“М?кт?пк?ч? яшьт?ге балаларны туган телг? ?йр?тк?нд? мультимедиа ресурсларыннан куллану”


Безнең хәзерге җәмгыять фән һәм техника прогрессы белән бәйләнгән. Мәгълүмати коммуникатив технологияләр, мультимедиа ресурслар кеше тормышының бөтен тармагына да үтеп кергән.Туганда ук инде баланы өйдә, балалар бакчасында электрон дөнья әйләндереп алган. Яңа мәгълүматлар, рекламалар, электрон уенчыклар – болар барысы да мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча тәэсир итә. Безгә дә элеккеге традицион методларны яңа алымнарга алыштыру бурычы куела. Хәзерге үсеш процессында бер урында таптанып тору мөмкин түгел. Шуңа күрә, заман яңа мәгълүмати технологияләр куллануны таләп итә. Мультимедиа ресурсларны дөрес һәм җитәрлек дәрәҗәдә генә кулланырга кирәк. Баланың әкият яратуы табигый ихтыяҗ . Атаклы балалар язучысы Корней Чуковский үзенең «От двух до пяти» дигән китабында: «Әкият — җиде-сигез яшькә кадәрге һәр нормаль бала өчен иң кирәкле азык, тәмле- томлы нәрсә генә түгел, бәлки, бик мөһим һәм гаять туклыклы икмәк»,— ди. Әкиятләрне анимацион сюжетлар ярдәмендә ясау балаларның сөйләм теле үсешендә бик уңышлы кулланыла. Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәм бу юнәлештә төп рольләрнең берсен, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара. 2012нче елда районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Балалар бакчалары бүгенге көндә ноутбуклар, мультимедиа җиһазлары, күрсәтмә материаллар белән тәэмин ителгән.    Бу комплектлар балаларны  ике   дәүләт   теленә   өйрәтү, шул  телләрдә  сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм безнең өчен көтеп алынган ярдәмлек булды. Балалар  белән эшчәнлекнең төп максаты инфомацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып  тел   өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Чынлап та, бу комплектлар һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә, таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязмалар, бармак театрын үз эченә ала.     Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә. Татар теле укыту методик комплекты эшчәнлекләрдә куллану өчен яңа программа, тематик план, календарь-көндәлек план, эш дәфтәре (балалар өчен), аудиоматериал, мультипликацион сюжетлар, күрсәтмә, таратма материал, диагностика чыгарды. Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була: беренчеләре ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, икенчеләре укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Әмма бу сюжетлар гына безнең ихтыяҗларны канәгатьләндерми. Шуңа күрә үз проектларымны да тормышка ашыра барам. Анимацион сюжетларны, видеоязмалар карауның төрле алымнарын үз эшемдә кулланам. Мәсәлән, өзекне алдан карау, аннан тавышны ябып кабатлау барышында укучылардан диалог төзетү, яки, киресенчә, рәсемне аерып куеп, тавышка нигезләнеп, әсәрне уйнап күрсәтү. Балалар бакчасында соңгы вакытта презентацияләр киң кулланыш ала. Презентация-уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз. Анда төрле сүзләр, җөмләләр, рәсемнәр, таблица, схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә. Презентацияләр Power Point программасында эшләнә. Презентацияне тулы бер темага яки теманың аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин. Информацион-коммуникатив технологияләр балаларны активлаштыра һәм эшчәнлекне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша. Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә, иң әһәмиятлеләрен аерып алып , төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый ,иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Ә эмоцияләр , кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора. Мондый программа белән танышканда , бала үзен кино караучы итеп хис итә, чөнки ул анын алдында бер-бер артлы кадрлар булып чыга. Мультимедия технологиясе слайд - иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Интернет – татар әдипләренең һәм танылган язучыларның биографиясе белән танышу, шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга һәм алар булган җирләргә сәяхәт итү мөмкинлеге бирә.  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – әсәрләрне сәхнәлештерү,сәхнәлештерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр. (“Өч кыз”, “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Акбай”әкиятләрен сәхнәләштерү.) Инновацион технология формаларының берсе интеграль эшчәнлек булып тора. Интеграль эшчәнлек барышында тәрбияче төрле мәдәниятларны чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алалар. (“Сөйләм телне” үстерү” – татар шагырьләренең әсәрләрен уку, “Математика” – төсләр, саннар, форма татарча әйтү, “Рәсем”, “Әвәләү”, “Ябыштыру” – татар халык киемнәрен атау, төс, форма, савыт-саба атамалары һ.б.к.) Балалар бакчасы шартлары миңа балаларның сййләм телен устерүдә төрле видео техниканы уңышлы кулланырга мөмкинлек бирә. Кабинет компьютер, мультимедиа, проектор, магнитофон белән җиһазландырылган. Ә бу мөмкинлекләр мине даими рәвештә укытуның яңадан-яңа алымнарын эзләргә этәрә. Заман таләбе буенча, балаларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар телен югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы, дип саныйм мин. Татар теле өйрәнү эшчәнлегендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, баланың шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, төрле эшчәнлекнең үзара бәйләнешен булдыру, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү эшчәнлекнең эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә. Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Балаларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Мәсәлән, мин, анимацион сюжет рәвешендә, рус халык әкиятләре “Теремкәй”, “Чуар тавык”, “Йомры икмәк”, “Аю һәм Маша”, “Шалкан” дигәннәре белән эшләдем. Бу эшчәнлекнең кайбер нәтиҗәләре һәм уңай яклары турында әйтеп үтәсе килә. Мультимедиа ресурсларны куллану балаларга белем бирү эшчәнлеген җанландырып җибәрә, эмоциональ яктан балаларга уңай тәэсир итә. Балалар күрсәтмә материалны җиңел кабул итә, аларда кызыксыну уята. Материалларның сыйфатына килгәндә, алар тәэсирле, матур, зур.
Мультимедиа ресурслары психологик яктан мәгълүматны кабул итүне җиңеләйтә. Балаларга экрандагы образлар бик якын, таныш һәм кызык. Эшчәнлек барышында алар хәтта яңа белем, күнекмәләр алуын сизмичә дә калалар.
Вакыт экономияләнә һәм дәреснең нәтиҗәлелеге арта. Электрон ресурслар күп мәгълүматны кыска формада, гади һәм җиңел кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Белем бирү процессы эчтәлеге индивидуаль шәхескә ориентлаша. Һәрбер баланың күрү, ишетү органнары активлаша, фикерләү сәләте үстерелә.Хәтер, фикерләү, сөйләм кабул итү кебек психик проөессларны үстерү аша баланың акыл һәм сөйләм үсешенә йогынты ясап була.
Әкиятне төрле ситуациягә, вакыйгага каратып ясап , сөйләп була. Әлбәттә, без, бу әкиятләрне укып, иллюстрацияләр ярдәмендә таныштырабыз. Бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен сөйләү, анализлау, курчак театры, драматизацияләү, мультфильм карау белән беррәттән, бигрәктә инде режим моментларында анимацион сюжет ярдәмендә әкиятне күрсәтеп, төркем белән дә һәм аерым бала белән дә бу эшне уңышлы итеп алып барып була. Бу җанлы сурәтләр бәйләнешле сөйләмгә дә, фикерләүгә дә зур этәргеч булып тора. Бала, һичшиксез, хәрәкәтне күрсәтелгән ситуация,ягъни рәсем белән бәйләп, фразалар, тулы җөмләләр тезеп, әкиятне сурәтләргә тырыша. Ашкынып, бер-берсе белән ярышып,хәрәкәтне ачучы сүзләрне кабатлыйлар. Балачак чоры –үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Бүгенге балаларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.
(“Минем беренче әкиятләрем” мультимедия уенын презентацияләү)