В помощь учителю начальных классов


Тема: Су – яшәү чыганагы.
Максат: Табигать һәм аның күрке булган суны саклау, табигатьнең гүзәллеген тою һәм аңларга өйрәтү, аңа ярдәм итү,саклау.
-Укучылар , бүгенге сыйныф сәгатенең темасын билгеләү өчен мин сезгә бер хикәя тыңларга тәкъдим итәм.(Укытучы Г.Лотфиның “Тамчы” хикәясен укый.)
-Димәк, бүген тәрбия сәгатендә сүз нәрсә турында барыр?(Табигать һәм аның күрке булган су турында.)
-Әйе, бүген без табигать һәм аны саклау хакында сөйләшербез.Табигать бездән ярдәм көтә.
Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез , шул көннәр белән танышып үтик.
22 март – Су көне
1 апрель – Кошлар көне
22 апрель - Җир көне
5 июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне
26 сентябрь – Диңгез көне
4 октябрь – Хайваннарны саклау көнеУкучылар, ни өчен Халыкара су көнен билгеләп үтәргә булганнар соң?Сез ничек уйлыйсыз?(Укучыларның җавабы тыңлана.)
-Су көнен билгеләп үтүнең максаты – эчә торган суның аз булуы һәм көннән-көн кими баруы, су чыганакларын дөрес һәм сакчыл рәвештә куллана белүнең зарурлыгы, кирәклеге.Барыбыз да игътибар белән глобуска карыйк эле. Анда нинди төсләр күбрәк?Зәңгәр төс нәрсә аңлата соң?(Җаваплар тыңлана.)
-Бу сулар барысы да эчәргә яраклымы соң?(Юк.Елга, диңгез, океан сулары эчәргә яраклы түгел.)
-Диңгез һәм океан сулары тозлы.Без эчә торган су төче һәм чиста булырга тиеш.Җир шарындагы суның 97% ы – тозлы диңгез сулары. Бары тик 3% ы гына төче сулыклар.Ягъни 100 л суның 3 литры гына эчәргә яраклы.Без эчә торган су запаслары артмый, әмма аны куллану көннән- көн арта бара.
-Су тормышта кайларда кулланыла?(Укучыларның җавабы тыңлана.Алар интерактив тактага язылып барыла.)
Исәпләүләрдән күренгәнчә:
1 кеше 1 тәүлеккә 500 л су сарыф итә.
1 кг кәгазь ясау өчен – 50-140 л;
1 кг күмер алу өчен – 3-5 л;
1 кг корыч кою өчен – 20-120 л;
1 кг дөге үстерү өчен – 4000 л;
1 кг бодай үстерү өчен 900 л су кирәк икән.
-Ә хәзер су турында бер хикәя тыңлап үтик.
“Табигатьтә һәрнәрсә яхшы.Су һәрнәрсәдән дә гүзәлрәк.Пыяла шикелле саф су үтә күренүчән.Андый суның төбендә өйзгән балыклар су читеннән дә күренә.
Су җанлы: ул ага һәм җил булу сәбәпле дулкынлана.
Су үзенең тирә-ягындагы әйберләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә.
Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый.
Су – табигать күрке.Үсемлекләргә, хайваннарга, кешеләргә тереклекне ул бирә...”
Димәк, су – яшәү чыганагы.Кеше өчен дә, үсемлек, хайван, балык, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы икән ул.
-Укучылар, су турында сез нинди мәкальләр беләсез?
Агым судан чиста булмассың.
Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.
Үзең эчәсе коега беркайчан да чүп салма.
Эчмим дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең.
Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?
-Укучылар, әйтегез әле, безнең авыл нинди урынга урнашкан?(Елга буена урнашкан.)
-Ни өчен икән?(Укучыларның җавабы тыңлана.)”Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма,”диелә татар халык мәкалендә.-Тирә-яктагы кайсы авылны гына алсак та, алар да шулай ук елга буена урнашкан.Димәк, безнең элеккеге бабаларыбыз елга, су буйларына урнашырга тырышканнар.Ни өчен?(Су булган урында тереклек җанлана.Кешегә тормыш итү өчен иң мөһиме – су кирәк.)
-Безнең авылда нинди су чыганаклары бар?(Чишмә, кое, елга, инеш, күл сулары.)
-Безнең авыл читеннән нинди елга ага?(Мәллә елгасы.)
-Үзегезнең авылларыгыз яныннан нинди елгалар, күлләр, инешләр ага?Нинди чишмәләр бар?Алар нинди хәлдә?(Укучыларның җавабы тыңлана.)
-Әйдәгез, авыл тирәсендәге елга, инешләр, чишмәләр турында видеоязма карыйк.Аннан соң аларның экологик хәленә нәтиҗә ясыйк.( Әле тагын бубик күп пычрану юллары бар. Басу-кырларга төрле химик ашламалар, агулар сибелә.Алар яңгыр сулары белән елгаларга агып төшәләр. Шулай ук терлекчелек фермалары да су буена бик якын урнашкан.Аларның да тирес сыекчалары шунда агып төшә.Болар барысы да суны нык пычрата.Балыклар күпләп юкка чыга,суүсемнәр һәлак була. ?(Укучыларның җавабы тыңлана.)
-Елганың суы тирәнме соң?(Укучыларның җавабы тыңлана.)
-Елганың суы елдан-ел саега бара, бу чиста суның кимеүнә китерә.Ә нигә су саега икән?(Аңа килеп кушылучы чишмәләр юкка чыга, күмелә, кибә.)
-Элек безнең елгаларда су тегермәннәре булган.Аларның эшләтү өчен суның бик тирән булуы кирәк.Ә хәзер инде елгабызда су коенырлык урыннар да аз калып бара.
-Елгаларны пычранудан саклау өчен сез нәрсәләр эшли аласыз?(Укучыларның җавабы тыңлана.)
-Бертуктаусыз көн-төн ага,
Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.
Нәрсә соң бу?(Чишмә.)
Элек-электән кешеләр суны чишмәләрдән эчкән.Алар я тау арасыннан, я тау итәгеннән агып чыккан.Чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр.Елга, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр.
Чишмәләр...Көмеш, йөгерек , саф салкын сулы чишмәләр...Алар гасырлар буена ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе дә.Киң күңелле, гадел кешене, гадәттә, чишмә суына тиңлиләр.Читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә тарта.Җирсеп кайткан кеше өчен туган ягының салкын чишмәсеннән су алып эчү дә кадерле бит.Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге су дип әйтмисең.(Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек укыла, Г.Гариповның “Чишмәләр” шигыре, Г.Мөхәмәтшинның “Безнең инеш” шигыре, Э.Шәрифуллинаның “Чишмәләр” шигыре укыла.”Чишмә җыры” (Р.Миңнуллин сүзләре, Р.Мөхетдинова көе) башкарыла.)
-Чишмәләр суы һәрчак саф, чиста булсын өчен аларны сакларга, һәрчак карап, чистартып торырга да кирәк.Су аның чыганаклары булган елга, чишмә, инеш, күлләр – табигать бизәге, матурлык, гүзәллек билгесе дә.Димәк, без табигатьне, аның сулыкларын саклауда үзебездән торган ярдәмне кызганмаска тиеш.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының
“Түбән Өскебаш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль
бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Тема:” Су – яшәү чыганагы”
сыйныф сәгате
3-б сыйныф
Галимова Әлфия Мөхәммәтгали кызы
Файдаланылган әдәбият:
Мәгариф №3, 2008(47-48 нче битләр.)