Выступление на ШМО учителей татарского языка и литературы “Актуальные проблемы в преподавании татарского языка и литературы”.


Пестречинская специальная коррекционная
общеобразовательная школа – интернат VIII вида.
Выступление на МО
учителей татарского языка
“Актуальные проблемы в преподавании татарского языка и литературы”.
1457325344170«Психофизические возможности и адаптация
первоклассников к школе».
«Психофизические возможности и адаптация
первоклассников к школе».

Учитель
татарского языка и литературы:
Муллахметова Р.А.
Ноябрь, 2015год
«Татар телен һәм әдәбиятын өйрәтүдәге актуаль проблемалар».
Бүгенге көндә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде: татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугать материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды һәм башка төрле чаралар керелде. Татар теленең берникадәр абруе күтәрелде.
Әмма шулай да без татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел әле.
Татарларның да үз телендә иркен аралашканнары чагыштырмача күп түгел. Чөнки күбесе эш урыннарында рус телендә аралаша, җәмәгать урыннарында, транспортта, урамда да, кагыйдә буларак, рус телендә сөйләшә.
Олы яшьтәге һәм урта буын татар кешеләре гаиләдә күбрәк үз телләрендә сөйләшсә дә, шәһәр яшьләре һәм балаларының күбесе өйләрендә дә русча сөйләшә, русча аралашалар.
Әлбәттә, балага туган тел иң беренче чиратта гаиләдә сеңдерелә. Гаиләдә, аннан соң балалар бакчасында, башлангыч мәктәптә туган телендә тәрбияләнгән бала ана телен инде онытмаячак, ди белгечләр. Аннан соң, ана телендә тәрбияләнгән бала тәртиплерәк, әхлаклырак, туган җанлырак та була.
Кешеләрне көчләп туган телләрендә гeнә сөйләштереп булмый.
Бүгенге көндә татар телен укытудагы проблемаларыбыз аз түгел әле. Бу бигрәк тә туган телләрен начар белгән яки бөтенләй белмәгән балаларны өйрәтүгә карый. Мәктәпләрдә укыган балаларның ата-аналарыннан татар телен өйрәтүгә карата зарлануларын еш ишетергә туры килә. Мәктәпләрдә тугыз ел буе туган тел дәресләренә йөргән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсе дә канәгатьләнерлек түгел.
Укучыларның татар телен җитәрлек белмәүләренең һәм еш кына бу телне өйрәнүгә тиешле җитди караш, игътибар булмауның төрле сәбәпләре бар.
Беренчесе - балаларның сөйләм теле ярлы, сүзлек запасының аз булуында;
Икенчесе –дәреслекләрнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмавы;
Өченчесе –туган телләрендә сөйләшми торган татар балаларын татар теленә өйрәтүнең методикасы камил булмавы;
Дүртенчедән- патриотлылык рухы, милли горурлык хисе, әхлакый тәрбиясе җитмәү.
Бишенчедән- рус телле балаларның татар теленә ихтыяҗы булмавы.
Туган телне саклау, үстерү төшенчәсе аннан файдаланучыларның санын арттыруны гына түгел, телнең сыйфаты, ягъни дөрес кулланылышы тиешле дәрәҗәдә булуны да күздә тота.
Баланың сөйләмен үстерү, әлбәттә, аны сөйләшергә өйрәтү дигән сүз. Сөйләшү – ул аерым сүзлек запасына ия булу, аларны актив куллана белү, үз фикереңне аңлаешлы итеп әйтеп бирү, тирә-яктагы кешеләрнең сөйләмен аңлау, игътибар белән тыңлый белү һ.б. бик күп нәрсәләр. Боларның барысын да бала мәктәпкәчә чорда олылар ярдәме белән үзләштерә. Тәрбиячеләрнең дә төп бурычлары булып балаларны дөрес һәм чиста итеп туган телдә сөйләшергә өйрәтү, әйләнә-тирә мохит һәм табигать белән таныштыру, баланың фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету, авыз артикуляциясен булдыру тора.
Мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләме дөрес, сүзлеге бай булу аның мәктәптә уку чорында төпле белем алуы өчен бик әһәмиятле. Мәктәптә укыган чорда аеруча авазларны дөрес әйтү культурасын үстерүгә күп көч куярга кирәк дип уйлыйм. Чөнки безнең балалар авазларны әйткәндә күп кенә хаталар җибәрәләр. Боларга түбәндәгеләр керә:
а) аерым авазларны дөрес әйтмәү;
ә) сүздәге аваз һәм иҗекләрнең урынын үзгәртү яки төшереп калдыру;
б) ашыгып сөйләү сәбәпле, авазлар артикуляциясенең зәгыйфьлеге;
в) баланың сөйләм сулышындагы кимчелекләре: өстән-өстән генә, еш-еш һәм тавышлы итеп, паузасыз тын алу;
г)сөйләм темпы белән идарә итә белмәү,паузаларны тиешле урында ясамау,сөйләмнең бөйләнешле булмавы да  борчу тудыра.
Бүгенге көндә татар теле дәреслекләренең дә җитешсезлекләре бик күп. Балага күбрәк кагыйдә өйрәтелә, ә бит ул татарча начар аңлый, аңламаучылары да байтак. Аны башта чит телен өйрәнгән кебек сөйләшергә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Уку, әдәбият дәреслекләрендә дә рус балалары аңларлык текстлар булса, күпкә отышлырак булыр иде.
Без дәресләрдә укучыларны мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтәбез. Тик шунысы кызганыч, бигрәк тә рус мәктәпләрендә бу хәл ителмәслек иң зур мәсьәләрнең берсе булып кала, чөнки бала тәнәфестә үк русча сөйләшүгә күчә, шунлыктан предметара нәтиҗәләр өстендә эшләргә кирәк.
Укытучы дәрестә укучыларны татар теле белән кызыксындыруның эффектив методларын эзләргә тиеш була. Бүгенге көндә татарча мультфильмнарны куллану уңай нәтиҗәләр бирә. Матур язуга игътибар аз, хәзер бу эшкә вакыт калмый, чөнки дәреслекләрдә күнегүләр бик күп күләмдә бирелгән, бераз гадиләштереп һәм конкретлаштырып бирелсә иде. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының да бүгенге көндә сүзлек хәзинәсе бай түгел, чөнки шәһәр мохитында балалар рус телендә генә аралашалар, шунлыктан дәреслектә бирелгән әсәрләрнең эчтәлеген аңлап бетермиләр, материалны үзләштереп бетерү мөмкин түгел, татар теле дәресләрендә терминнар авыр үзләштерелә, ышкы, өтерге, көртлек һәм шундый кайбер пасссив сүзләрне укучы аңламый.
Рус балаларына татар телен өйрәтүдә Р.З. Хәйдарованың “Күңелле татар теле” дәреслекләре уңышлы дип саныйм. Тик шулай да бу дәреслекләр гомуми белем бирү мәктәпләре өчен төзелгән, шуңа күрә без әлеге дәреслекләрнең бөтен материалын да түгел, ә өлешчә генә өйрәнергә мәҗбүр булабыз. Әлеге дәреслек белән эшләү балаларга ошый. Әлеге дәреслекләргә мультимедия кушымтасының булуы зур ярдәм. Безнең мәктәп балаларының физик үзенчәлекләрен дә исәпкә алырга туры килә, алар хәтерләренең начар булуы белән дә аерылып тора.
Язу өстендә дә өстәмә эшләргә туры килә, бу балаларның хәрефләрне бутавы белән бәйле. Бигрәк тә татар хәрефләрен ә –е, ү-у, ң-н, җ-ж, һ-х не укучылар алыштырып язалар.
Мин һәр дәресемдә белем бирү белән беррәттән, укучыларымда кешелеклелек, рухи яктан дөрес, башка милләтләргә карата хөрмәт хисләрен, толерант шәхес тәрбияләү өлкәсендә эчтәлекле эш алып барырга һәм әдәби әсәрләр йогынтысында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре формалаштырырга тырышам.
Халык авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, музыка, җыр сәнгатенә мөмкин кадәр ешрак мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле дип саныйм. Әйтик, әкиятләр, мәзәкләрне укып яхшыны яманнан аерырга өйрәнсәләр, җырларыннан илһам алалар. Укучыларым белән байтак әкият, табышмак, мәкаль, әйтемнәрне өйрәнәбез. Аларда әхлак сыйфатлары киң чагылыш таба.
Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә, рус балаларын да әлеге чараларда катнаштырырга тырышам, җырлы- биюле уеннар, табышмак ,мәкальләр өйрәнәбез. Халык йолалары,традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт,табигатькә сакчыл караш,үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә.
Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә. Ул яшь кешенең эчке дөньясын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен күздә тотып эшләргә бурычлы.
1нче сыйныф укучыларының психик, физик
үзенчәлекләре һәм аларның мәктәпкә ияләшү чоры.
Коррекцион мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керүче балалар җитәрлек дәрәҗәдә сәламәтлеге булмаган ,теге яки бу физик һәм психик тайпылышлары булган балалар. Мондый балаларның белем алу мөмкинчекләре һәм эшчәнлекләре түбән, бик тиз арыйлар, шуның нәтиҗәсендә мөһим булган функциональ системалары артык киеренке халәттә була.Әлеге сәбәпләр баланың мөмкинлекләрен кискен чикли,аларның мәктәпкә ияләшү чорын авырлаштыра.
Безнең коррекцион мәктәп балаларның мәктәпкә ияләшү чоры җиңел һәм тиз барсын өчен уңайлы шартлар булдырырга тырыша .Моның өчен укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алына. Баланың шәхес буларак үсеше тәэмин ителә.
Беренче сыйныф укучысының сәламәтлеге аның мәктәп тормышын оештыруга җитди караш таләп итә: уку режимын үтәү, уку нагрузкасының интенсивлыгы, укыту методикасын дөрес сайлау, гигиена таләпләрен үтәү, сыйныфта эмоциональ климат булдыру һ.б.
Җиде яшьлек баланың психофизик үзенчәлекләре.
Социаль үзенчәлекләре:
Яшьтәшләре һәм өлкәннәр арасында үз урыннарын танып-белүгә сәләтлеләр;
Барысы да аралашуга сәләтле түгелләр;
Тәртипләрен контрольдә тоталар, рөхсәт иткәннән читкә чыкмыйлар;
Кызгана һәм хәлгә керә беләләр;
Көндәлек тормышта, уенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үти алалар;
Әйләнә-тирә дөнья предметлары турында белемнәре җитәрлек түгел;
Яңа материалга кызыксынулары аз.
Гомуми үсеш һәм фикерләү үзенчәлекләре:
Танып белү һәм күрү аша;
Туган телнең авазларын дөрес әйтә алмау;
Төрле фигураларны формасы , күләме,төсе һәм башка билгеләре буенча төркемли белмиләр;
Күрү аша танып-белү координациясенең йомшак булуы(гади геометрик фигураларны ясый белмиләр, хәрефләрне, саннарны тиешле зурлыкта яза белмиләр);
Кул моторикасының йомшак үсеш алуы;
Сөйләм теленең артка калуы;
Сөйләм запасының ярлы булуы;
Пространствоны кабул итүнең йомшак булуы(уң-сул, ас-өс,ал-артны бутау).
Игътибарның үзенчәлекләре:
Игътибарның ирекле булуы һәм тотрыксызлыгы,
Бала бер эш белән 7-8 минут кына шөгыльләнә ала, укытучы шуны истә тотып дәрестә укуның төрле формаларын кулланырга тиеш,
Балалар бер төрдән икенче эш төренә тиз һәм еш күчә алмыйлар(бер дәрестә өчтән артмаска тиеш).
Хәтер үзенчәлекләре:
Бала ике генә әйберне истә калдыра ала,
Баланың сайлап алу рәвешендә генә истә калдыруы,
Укытуның күрмә алымын куллану истә калдыруны яхшырта.
Беренче сыйныф укучылары укытучы кушканны үти ала, әгәр алар кыска һәм төгәл булса, шулай ук эзлеклелек сакланса. Ләкин әле алар үз эшләренә бәя бирә алмыйлар, хаталарын да төзәтә белмиләр.
Шуны истә тотарга кирәк: бу яшьтәге балалар бик хисчән,үз ялгышларын яки уңышларын күңелгә якын алалар.Шуңа күрә аларны үсендереп, мактап торырга кирәк.
Беренче сыйныфларның адаптация чоры аларның мәктәпкә ничек тиз ияләшүеннән тора. Беренче уку елында бигрәк тә авыр алар өчен: гадәти яшәү рәвеше үзгәрә, ул яңа шартларга,яңа эшчәнлеккә, яңа кешеләргә җайлаша. Бу бигрәк тә физик һәм психик тайпылышлары булган балаларда ачык күзәтелә.
Күзәтүләрдән күренгәнчә, балаларның 50% ы 1-3айда ияләшә, калган 50% ына күбрәк вакыт кирәк була. Алар беренче яртыеллык беткәнче укуга караганда уенга өстенлек бирергә мөмкиннәр,укытучының сорауларынашунда ук җавап бирмәскә мөмкиннәр, мөнәсәбәтләрне көч ярдәмендә ачыклыйлар, еш кына сугышалар, елыйлар, зарланалар. Андый балаларның укуда да кыенлыклары була, шуның өстенә сәламәтлекләре дә борчый.
Укытучы үз эшчәнлеген әлеге кыенлыкларны истә тотып төзергә тиеш. Ул тыныч, сабыр , тотнаклы булырга тиеш, балаларны мактау аша укытырга һәм иптәшләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга булышырга тиеш. Дәрестә эшнең күләме салмак артырга, “кечкенәдән зурга”, “таныштан таныш түгелгә” алымы аша булырга тиеш. Дәреснең вакыты 35минуттан тора, ике физминутка үткәрелә. Контроль эшләр үткәрелми, өй эше бирелми. Беренче сыйныф укучылары икенче елга калдырылмый.
Быел беренче сыйныфта тугыз укучы: барысы да малайлар. Балалар төрле дәрәҗәдәге әзерлектә.
Афанасьев Денис - малай бик үзенчәлекле, рус милләтеннән, инвалид. Мәктәпкәчә бернинди тәрбия алмаган. Үз-үзенә хезмәт күрсәтә белми. Укуга кызыксынуы бар, ләкин игътибары бик кыска вакытка гына җитә. Эшне ни өчен үтәгәнен аңлап җиткерми. Бертөрлелектән тиз туя. Сөйләшүе начар, бөтен хәрефләрне дә әйтә алмый.
Верейкин Даниил – рус малае, дәрестә озак вакыт игътибарын туплый алмый. Тиз ара. Эшне ахырына җиткерергә яратмый, чит әйберләргә игътибарын юнәлтә. Башкалар артыннан кабатлый. Төсләрне белми. Укытучы күзәтүе астында яза ала. Эшнең нәтиҗәсе аны борчылмый. Ләкин киләчәктә укуга кереп китер дип уйлыйм.
Зайнуллин Эльвин – малай татарча өлешчә аңлый. Аңлаганын һәрвакытта да татарча әйтеп бирә алмый. Язарга бик яратмый, язма эшне кәефенә карап үти. Киләчәктә укуга кереп китә алыр дип уйлыйм. Тәртибе төрлечә була. Бик хисчән, уңышларына сөенә. Ике хәрефне кушып укый башлады.
Сайфутдинов Ленар – бик әкрен малай, инвалид. Татар малае, татарча яхшы сөйләшә. Укуга ияләнеп килә. Хәрефләрне үзе язарга тырыша. Шулай да гел укытучы күз алдында тоту кирәк, гел “яз, яз әйдә” дип исенә төшереп торырга кирәк. Ләкин киләчәктә яхшы укыр дип уйлыйм. Иптәшләренә ияләнеп җитте, башта бер дә сөйләшмәсә, хәзер бөтенесе белән дә сөйләшә, үзен яклый да ала.
Сиризитдинов Тимур – малай татарча иркен сөйләшә. Игътибар үзәгендә булырга ярата. Язуын үзе башкара, кайбер хәреф элементларын язганда укытучы ярдәменә таяна. Үзен бик иркен тота, оялмый. Хәтере яхшы, яңа сүзләрне истә калдыра.
Саттаров Джамшед – таджик малае. Татарча бөтенләй белми, русча авырлык белән сөйләшә. Сорау бирсәң, синең сүзләреңне кабатлый. Игътибарын туплый алмый. Язуны аңламыйча башкара, юлга язу яки баш хәрефтән язу дигәнне аңламый. Дәфтәргә укытучы ярдәме белән яза. Бер-ике хәреф язуга бөтенләй башка сызыклар, хәреф элементлары яза башлый. Әлегә укуга кереп китә алмый, киләчәктә әз булса да үзгәреш булыр дип уйлыйм.

Матаев Руслан - татар малае, татарча яхшы аңлый, ләкин сөйләшүе йомшаграк. Бөтен хәрефләрне дә әйтә белми. Язуны үзе башкарырга тырыша, укытучыны ярдәмгә чакырырга оялмый. Тырыш малай, рәсемнәрне матур ясый. Эшнең нәтиҗәсе белән кызыксына, аңлап эшли. Хәрефләрне таный, ике хәрефне кушып укый башлады.
Фомахин Иван – рус малае. Тырышлыгы кәефенә карап. Үзе турында бик югары фикердә, кисәтү ясаганны яратмый, гел ул беренче булырга тиеш дип уйлый. Характеры буенча усал. Үзен яклый ала, башкаларны рәнҗетергә дә күп сорамый. Уйнарга ярата, балалыктан әлегә чыгып җитмәгән. Дәфтәрдә язуларны үзе башкара, ялгыш язса, борчыла. Эшне аңлап башкара, нәтиҗәсе белән кызыксына, матур яза. Уку күнекмәләрен дә үти башлады. Киләчәктә яхшы укыр дип уйлыйм, тик тәртибен үзгәртергә кирәк.
Шакиров Илназ – бик үзенчәлекле малай, инвалид. Малай татарча аңлый , төсләрне бутый. Язарга яратмый, кулыннан тотып язганда да сабырлыгы җитми, бик кире,укуга карашы кәефенә карап.Кәефе яхшы булса, тырышырга мөмкин, яисә киресенчә язганын да бозып бетерә.Хәтере юк, бик тиз оныта. Иптәшләре белән үзен төрлечә тота, усал. “Ярамый” дигән төшенчәне кабул итәргә теләми. Язганда ике генә билгене истә калдыра, шул ук билге кабатланганда эзлеклелек югала, нәрсә язганын оныта. Кызыксынучан, тора-бара яхшы якка үзгәреш булырга тиеш, малай әлегә балалыктан чыкмаган. Дәрес вакытында урыныннан торып китәргә дә мөмкин.

Әлеге сыйныфта дәрес структурасын бик уйлап төзергә туры килә. Дәреснең уен формасын куллану отышлы. Күрсәтмә материал бай һәм аңлаешлы булырга тиеш. Балаларның хәтерләре начар булу сәбәпле, аз материал алып, аны күп тапкыр кабатларга туры килә. Тик шулай да укучыларда киләчәктә уңай якка үзгәреш булыр дип өмет итәсе килә.