УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫ? ФИКЕРЛ?? С?Л?ТЕН ?СТЕР?


“КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркемнәре”
УЕННАР АША БАЛАЛАРНЫҢ ФИКЕРЛӘҮ СӘЛӘТЕН ҮСТЕРҮ
Укытучы-логопед:
Салаватуллина Лилия Фирязовна
Казан, 2015 ел
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.
Безнең балалар бакчасында уздырыла торган ияләштерү курсларында көн саен төрле төрдәге уеннар ярдәмгә килә. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С. Выготский, А.Н. Леонтьев, Д.Б. Эльконин, А.В. Запорожец, А.П. Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.
Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:
1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;
2) өстәл уеннары;
3) сүзле уеннар.
Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра.
Өстәл уеннары – боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.
Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында (“Без –төзүчеләр”) уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.
Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш-гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.
Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру.
Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә, 1,5 – 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар.
Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы – рольле уеннар үзеннән – үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти-әни, күрше баласы һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – тәрбияче – гаиләдәге бердән-бер балага абый-апаны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.
Төрле татар шигырьләренә кул хәрәкәтләре кушып уйнау да балаларга бик ошый. Мәсәлән, Н.Гайсинның “Юышырга кил, мәче”, Х.Халиковның “Гөлнур”, З.Гомәрованың “Ул шуңа кечкенә”, Ш.Галиевның “Дәү әнигә күчтәнәч” һәм “Әбием коймагы” кебек шигырьләр.
Балалар белән эшләү дәверендә төрле предметлар тотып биюләр, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле һәм җырлы-биюле уеннар, физкультминуткалар, санамышлар кулланыла. Мәсәлән, “Куян”, “Җитез балалар”, “Мәче һәм тычканнар”, “Очкычлар”, “Кошлар” (хәрәкәтле уеннар), “Нәрсә яшерелде?”, “Төймә салыш”, “Артта кем тора?”, “Сәгать” (аз хәрәкәтле уеннар), “Ак калач”, “Без унике кыз идек”, “Чума үрдәк, чума каз” (җырлы-биюле уеннар), “Чәбәк-чәбәк”, “Үсәм”, “Минем тубым”, “Кышкы урманда” (физкультминуткалар), “Әке, пәке, эремчек”, “Кошкайлар” (санамышлар) һ.б.
“Туган телдә сөйләшәбез” дип исемләнгән аудиоязмалар җыентыгына кергән җырларны балалар яратып тыңлыйлар һәм сүзләрен яттан беләләр. Болар исәбенә “Йомшак су, йөгерек су”, “Туп”, “Бу – мин”, “Матрёшкалар җыры”, “Тукран”, “Песи” кебек җырлар керә. Атнага бер яисә ике тапкыр татарча мультфильмнар карарга тырышабыз. Соңыннан балалар белән мультфильмның эчтәлеге, аңлашылмаган сүзләре буенча әңгәмә үткәтүне, сорауларга җавап бирүне сөйләм телен үстерүнең иң отышлы алымы дип табам.
Кечкенәләрнең сөйләм телен үстерүдә театральләштерү дә зур роль уйный. “Кабартма”, “Теремкәй”, “Чуар тавык”, “Шалкан” әкиятләрен балалар бик яратып сәхнәләштерәләр. Бу очракта өйрәтү-методик комплект эченә кергән маскалар безгә ярдәм итә. Әзер маскалар педагогларның эшен җиңеләйтә, дәрес һәм уеннарны кызыклы, мавыктыргыч итә.
Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә информацион коммуникатив технологияләр дә. Информацион коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү һәм тарату өчен кулланыла торган алымнар, җайланмалар һәм процесслар җыелмасы. Белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген әлеге технологияләрсез күз алдына китереп булмый. Мин дә балаларны туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә яңалыклар кулланырга тырышам. Презентацияләр, мультимедия технологияләре дәресләрне җанландыра, балаларда кызыксыну уята.
Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез:
-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;
-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә,режим моментларына кертү;
-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.
Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.
1. Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.
2. Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.
3. Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.
4. Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.
5. Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез
6. Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.
7. Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.
8. Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!