Конспект урока по литературному чтению на татарском языке


Иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес структурасы.
Песәй урта мәктәбенең беренче категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Низаметдинова Клавдия Михаил кызы
Предмет: Әдәби уку
Сыйныф: 4
Тема: Автор теләген табарга өйрәник. Зәки Нури .“Өйдә юк”.(А.Г.Яхин дәреслеге буенча)
Максат: 1) Әдәби әсәрне анализлауның иң гади ысулларына төшендерү, күнекмәләр булдыру
һәм шулар аша авторның яшерелгән теләген табарга өйрәтү.
2) Өлешләргә бүлә белә осталыгын арттыру.
3) Кайчагында яманлыкка җәза бирү яхшылык теләү ниятеннән булуына инандыру.
Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, такта (анда катнашучылар языла), балалар ясаган рәсемнәр( алар мәкальләрнең эчтәлеген ача), Зәки Нуриның портреты.
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.
Дәрес планы:
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1.Өй эшләренә анализ.
2.Белемнәрне тигезләү- актуальләштерү.
3.Уку мәсьәләсен кую.
II. Уку мәсьәләсен ( УМ) чишү этабы.
1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү: әсәрне өйрәнү ысулы буенча эш.
2. Модельләштерү.
3.Әсәрне сәнгатьле уку.
III. Рефлексия, бәя этабы.
1. Рефлексия.
2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.
3.Өй эше алу.
Дәрес барышы.
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1. Өй эшләрен тикшерү.
*Искәрмә! Башта группада үзара тиз генә тикшерәләр, аннары иң яхшы эшләрне төркемнәрдән тәкъдим итәләр. Дәрестә анализлау эшен тоткарламас өчен , әсәрләрне алдан укып килергә күнектек.
а) 63 нче биттәге 3 мәкальнең берсенә, эчтәлегенә туры китереп, рәсем ясарга иде.
Мәкальләр:
Кунакка барсаң, казаныңны юып кит.
Әдәпле булырга әдәпсездән өйрән.
Карап кына өйрәнә торган булса, эт күптән ит чабучы булыр иде.(рәсемнәр тактага беркетелеп бара)
б)”Куркак” батыр”хикәясенең эчтәлеген кыска итеп сөйләргә өйрәнергә иде.
в) Зәки Нуриның “ Өйдә юк” шигыре белән укып танышырга иде.
(ЭКРАН кушыла)
2. Белемнәрне тигезләү- актуальләштерү, ягъни бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү.
Презентация буенча.
1 слайд. Әсәрне өлешләргә бүлү ни өчен кирәк?
Җавап:Әсәрне аңларга ярдәм итә.
2 слайд. Өлешләргә исем табу нигә кирәк?
Җавап: Исем эзләү безне уйларга өйрәтә.
3 слайд. 1 өлеш белән 2 өлеш арасында нинди бәйләнеш бар?
Җавап: Охшашлык яки киресе.
4 слайд.Әсәрнең темасын нинди сорау ярдәмендә табабыз?
Җавап: Нәрсә турында? Тагын ни турында?
5 слайд. _____________ мәкаль һәм мәсәллләрдә генә күренеп тора, ә башка әдәби жанрларда
без аны үзебез табарга тиеш.
Җавап: автор теләге.
6слайд. Автор теләге мәкаль һәм мәсәлләрдә генә күренеп тора, ә башка әдәби жанрларда
без аны үзебез табарга тиеш.
3. Уку мәсьәләсен кую, ягъни бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле белем, күнекмәләрне конкретлаштыру ситуациясе тудыру.
--Димәк, безнең бүгенге дәрестә УМ нинди икән инде?
7 слайд
Җавап: Әсәрне өйрәнү ысулы аша авторның теләген табу өстендә эшләрбез. Авторның теләген үзебез эзләргә өйрәнербез.
II. Уку мәсьәләсен ( УМ) чишү этабы.
1. Уку мәсьәләсен адымлап чишү: әсәрне өйрәнү ысулы буенча эш.(терәк конспект һәр балада бар)
8 слайд а)Әсәрне гөжләп укыйбыз ( тиз, аңлап).
9 слайд б)Әдәби әсәрнең исеменә игътибар итик. Авторын истә калдырыйк.
--Ни өчен шулай аталган дип уйлыйсыз?
---АВТОР сүзе каян килеп чыккан? Ул нәрсәне аңлата?
10 слайд в)Аңлашылмаган сүзләрне ачыклыйк.
кулым буш түгел—нинди дә булса эш белән мәшгуль;
күнмәде—ризалашмады,тыңламады;
бераздан—күпмедер вакыттан соң.
11 слайд г) Катнашучыларны табыйк. (сул тактага яза барам)
Җавап: Камил,әнисе, пилмән,китап, автор, без--№2 гимназиянең
4в сыйныфы укучылары.
12 слайд д) Катнашучыларның эш-гамәлләренә карап, үзләренә бәя бирик.
Камил нишли? *Гулливер белән йөри *кашык тотып йөри
(тексттан табып укыйлар) *1000 лиллипутны ега. *кухняга керде
*әллә-кайда йөри *җавап ишетте
*күнмәде
*китабын куялмады
*кухняга якын килмәде
*савытлар юалмады
*әнине онытты
*китап укып утырды
13 слайд Әнисе нишли? *пилмән пешерергә җыена
*үтенеп сорый
*ачуланмый, үгетләми
*киресенчә, улы әйткәннәр белән килешә
*аш пешерми

14 слайд Пилмән нишли? * пешерелмичә кала
Китап нишли? *Гулливер һәм лиллипутлар турында сөйли
Автор нишли? *Камилнең әнисенә ярдәм итмәве, һәм әнисенең
аны, җәза биреп,оялтырга теләве турында сөйли.
Укучы нишли? * укый, өстәмә мәгълүмат ала, фикерли, нәтиҗә ясый.
Төркемнәргә биремнәр:
1, 3, 5 төркемгә бирем: Камилнең уңай сыйфатларын дәфтәргә язарга(+)
Җавап: + китап укый, буш вакытын файдалы уздыра
+ тәкәббер түгел, әнисе белән йомшак сөйләшә, үтенеп сорый
+ башлаган эшен ахырынача җиткерергә тели
2, 4 төркемгә бирем: Камилнең тискәре сыйфатларын язарга (-)
Җавап: - әнисенең үтенечен тыңламады
туктый белми ,чама хисе юк
эшләмәде, ә оялмыйча кухняга ашарга чыкты

6,7 төркемгә бирем: Әнисенең нинди сыйфатларын яза алырсыз?
Җавап: + эшчән (кулы буш түгел)
+ итәгатьле (үтенеп сорый)
+ сабыр (ачуланмый)
+тапкыр җавап әйтә (Камил өйдә юк шул, ди)
+улының яхшы булып үсүен тели, шуңа күрә оялтмакчы була.
15слайд е) Әсәрне өлешләргә бүлик.
---Шигырьнең 1 өлешендә Камил әнисенә ярдәм итми.Ул эченнән генә ничек
уйлый микән?
Җавап:” Әнигә ярдәм итәргә кирәклеген бик яхшы беләм, ләкин Гулливер турындагы китап шундый кызык, китаптан аерыласым килми.Кайсын сайларга? Үземә яхшылык эшләүнеме, әнигә яхшылык эшләүнеме? Юк, миңа үзем теләгәнне эшләү әни теләген үтәүдән рәхәтрәк, шуңа күрә китап укуымны дәвам итәм,”-дип уйлый Камил.
16 слайд 1 өлешкә исем:”Камил уе”, “Үтенеч”, “ Кызык китап” һ.б.булырга мөмкин.
--- Шигырьнең 2 өлеше нәрсә турында?
Җавап: 2 өлеш Камилнең ач калуы турында.
2 өлешкә исем: “Камилнең ач калуы”, “ Буш кашык”, “Әнисенең уе” һ.б.
--- 1 өлеш белән 2 өлеш арасында нинди бәйләнеш бар?
Җавап: 1 өлештә әнисенә булышмады,шуңа күрә 2 өлештә әнисе аңа
җәза бирде—ашарына пешермәде.Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше.
---Әнисе улына ни тели микән? Әнисенең уе нинди?
Җавап: “Кызганычка каршы, улым үзен генә ярата торган бер кеше
булып үсә. Ялгышын ул үзе аңласын иде,”-дип уйлый әнисе.
17 слайд ж) Сюжетны үз сүзләребез белән сөйлик. (Үзбәя)
18 слайд з) Әсәрнең темасын ачыклыйк .
Җавап: сәбәп----- нәтиҗә бәйләнеше
Кем эшләми, шул ашамый.
19 слайд и) Автор теләген, идеяне табыйк (Үзбәя)
Җавап: Яманлык җәзасын ала, ләкин яманлыкка җәза бирүнең максаты изге
нияттән эшләнә: оялтып, яхшы тәрбия бирергә була, ди автор. Ул
үзенең теләген Камилнең әнисенең уена ,аның-эш гамәлләренә яшергән.
20 слайд
2. Модельләштерү.
Исем табу-----тема-----идея-----эчтәлек
3. Берничә укучыдан рольләргә бүлеп сәнгатьле укыту.( Искәрмә! Әсәрне анализлаганчы бернинди сәнгатьле уку була алмый!Һәр бала үзенчә сәнгатьле укый, чөнки һәркемдә хисләр кичереше төрлечә.)
III. Рефлексия, бәя этабы.
1. Рефлексия.( дәрестә узган юлны кире узу)
---Нәрсә эшләргә тиеш идек?
Җавап: (УМ искә төшерелә:” Әсәрне өйрәнү ысулы аша авторның теләген табу өстендә эшләрбез. Авторның теләген үзебез эзләргә өйрәнербез”,-дигән идек.)
---Ничек эшләдек? Безгә нәрсә ярдәм итте?( анализ тәртибе)
Җавап: (чишү юллары искә төшерелә: Әсәрне өйрәнү ысулы)
---Нинди нәтиҗә ясадык?
Җавап: (Бу әсәрдән мин нинди сабак алдым? Миңа кирәк ягы нәрсәдә?)
2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.
Әсәрне өйрәнү ысулын балалар бер-берсенә, үз-үзләренә кабатлыйлар. (Үзбәя)
Универсаль критерийлар нигезендә үзләренә билге куялар.
Үзбәя өчен критерийлар:
“2”- терәк конспекттан файдаланып та сөйли алмаса.
“3”- терәк конспектка карап сөйләсә.
“4”- конспектка әз генә караштырса.
“5”- ысул турында гел карамыйча сөйләп бирә алса.
21 слайд
3.Өйгә эш алу.
“Кем эшләми..”Серб халкы әкияте. Хрестоматия. 52-54 нче битләр.
1) Әкиятне укып, өлешләргә таркатырга.
2) Сюжетны 2-3 җөмләгә калдырып, авторның идеясен табарга.
3) Персонажларның эш-гамәлләрен рәсемгә төшерергә.
.