Конспект урока окружающий мир 3 класс на тему Урман — тылсымлы сарай


Предмет Әйләнә – тирә дөнья
Класс 3
Укытучы Сафина Энҗе Рәшит кызы
Тема «Урман - тылсымлы сарай»
МаксатУкучыларны урман бергәлеге үзенчәлекләре белән таныштыруПланлаштырылган нәтиҗәПредмет күнекмәләре Планлаштырылган УУГ Шәхси күнекмәләр
- “табигать бергәлеге” төшенчәсен укучылар укытучы белән конкретлаштыралар,
- укучылар табигать бергәлеген урман мисалында характерлый алалар,
- урман структурасы (үсемлекләрнең урнашу яруслары) турында күз аллау булдыра,
- урман бергәлегендә матдәләр әйләнешен характерлый алалар,
- матдәләр әйләнешендә туфрак, гөмбә һәм бактерияләрнең ролен китереп чыгаралар алалар.
Шәхси:
уку материалына танып белү кызыксынучанлыгы формалаштыру;
эш барышында үз – үзләренә бәя бирә белүләрен үстерү.
Регулятив:
тәкъдим ителгән план буенча эш итү һәм карар чыгара белү осталыгы;
дәрес барышында алган белемнәрне кулланып уку мәсьәләсен кую;
үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәсен алдан әйтеп куярга, бәя бирә белергә өйрәтү.
Танып - белү:
уку биремнәрен үтәү өчен барлык чыганакларны кулланып кирәкле информацияне эзләү;
уку материалын анализлый, синтизлый, нәтиҗә чыгара белү осталыгы ;
проблеманы кую, формалаштыру һәм мөстәкыйль , команда белән чишү юлларын эзләү.
Коммуникатив:
үз фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп җиткерә белергә;
информация җыйганда иптәшләрең һәм укытучы белән хезмәттәшлек.
Урман бергәлегенә сак караш тәрбияләү.
Төп төшенчәләрЯрус
Бергәлек
Бактерия
Матдәләр
Предметара бәйләнешМузыка һәм уку
Эшне оештыру төрләреИндивидуаль һәм парлы эш
Чыганаклар :- төп- өстәмә- презентация, китап «Әйләнә – тирә дөнья» 3 класс 1 кисәк. А. Плешаков, М.Ю. Новицкая, ЭОР «Ярусная структура леса»
-“Ачыклагыч – атлас” Плешаков А.А., “Великан на поляне” Плешаков А.А. китабы.
- “Шүрәле” җыры, кошлар тавышы.
Дәреснең этаплары
Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.
Максат: укучыларда дәрескә кызыксындыру тудыру. Рәхмәт, Кояш
Таң китердең
Бар дөньяны ялт иттердең.
Нурың төште бүлмәбезгә,
Җылы, рәхәт һәммәбезгә.
Хәерле иртә, балалар!
Елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.(слайд1) Исәнләшәләр.
Өй эшен тикшерү.
Максат:күзгә күренми торган җепләр турындагы белемнәрне ачыклау. -Конверттан 1 нче номерлы биремне алабыз, эшлибез.
-Эшлиләр, тапшыралар.
Актуальләштерү.
Максат: үткән темаларны искә төшерү һәм кабатлау.
- Үткән дәресләрдә без үсемлекләр, хайваннар дөньясы һәм табигатьнең 4 көче белән таныштык. Туфракның составын, аның тере организмга әһәмиятен өйрәндек.
- Искә төшерик әле, үсемлекләрне без нинди төп төрләргә бүләбез? (подсказка на стр. 78)
-Үсемлекләр үссен өчен нинди шартлар кирәк?
- Үсемлекләргә минерал тозлар һәм су каян килә?
-Минерал тозлар ничек барлыкка килә?
- Ә нәрсә ул черемә?
-Үсемлекләр тормышта нинди роль уйный?
- Сез нинди төр хайваннарны беләсез?
- Агачлар, куаклар, үләннәр, кыргый һәм культуралы үсемлекләр.

- Кояш, су, минерал тозлар.

- Туфрактан.
- Черемә ярдәмендә.
- Үсемлек һәм хайван калдыклары.
- Алар туклыклы матдәләр һәм углекислый газны сулап кислород эшләп чыгаралар. Барлык тереклек ияләре сулый алалар.
- Үсемлек ашаучылар, ерткычлар, барсын да ашаучылар.
Уку мәсьәләсен куеп яна теманы аңлату.
Максат: яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.
-Сез ничек уйлыйсыз бу Җир байлыкларын барсын да нинди тылсымлы бер урында очратып була икән? Бүген бездә - сәяхәт дәрес. Кулларыгызны тез өстенә куегыз һәм күзләрегезне йомыгыз. Без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз , кая икәнен сез үзегез әйтерсез.
(Урман тавышларын чыгарган файлны ачам,шигырь укыйм.)
Шаулый анда һәрбер агач,
Көчле җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк,
Кояш нуры төшкәндә.
Ямьле язлар килү белән
Чут-чут сайрыйлар кошлар,
Тиен, керпе, бүре, куян
Йөриләр бер сукмактан… (слайд 2)
-Балалар , бу кыска вакыт эчендә сез кайда булдыгыз? Без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән? (слайд 3)
- Урманда тагын үсемлек һәм хайваннардан башка тагын нәрсә очратырга була? Җәй көне без урманга нәрсә җыярга барабыз? (слайд5)
- Гөмбәләр урманда ни өчен кирәк?
- Әйдәгез нәтиҗә ясыйк, үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр һәм тере булмаган табигать бер – берсе белән ничек бәйләнгәннәр?
- Ә менә шушы бәйлелекне нинди фән өйрәнә?
- Без бик күп нәрсәләрне искә төшердек. Безгә бу белемнәр дәрестә кирәк булыр. Экология фәнендә шушы бәйлелек ничек атала икән?
-Алар берсе белән берсе табигатьтә бергә йөриләр. Шулай булгач табигый бергәлек дип атала.
- Табыйгый бергәлек – ул, тере һәм тере булмаган табигатьтә, әйләнә – тирә мохитнең мәгъсус шартларда барлыкка килгән җыелма.
-Нәрсә ул урман? (слайд 6)
- Урманда.
- Гөмбәне.
- Алар белән хайваннар туклана?

- Туфрак үсемлекләрне минерал тозлар белән тукландыра. Үсемлекләр кислород бүлеп чыгаралар һәм туклыклы матдәләр бирәләр. Хайваннарга азык булып торалар. Хайваннар аларның орлыкларын һәм җимешләрен тараталар. Гөмбәләр дә хайваннарга азык булып торалар.
- Экология
-Укучылырның тәкъдимнәре.
-Урман - ул үсемлекләр , хайваннар, гөмбәләр, микроорганизмнар бергәләшеп уртак тормыш белән яшәүче табигый бергәлек.
Уку мәсьәләсен кую
Максат: проблеманы куя һәм формалаштыра белергә өйрәтү. - Безгә бүген дәрестә нинди максат куела? (слайд 7) - Безгә бүген урман табигый бергәлегендә нинди үзара бәйләнеш яшеренгәнлеген белү максат итеп куела
Танып – белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат:үз фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп җиткерә белергә өйрәтү. Урманда нәрсә үсә?
(слайд 8,9,10)
-Әйдәгез әле, аларны бер группага җыеп куйыйк. Аларны бер сүз белән ничек дип атарбыз? (слайд 11)
Урманда нәрсәләр яши?
(слайд 12)
-Балалар ,урманда күргән бөҗәкләрегезне санап чыгыгыз әле.
(слайд 13)
-Балалар, урманда күргән җәнлекләрне санап чыгыгыз әле .
(слайд 14)
-Урманда нинди кошлар күргәнегез бар?
- Әйдәгез әле, боларны да бер группага җыеп куйыйк. Аларны бер сүз белән ничек дип атарбыз? (слайд 15)
-Менә сез үсемлекләрне санаганда этажлар дидегез. Ә ул этажларны яруслар дип атыйлар. Игътибар итсәгез баскыч килеп чыкты.
-Әйдәгез, китапның 100 битен ачыгыз. Урмандагы организмнарның күптөрлелеге белән танышырсыз.

- Үлән ашаучыларны, бөҗәк ашучыларны, ерткычларны, барсын да ашаучыларны санап чыгыгыз.
-Тагын нэрсэлэрне санамыйча калдырдыгыз?
-Бактерияләр – туфракта микроскопсыз күреп тә булмый торган бик кечкенә организмар. (слайд16)
- Берничә туклану чылбыры төзеп карыйк әле. (слайд 17)
(Укучылар чыгышы)
1. Без – агачлар урманның төп яшәүчеләре. Урманда без иң өске этажда яки яруста үсәбез .
2. Без - куаклар бер ярус аста урнашканбыз .
3. Без – кечкенә куакчыклар , үләннәр куаклардан астагы этажда яшибез. Безгә күләгәдә дә яхшы,яктылык бик кирәкми.
4. Без , мүкләр, лишайниклар яшел йомшак келәм булып туфракны каплап торабыз. Без иң аскы яруста яшибез.
-Үсемлекләр.
1.Урманда үсемлекләр күп булганга күрә, бөҗәкләр дә күп . Без- иң зур группа .
-Саныйлар.
2. Без җәнлекләр бик күп төрле .Безнең арада ерткыч, үлән ашаучы, кимерүчеләр бар.
-Саныйлар.
3. Бөҗәкләргә караганда аз булсак та, без – урман кошлар да җитәрлек.
-Саныйлар.
-Хайваннар.
-Санап чыгалар.
-Бактерияләрне
-Имән чикләвеге – тычкан – ябалак
Усак – куян – бүре
ФизминуткаБүген дәрескә кем килгән? Ул кайда яши?
(слайд 18-27) Шүрәле. Урманда.
Танып – белү эшчәнлеген дәвам итү.
- Сез инде “табигаттә су әйләнеше” белән таныш. Ничек барлыкка килә ул?
- Урманда да шундый әйләнеш юкмы икән? Ул ничек атала икән? 102 биттәге рәсемне карагыз. Сез монда нәрсәләр күрәсез? Нәрсәләр катнаша матдәләр әйләнешендә? (слайд 28)
- Бик кечкенә нинди организмнар инде ул? Без аларны ни өчен хезмәтчеләр дибез? Алар кайда? Нәрсә эшлиләр? Алар нәрсә барлыкка китерәләр дидек?
- Черемәдән нәрсә барлыкка килә?
- Тозлар нишли?
- Әйләнештә үсемлек нинди роль уйный?
- Үсемлекне, хайван калдыкларын, гөмбәләрне, бактерияләрне без матдәләр дибез. Без бу әйләнешне ничек атый алабыз?
(слайд 29)
- Менә шулай урманда матдәләр әйләнеше дәвам итә. Барсына да эш табылды. Һәр нәрсәнең үз эше.
Әгәр берсенең эше туктаса нәрсә була? - Укучылар сөйлиләр.
- Үсемлекләр, хайваннар, бактерияләр, гөмбәләр, корыган үсемлек һәм үлгән хайван калдыклары.
- Бактерияләр. Алар туфракта булалар, үлгән калдыкларны эшкәртеп черемә ясыйлар.
- Минераль тозлар.
- Тозлар суда эреп үсемлекне туендыралар.
- Үсемлек белән хайваннар туклана.
-Матдәләр әйләнеше.
- Әйләнеш өзелә, урманда яшәү туктый.
Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү.
Максат: куелган уку мәсьәләсенә җавапны команда белән чишү юлларын эзли белергә өйрәтү. -Урман тормышы кызыклы һәм катлаулы. Без бүген бик азы белән генә таныштык.
- Урманга бергәлекне җимермәс өчен нинди караш булырга тиеш икән ? Хәзер конверттан 2 номерлы биремне алыгыз. Биремне үтәгез.( прочесть рассказ «Шум в лесу» («Великан на поляне») и обсудить его, если останется время)
- Әйдәгез, урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен языгыз. Кагәзьне 4 кә бөкләргә, уртасына кадрат ясарга, язып куярга. Урманда үз – үзеңне тоту тоту кагыйдәләре дип.
- Без дәрескә нинди максат куйган идек?
- Максатка ирештекме? Нинди узара бәйләнеш яшеренгән?
- Язалар.
- Урман табигый бергәлегендә нинди үзара бәйләнеш яшеренгәнлеген белү.
- Үсемлекләр урманда яруслар булып үсә. Хайваннар бу этажларны узара бүлешә. Гөмбәләр һәм бактерияләр черемә ясарга булыша. Черемәдән минерал тозлар барлыкка килә. Суда эрегәч алар үсемлеккә эләгәләр. Шулай итеп матдәләр әйләнеше барлыкка килә.
Рефлексия.
Максат: эш барышында үз-үзләренә бәя бирә белүләрен үстерү. -Мин дәрестә белдем.......... .
- Миңа дәрестә охшады......... .
- Мин үземне мактый алам ........ .
(слад 30)
Уку эшчәнлеген йомгаклау.
Максат: эшләнгән эшкә йомгак ясау, класска һәм аерым укучыларга билге кую. - Кеше үзен урманда ничек тотарга тиеш?
Табигать ул-тиңсез хәзинә,
Шаулы урман,челтер чишмә дә.
Яшел болын да ул,зәңгәр күк тә,
Сакла аны,аңа син тимә!
Табигать -ул тиңсез хәзинә
Авылның ул яшел урамы.
Йомшак җилнең биттән иркәләве,
Алтын көзнең яфрак бураны.
Очкан күбәләк тә,сайрар кош та,
Кырмыска ул,шөпшә,ярканат.
Агач утырт,гөлләр үстер ,
Табигаьне,дустым,син сакла! (слайд 31)
-Менә безнең урманга сәяхетебез тәмамланды. Сезгә ошагандыр дип уйлыйм. -Язганнарын укыйлар.
Өйгә эш бирү.
Максат: укучыларны өй эшен эшләргэ этәргеч ясау. - 98-103 бит укырга, 103 биттәге биремнәрне үтәргә.
Матдәләр әйләнешен дәфтәргә ясарга. (слайд 32-33) ШУМ В ЛЕСУ
Тёплый, солнечный, майский день. Дубрава... Ещё совсем не тенистая: маленькие нежные листочки появились недавно. Под кронами больших дубов всё цветёт, и чудесный аромат пробудившегося весеннего леса наполняет воздух. Поют птицы, гудят пчёлы и шмели. На солнышке нежатся разноцветные мухи. Хлопочут по своим делам многочисленные муравьи. До чего же хорошо вокруг!
Вот что-то солидное, важное, круглое, всё мохнатое зависло в воздухе и опустилось на цветок ветреницы. Шмель? Да нет же, не он, а необычная муха — жужжало. А жужжит- то как, будто шмель!
И облака, такие добрые, плывут и плывут куда-то по чистому, голубому, высокому небу.
И вдруг рёв раздаётся, где-то там, на опушке, не звериный, не машинный, не человеческий, но рёв. Это группа юношей и девушек пришла в лес отдохнуть. И конечно, они взяли с собой магнитофон, а в лесу включили его на полную мощность. И всё куда-то сразу исчезло: и пение птиц, и гудение насекомых, и шелест молодых листочков...
Около тропинки, по которой проходила молодёжь, в небольшом дубовом дупле устраивали своё гнездо две синицы. Оглушённые непривычными звуками, птички быстро улетели с понравившегося им места. Наверное, очень испугались.
Не потеряют ли от испуга друг друга, вернутся ли на старое место? Хорошо, что ещё не успели отложить яйца и вывести птенцов, а то ведь те так и погибли бы в этом дупле без родительской заботы.
Маленькая лесная мышь, выбравшаяся из норки, чтобы погреться на солнце, в считанные секунды юркнула обратно. Только хвостиком, задрожавшим от страха, успела вильнуть.
Белка — с ветки на ветку, с ветки на ветку — поспешила подальше, подальше от опасного места.
Веселящаяся компания прошла по лесной тропинке, хохоча, громко разговаривая под грохот магнитофона. Прошла и скрылась среди дубов. А режущие слух звуки постепенно затухали и, наконец, совсем исчезли в большом отдалении.
Лес потихоньку стал приходить в себя. Запели птицы, сначала робко, а потом всё более уверенно. Вновь послышалось гудение насекомых, зашумели ветви дубов высоко над землёй, зашелестели травы. Маленькая мышка осторожно выглянула из норки...
Хочется сказать всем ребятам: обычную музыку и обычные песни можно послушать и дома. А в природе лучше слушать её музыку и её песни.
Да и шум не так уж безвреден для природы, как может иногда показаться. Особенно для лесных малышей. Потревоженные звери и птицы чаще всего стараются убежать или улететь. А птенцы и зверята, не поспевая за взрослыми, нередко теряются и гибнут.
Не будем создавать ненужный шум в природе. Ни в лесу, ни на лугу, ни на речке. Лучше будем слушать природу. Слушать, думать и радоваться.
“Терек табигатьтә күзгә күренми торган җепләр” темасына тикшерү эше
Уклар белән тоташтыр
ТӨЛКЕ
КАРЛЫГАЧ
КАРГА
КУЯН
БАКА
КАБАН
ЯБАЛАК
ПОШИ
БӨҖӘК АШАУЧЫЛАР
ҮСЕМЛЕК АШАУЧЫЛАР
ЕРТКЫЧЛАР
БАРСЫН ДА АШАУЧЫЛАР
Таблицаны үз мисалларың белән тулылындыр (1-2не):
Хайваннар группасы Хайваннар исемнәре
Ерткычлар Үсемлек ашаучылар Барсын ашаучылар 2. Ябалак азык табарга ничек җайлаша? Яз. _________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Белешмә өчен сүзләрне кулланып туклану чылбыры төзе. Уклар куй.

Белешмә өчен сүзләр : тычкан, бөркет, елан, имән
“Терек табигатьтә күзгә күренми торган җепләр” темасына тикшерү эше
Уклар белән тоташтыр
ТӨЛКЕ
КАРЛЫГАЧ
КАРГА
КУЯН
БАКА
КАБАН
ЯБАЛАК
ПОШИ БӨҖӘК АШАУЧЫЛАР
ҮСЕМЛЕК АШАУЧЫЛАР
ЕРТКЫЧЛАР
БАРСЫН ДА АШАУЧЫЛАР
Таблицаны үз мисалларың белән тулылындыр (1-2не):
Хайваннар группасы Хайваннар исемнәре
Ерткычлар Үсемлек ашаучылар Барсын ашаучылар 2. Ябалак азык табарга ничек җайлаша? Яз. _________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
3.Белешмә өчен сүзләрне кулланып туклану чылбыры төзе. Уклар куй.

Белешмә өчен сүзләр : тычкан, бөркет, елан, имән