Конспект урока по литературному чтению (татарский) на тему Х?ким?ан Халиков х?ерле ирт?,?мин? Бикч?нт?ева?ст?л янында 2 класс


Тема: Хәкимҗан Халиков “Хәерле иртә”, Әминә Бикчәнтәева “Өстәл янында”
Максат һәм бурычлар:
предмет бурычлары-укучыларны язучылар Х.Халиков, Ә.Бикчәнтәева иҗатлары белән таныштыру.
предметара бурычлар-шигырьдә автор әйтергә теләгән фикерне белдерә торган сүзләрне таба белүне, сәнгатьле уку дәрәҗәсен үстерүне формалаштыру.
шәхси- укучыларның иҗади сәләтләр үстерү, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗә: сәнгатьле укуны формалаштыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, слайдлар, язучылар китапларыннан күргәзмә, биремле карточкалар, уку дәреслеге.
Дәрес тибы: яңа теманы аңлату
Дәрес барышы
I.Оештыру моменты. Психологик уңай халәт тудыру.
Слайд №1
Исәнмесез,балалар!
Хәерле көннәр,сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телим һәммәгезгә!
II. Үткәннәрне кабатлау. Белемнәрне актуальләштерү.
Л. Шәехнең “Уңай сыйфатлар” шигырен искә төшерү.
Слайд №2
Бирелгән сүзләр арасыннан уңай сыйфатларны сайлап укып әйтегез.
Слайд №3
Рәсем буенча әңгәмә. Ашаганда әдәп-әхлак кагыйдәләре турында фикерләрен әйтәләр.
“Кайнар ашны өреп ашама”,дигән фикер бар әсәрдә. Сез моның белән килешәсезме? (Балаларның фикерләре тыңлана)
III. Яңа материал өстендә эш.
Әкрен генә таң килә,
Ак челтәрләрен үреп.
Җилкәннәрен киереп,
Илгә яңа ямь биреп,
Таң белән бергә
Ирекле илгә
Яңа җыр килә гөрләп,
Хәерле иртә теләп.
-Иртәләр һәрчак хәерле, хәвеф-хәтәрсез булсын!
Балалар, бүгенге теманы укыгыз әле. Без сезнең белән Хәкимҗан Халиковның “Хәерле иртә” шигыре белән танышырбыз. Ләкин иң элек авторның кыскача иҗаты белән танышып китәрбез.
Слайд № 4
Хәкимҗан Халиков 1933 нче елның 16 гыйнварында Әтнә районы Мамыш авылында туган. Чембулат авылында мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый. Аннан соң балалар укыта. 1963нче елда Казанга килә. “Ялкын”журналында, “Яшь ленинчы” газетасында эшли. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр яза.
Слайд №5
Аның “Йолдызлар ничәү”, “Шук бабай”, “Тынычлык гөле”, “Энәбикә”, “Озын колаклы батыр”, “Эшләпәле дуслар”, “Уйныйсың киләме?”,”Рәхим итегез”, “Матурмы син?”, “Канатлы мәче”, “Зиһен ачкычлары”, “Сакчы күркә” китаплары басылып чыга. 40 лап шигыренә көй язылган. Шагыйрь халык авыз иҗаты әсәрләре җыю белән кызыксына. Үзенең дә кызыклы тизәйткечләре бар.
Слайд №6
Тизәйткечләр әйтү. (Укучылар үзләренең яраткан тизәйткечләрен әйтәләр)
“Хәерле иртә” шигырен укып күрсәтү. Тәмле әйбер ашагач, авызга рәхәт, тәмле сүз ишеткәч, күңелгә рәхәт,- диләр. Сез килешәсезме? Тәмле әйбер бетә, ә тәмле сүзнең кадере бетми. Рәхәте әйткән кешегә дә, ишеткән кешегә дә җитә. Безнең телебездә “тәмле” сүзләр бихисап. Сез дә беләсез аларны. “Матур сүзләр” уены (чылбыр буенча матур сүзләр әйтү). Иртәне матур сүзләр белән башладык, кич белән нинди сүзләр әйтәбез? (Хәерле кич һ.б.)
Л.Леронның”Хәерле иртә” җыры башкарыла.
Хәкимҗан Халиковның “Хәерле иртә” шигырендә матур гадәтләр турында нәрсәләр искә төшерә? Фикерләрегезне дәлилли торган юлларны шигырьдән табып укып күрсәтегез.
Слайд №7, №8, №9
(каз, үрдәк бәбкәләре, чеби рәсемнәре слайдларда күрсәтелә)
-Ә сез әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтәсез?
IV. Физминут.
Слайд № 10
Ә. Бикчәнтәева портретын күрсәтү. Кыскача тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.
Балалар язучысы Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева 1913нче елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. Укытучылык курсларын тәмамлый. Балалар дөньясында кайнаганга, алар өчен бик күп китаплар яза.
Слайд №11
Аның “Бакча гөлләре”, “Бүген һәм иртәгә”,”Күңелле сөйләшүләр”, “Без бит өмет йолдызлары”, “Яз шатлыгы”, “Минем танышларым” китаплары сезнең өчен язылган, балалар.
Ә хәзер дәреслекнең 58 нче битен ачыгыз. Мин сезне әсәрнең беренче бүлеге белән таныштырам.
Беренче бүлектә иң мөһим җөмләне табып укыгыз. Ни өчен шулай уйлыйсыз, фикерләрегезне мисаллар белән дәлилләгез.
Сез нинди юл кагыйдәләрен беләсез? (укучыларның фикерләре тыңлана)
Әсәрнең икенче бүлеген балалардан укыту.
Өстәл янында балалар үзләрен ничек тоталар? Аларга “Тәрбия китабы”ннан киңәшләр бирегез әле.
Әсәрнең өченче бүлеген эчтән укып сөйлиләр.
Равил һәм аның апасы өстәл янында үзләрен ничек тоталар? Аларның кайсы гадәтләре сезгә ошамады? Китаптан табып укыгыз.
Безнең әби-бабайларыбыз бу әдәпсез гадәтләргә карата нинди фикердә? Алар сезни ничек тәрбияли?
Балалар, ә хәзер бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә җөмләләр язылган карточкалар өләшәм. Сез ул җөмләләрне бүген без укыган әсәрнең эчтәлегенә туры китереп ,дөрес урнаштырырга тиеш буласыз.
Бирем парларда эшләнә, бер-берләренең эшләрен тикшерәләр. Дөрес җаваплар слайдта күрсәтелә. Слайд № 12
Укучылар, әдәп-әхлак кагыйдәләре ни өчен кирәк соң? Ул безне нинди булырга өйрәтә?
V. Рефлексия.Балалар, без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Х. Халиков, Ә.Бикчәнтәева әсәрләрендә нинди фикер ята?
VI. Үзбәя
VII. Өй эше “Хәерле иртә” шигырен ятларга, 57б.
МБГБУ “Усали урта гомумбелем бирү мәктәбе”
Тема: Хәкимҗан Халиков “Хәерле иртә”, Әминә Бикчәнтәева “Өстәл янында”
( Әдәби уку дәресе)
Башлангыч сыйныфлар укытучысы
Шарифуллина Д.М.