торсын,
Имин булсын иде дөньялар!
1 а. б. Сәхнәдә татарстанның халык артистлары, хөрмәтле кунакларыбыз
Фәридә-Алсу дуэты
ФИНАЛ. (Барлык катнашучылар чыга).
Мәтәскәм – гүзәлем.
Миңнегөл Хуҗиәхмәтова сүзләре,
Эмиль Хуҗиәхмәтов көе.
1.Үргә менеп күзәтәмен
Авылым матурлыгын.
Горурлык белән мактыймын
Халкымның батырлыгын.
Мәтәскәм- гүзәлем,
Мактамыйча түзә алмыйм.
2.Мәтәскәм – туган авылым
Һич шәһәрдән ким түгел.
Кайларга гына барсам да
Сиңа тартыла күңел.
3.Авылымның кырларында
Шаулап үссен игеннәр.
Ишәйсен туй табынында
Бер-берсен тапкан тиңнәр.
4.Шау чәчәкләргә күмелә
Яз җиткәч тә сиренем.
Син бит минем иң кадерлем,
Мәтәскәм- туган җирем.
Саубуллашу.
1 а. б. Хөрмәтле дуслар, кадерле авылдашларыбыз, кунаклар! Шуның белән безнең концертыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
2 а. б. Концертны сәхнәгә куюда ярдәм күрсәткән _______________, тавыш операторы________________, биюләр куючы_______________________, __________________, мәдәният йорты хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.
1 а. б. Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,
Очрашырбыз җае килгәндә.
Сезне күрсәк, без башны иярбез,
Сез дәшегез, безне күргәндә!