Урок по татарскому языку для русской группы 2 класса «Кыш темасын кабатлау»


Дәреснең темасы: “Кыш” темасын кабатлау.Дәреснең максатлары:1. Укучыларның кыш фасылы турында булган белемнәрен системалаштыру, кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрен ныгыту; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү.2. Сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, дәреслек белән эш, сүзлек эше. Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге, структуралар исемлеге.
МЭНЭДЖ МЭТ, ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН, КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД, МИКС ПЭА ШЭА – РЕЛЛИ РОБИН, РАФТ структуралары.
Дәрес барышы. I. Оештыру моменты.  Исәнләшү. - Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек?  Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы, күтәренке. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып бер – беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер - беребезгә бирәбез.
Уңай психологик халәт тудыру.
- Сегодня у нас, ребята, будет необычный урок. В чем же заключается его необычность? Мы соединили урок татарского языка и уроки технологии и изобразительного искусства (рисования).
2. Дежур укучы белән әңгәмә.
- Бүген сыйныфта кем дежур? - ... .
- Бүген ничәсе?
- ... .
- Атнаның нинди көне?
- ... .
- Кичә атнаның нинди көне иде?
- ... .
- Иртәгә атнаның нинди көне була?
- ... .
- Бүген урамда һава торышы нинди?
- ... .
- Бүген ничә градус салкын?
- ... .
Балалар, без бүген дәресебездә “Кыш” темасын кабатларбыз, өйрәнгән сүзләрне сөйләмебездә дөрес итеп кулланырбыз һәм кыш турында үзебезнең картинабызны ясарбыз.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН структурасын куллану - “встать – сесть”
1) - Балалар, кем безгә кыш айларын әйтер икән, басыгыз әле.
Такта янына чыгып, ай исемнәрен “Кыш” йортына урнаштыру.
Ә кем кыш фасылын ярата? Басыгыз әле. Ни өчен кышны яратасыз?
Мин кышны яратам, чөнки чана (чаңгы, тимераякта) шуарга яратам. (Чөнки кышын Яңа ел бәйрәме була.) һ.б.
Рәхмәт. Утырыгыз.
2) Слайдлар аша кышкы уеннарга кирәкле предметларны үзеңә сорап ала белү; барлыгын, юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү. Укучылар такта алдындагы экранда бирелгән биремнәрне үтиләр.
Тимур, попроси, пожалуйста, себе лыжи.
Тимур тулы җөмләне әйтә һәм экрандагы чаңгы сүзенә басып, үзенең җавабын тикшерә.
Укучыларның җавапларының дөреслеге тикшерелеп бара.

Шул ук тәртиптә кышкы уеннарга кирәкле предметларының кирәклеге турында сорый белү күнекмәләре камилләштерелә.
-Земфира, спроси у Камиля нужны ли ему санки. Камил, сиңа чаңгы кирәкме?
-Әйе, миңа чаңгы кирәк.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы (опроси-опроси-обменяйся карточками)
4) - Балалар, хәзер сез файл эченнән ак кәгазьләрне алыгыз! Өске өлешенә бер кыш билгесен татарча язасыз, аскы өлешендә тәрҗемәсен язасыз. Сезгә бу биремне эшләргә 1 мин бирелә. (Вакыт өстәргә кирәк түгелме? Өлгердегезме?)
- Хәзер урыннардан торып үзегезгә иптәш табып бер-берегезнең белемен тикшерегез, иптәшең дөрес җавап бирсә, мактагыз!
- Хәзер карточкаларны алышып икенче иптәш табыгыз, сорау бирегез!
- Молодцы, балалар! Рәхмәт, утырыгыз.
Кабатлау өчен сүзләр: салкын, яфраклар коела, көчле бураннар була, җылы, яңгыр ява, кар ява, салкын җил исә, җир ап-ак, елгада су туңа, көннәр кыска, төннәр озын, кошлар җылы якка китәләр, кояш кыздыра.
III. Физкультминутка.
МИКС ПЭА ШЭА – РЕЛЛИ РОБИН
Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез.
Музыка туктагач, парлашасыз һәм мин биргән сорауларга җавап бирәсез.
Сиңа кыш ошыймы? Ни өчен? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Шугалак сүзе ничә иҗектән тора?
Синең чанаң бармы? Ул матурмы (яңамы)? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Хәзер көзме?
Син чаңгыда шуа беләсеңме? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Ай сүзе күплек санда.
Кар бабай ясыйсыңмы? Будет отвечать тот ученик, который первым ответит на вопрос: Сиңа ничә яшь?
Рәхмәт, балалар. Булдырдыгыз. Утырыгыз.
Дәреслек белән эш. 78 бит “Тауда” текстын искә төшерү.
а) Текстны 1-2 укучы укый.
ә) Текстны сәхнәләштерү.
РАФТ структурасы - Роль-Аудитория-Форма-ТемаБалалар, дәрес башында без кыш турында үзебез картина ясарбыз дидем. Менә вакыт килеп җитте. Используя рисунки, относящиеся к прочитанным текстам, мы должны будем нарисовать картину. Рисунки можно вырезать произвольно.
Давайте вспомним технику безопасности при обращении с ножницами. Өстәлдә зур ак кәгазь бар. Файл эченнән төсле картиналарны аласыз, 3 укучы кайчылар белән рәсемнәрне кисә, ә 4 нче укучы ябыштыра. Эш беткәч, группадагы бер укучы үзегезнең проектыгыз турында сөйләп бирәсез. Сезгә 15 мин вакыт бирелә.
Менә балалар, без сезнең белән  нинди матур картиналар төзедек. Бу картиналарда без үзебезнең туган як табигатен күрәбез. Шушындый матур табигатьне безгә күрә белергә, сакларга, яратырга кирәк.
Өй эше. Без сезнең белән салкын көннәрдә тәрәзәгә төшкән могҗизалы бизәкләрне инде күргәнебез бар. Әйдәгез, бергәләп, менә бу тәрәзәгә төшкән бизәкләрне киләсе дәрескә матур итеп буяп килик.
Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.
Балалар, сез бүген бик актив булдыгыз, татарча дөрес, матур итеп җаваплар бирдегез. Барызызга да “5”ле билгесе куям. Бүген 21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Котлыйм сезне бәйрәм белән. Киләчәктә дә татар телен теләп өйрәнерсез дигән теләктә калам. Кечкенә генә бүләкләр сезгә (магнит, сүзлек “Мин татарча сөйләшәм”).
Дәрес бетте, сау булыгыз!