Открытый урок.«Ф.Яруллин.Кояштагы тап»


3 нче Б сыйныфның татар төркемендә әдәби уку дәресе. Укытучы: Касимова Г.Ф.
МБОУ “СОШ №135”
Үткәрү вакыты:16.12.2013
Тема: Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясе.
Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Максат: 1. Хикәя белән таныштыру, эчтәлеген төшендерү; текстка караган лексиканы
сөйләмдә активлаштыру; сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның
аралашу күнекмәләрен үстерү; бердәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтү; сәнгатьле,
йөгерек, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү.
2. Фикерләү сәләтен үстерү, үзфикерләүне булдыру.
3. Әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Р.Х.Ягъфәрова.Уку китабы. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф татар балалары өчен уку дәреслеге. Казан, 2013; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, ноутбук,кечкенә кыңгырау.
Таратма материаллар:битләр,маркерлар,каләмнәр,карточкалар.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү. ”Хәерле көн!”
Партнерларны сәламлиләр : “Сине күрүгә мин бик шат!”
Кунакларны сәламлиләр : “Хәерле көн!”
2.Дәреснең максаты белән таныштыру.
- Укучылар,сезгә өйдә Ф.Яруллинның “Кояштагы тап”дигән хикәясен укып килергә кушылган иде. Без дәрестә аның эчтәлегенэ төшенербез, яхшылык һәм яманлык турында сөйләшербез.

II. Актуальләштерү.
“Микс – пэа – шэа”алымын кулланып укучылар үзләренә пар табалар (музыка куела).
“Нәрсә ул яхшылык?” “Нәрсә ул яманлык?”дигән сораулар куела. “Релли Робин” алымын кулланып җавап бирәләр.
Дамир,сиңа иптәшең ничек аңлатты? Синең үз фикерең,син ничек уйлыйсың?
Укучылар иптәшләренә үз фикерләрен белдерәләр.Җаваплар өчен бер-берсенә: ”Рәхмәт,миңа синең белән эшләве рәхәт булды” дип урыннарына утыралар.

III. Яңа материал. 1.Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән “яхшылык.яманлык” сүзләренең төшенчәсен аңлату.
Яхшылык – файда,уңайлык,изгелек
Яманлык – усаллык,начарлык,әшәкелек.
2. «Раунд тэйбл» алымын кулланып, өстәлдәге ак кәгазь битенә чиратлашып әниләренең яхшы сыйфатларын язалар(сәгать уңаена). Барлык өстәлләр дә бу эшне бер үк вакытта башкара. (кыңгырау...Вакыт чыкты). Шуннан соң һәр өстәлдән бер укучы җавапларны укып чыга.Җаваплар кабатланмаска тиеш.
- Рәхмәт,балалар! Ә без үзебезнең әниләргә борчу китермибез микән? Алар бәхетле булсын өчен сезгә нишләргә кирәк?(тырышып укырга,тәртипле булырга)
Хикәядәге аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик.
3.Сүзлек эше: тап – берәр өслектә аерылып торган нокта,яисә мәйданчык.
өтеп – яндырып,көйдереп
шомлы – куркыныч
Шул сүзләр белән җөмләләр төзиләр.(30 секунд вакыт бирелә.Кыңгырау шалтырый...).
4. Дәреслек белән эш.
Өйдә укып килгән “Кояштагы тап” хикәясе буенча сөйләшү.
Хикәядә нинди образлар бар?
Хикәядән әнисе образы турында язылган юлларны табып укыгыз.
Өзектән әнисенең ниләр эшләгәнлеген табып әйтәләр.
Әни кешенең төп сыйфаты – эшчәнлек икәнлеген әйттерүгә ирешү.
Төркемнәрдә эшләп рольләргә бүлеп укырга әзерләнәләр.Укыйлар.
Бу өзектә малайның нинди сыйфатын күрдек? ( төркемнәрдә фикер алышалар,30 секунд) 2нче төркем 1нче номерлы укучы кычкырып әйтә,3нче төркем тулыландыра.
Иң төп сыйфат: әнисе-эшчән,малай-ялкау икәнлеген күрдек.
Малай урынында булсагыз нишләр идегез?
Ял итү. Физкультминут «Фолоу зе лидер». «Кәрия-Зәкәрия» җырының көенә сыйныф бүлмәсе буйлап төрле хәрәкәтләр ясап йөрү. Лидер нинди хәрәкәтләр ясый, калганнар да шуны кабатлыйлар. Һәр өстәлнең үз лидеры. Көй туктагач, лидер артка баса һәм икенче укучы лидер була. Уен шулай дәвам итә. Һәр лидерга 30 секунд вакыт биргәндә, бу уенга 2 минут вакыт сарыф итәргә мөмкин
IV. Ныгыту.
1. «Билетик на выход» алымын кулланып, сорауларга җавап бирелә. Укучыларга сорау язылган карточкалар таратыла һәм җавапларын дәрестән чыкканда җыеп алына.
1) Малай кем белән яшәгән? 2) Малайның әнисе нәрсәләр эшләгән? 3) Авыру әнисе малайдан нәрсә сораган? 4) Малай нинди начарлык эшләгән? 5) Бу начарлыкны нәрсә күргән? 6) Кояшта нәрсә калган?

V. Йомгаклау.
1.”Әни өебезнең кояшы”,дип күзләребезне йомып 3 тапкыр кабатлыйк.
( Балалар күзләрен ачалар һәм гадәти булмаган кояш күрәләр:нурлар урынына әниләрнең фотосүрәтләре)




2.Сары кәгазьләргә әниләргә теләкләр язалар фото янәшәсенә ябыштырып куялар.
Мәсәлән: Бәхетле бул Исән-сау бул!
Сәламәт бул Янәшәмдә бул!
Озак яшә Кайгы күрмә!
Беркайчан да авырма! Авырма! Һ.б.

V I. Өй эше. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.
”Әни”турында аудио-җыр белән тәмамлана.
Укучыларга билгеләр кую һәм дәресне тәмамлап, алар белән саубуллашу.