Урок по татарскому языку на тему Сыйфат с?з т?ркемен кабатлау


Тема: Сыйфат сүз төркемен кабатлау.
Максат: 1) Сыйфатларның сорауларын, мәгънәләрен искә төшерү,
предметның төрле билгеләр белдереп килүен ачыклау;
2) Халык аваз жанрларын (табышмаклар, мәкальләр) кулланып ,
балаларда фикер йөртү, мөстәкыйль эшли белү сәләтләрен
үстерү;
3) Туган як табигатенең матурлыгын күрә белү, тирә-ягыбызга
сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: Интерактив такта, презентация, дәреслек, төрле типтагы
рәсемнәр, таратма материал.
                      
Дәрес барышы
Оештыру өлеше
Укучылар төркемнәргә бүленеп утыралар.
1) Дежур укучы белән әңгәмә.
2)Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.(укучылар ребус чишеп дәрес темасын әйтәләр) (1 -2 слайд)
Укытучы: Укучылар, без бүген дәрестә”Сыйфат” темасы буенча белемнәребезне ныгытачакбыз, күнегүләр эшләрбез. Мин сезне ике төркемгә бүлдем. Без дәрестә биремнәрне, күнегүләрне төркемнәр белән ярыш формасында да, гомүмән бергәләшеп тә эшләрбез.
Белемнәрне актуальләштерү һәм ныгыту:
1) Өй эшен тикшерү.( “Әни эштә чагында “ исемле зур булмаган хикәя язып килергә кушылган иде.) Берничә бала үзе язган хикәяне укый.
Укытучы:Бик матур хикәяләр язып килгәнсез.
Әйтегез әле: сөйләмебез матур булсын өчен нинди сүз төркемен күбрәк кулланабыз?
Укучы: Сыйфат сүз төркемен.
Укытучы: Әйе, дөрес. Хәзер укучылар тактадагы җөмләләргә карыйк.
(3 слайд) Төшереп калдырылган сыйфатларны өстәп әйтик.(укучылар җавап бирә)
2) Группаларга эш бирелә. Ә хәзер дәфтәр битләренә тактадагы сорауларга кыскача җавап язабыз. (3 слайд дәвамы)
( укучылар язгач, җавап бирәләр). Җавапларыбызны раслап кагыйдәләрне истә калдырабыз. (4 слайд)
3) Төркемнәр белән ярышыбызны дәвам итәбез. Табышмакларны укып җавапларын әйтәбез.(чиратлашып)
(5 слайд)
Сорауларга җавап бирәбез. (5 слайд дәвамы) (6 слайд) сыйфатларның төрле билге белдерүләрен истә калдырабыз.
4) Укытучы: Төркемнәр белән ярышыбызны дәвам итәбез.Һәр билгегә өчәр мисал языгыз.(укучылар җавапларны укый). (7 слайд)
5) Укытучы: Укучылар без сезнең белән хәзер ял итеп алырбыз.Күп яздык, күзләрне ял иттерәбез.
6) Командалар белән эшләвебезне дәвам итәбез. Без сезнең белән бик күп мәкальләр укыдык. Хәзер беләбез инде кайсы команда күбрәк мәкальләрне истә калдырган икән (экранда мәкальләр чыга). Укучылар сез мәкальләрне тулыландырасыз.Мәкальләр астында сыйфатлар язылган, шуларны туры китереп өстисез.Дәфтәр битләрендә әзерләнә аласыз.Җавап биргәндә төркемнәр чиратлашып җавап бирәләр(җавап бирә алмаган командага икенче команда җавап бирә ала). (8 слайд)
Йомгаклау:
7)Укытучы: Бик әйбәт. Хәзер без укучылар үзебезне сорауларга җавап биреп һәм бирем эшләп тикшереп алырбыз. (9 слайд)
8)Укучылар дәреслектәге 24 нче битне ачабыз. Кайсы ел фасылы сурәтләнгән?
Укучы: Көз вакыты. (10-11-12 слайдлар). Әңгәмә кору.
Өйгә эш бирү:
“Көзге урман” исемле хикәя төзеп сөйләргә. (13 слайд)
Укытучы:Хәзер төркемнәрдәге очколарны саныйбыз.( җиңүче команда әйтелә) Билгеләр әйтелә. (14 слайд)