Сценарий С?лам?тлек аланына с?ях?т.


Тугай мәктәбе

Әкият-пьеса
Сәламәтлек аланына
сәяхәт
Төзеде:
Музипова Венера
Рифгатовна

Сәламәтлек аланына сәяхәт.
(Музыка астында Карга керә.)
Карга. Борын-борын заманда
Кәҗә команда.
Саескан сотник,
Үрдәк үрәтник
Булган урманда.
Бик елак та булмаган,
Бик тәртип тә бозмаган,
Бик ялкау да булмаган
Бер Шүрәле яшәгән.
Яшәгән ди бу Шүрәле,
Бик зур газап кичереп,
Бөтен тәне сызлавыннан
Яшәгән, ди ул, интегеп.
Китапларны ятып укып
Күзләре кысылып беткән.
Бармаклары кәкре- бөкре,
Тешләре череп беткән.
Хәле начар булганлыктан,
Бөтен күңеле тулган, ди.
Чөнки бу Шүрәле белән
Менә нәрсә булган, ди.

(Шүрәле керә.)
Шүрәле. Зур газап эчендэ бүген кызарып туды таңым,
Сызлыйдыр бармак , тәннәрем.
Кем соң дәвалар мине?
Аһ, үләм. Харап булдым ич,
Коткарыгыз сез мине.
У-у-у. Үләм.
(Төлке керә.)
Төлке. Син кем?
Шүрәле. Курыкма син, өрекмә син,
Мин шыксыз Шүрәле түгел,
Өстерәлеп кенә йөрим,
Сәламәтлегем нык түгел.
Төлке (көлеп). Шүрәле, нинди Шүрәле?
Мондый Шүрәле була димени?
Бармакларың кәкре-бөкре,
Күзләрең кысылып беткән,
Тешләрең дә исән түгел,
Барысы да череп беткән.
Әллә инде бөкрең дә бар?
Кит инде, шул яшеңнән!
Дәваланырга кирәк сиңа
Кичекмәстән, күптәннән.
Шүрәле. У-у-у. Әйтәм ич, мине берсе дә танымый. Нишлим соң,
Төлке дус?
Киңәш бир.
Төлке. Менә миңа син кара,
Бармакларга, колакка.
Күзлегем дә юк бит минем,
Буй- сыным да бик зифа.
Шүрәле. Хәлләр начар, Төлкекәй,
Берәр серен әйтчекәй.
(Аягына барып егыла, тезләнә.)
Төлке. Я, я, ярый инде, ачам, ачам серемне.
Мин былтыр бик матур аланга килеп чыккан идем.
Шүрәле (бүлдереп).Ә-ә-ә (куркып). Былтыр, былтыр дисеңме?
Мин куркам аңардан. (Кача башлый.)
Төлке. Юк ла инде. Синең нинди былтырың булсын. Теге елны
дип әйтүем. Сиңа дәваланырга кирәк. Кичектермәскә.
Серле алан мәктәбендә
Бик күңелле, ди анда.
Һичкемнең һәм һичкайчан
Кайтасы килми аннан.
Анда иң кирәклесе-
Исәнлек икән,
Сәләмәтлек ачкычы
Шушында икән.
Шүрәле. Белсәң иде, белсәң иде
Минем сызланганымны.
Әйдә ашыгыйк, көтеп тормыйк
Тагын кемдер чыкканны.
Төлке. Ярый, әйдә киттек,
Тик минем бер шартым бар:
Уйнамасаң гына кети.
Чыгардым шундый карар.
Шүрәле. Юк, юк, кытыкламыйм.
(Китәргә җыеналар. Тик Шүрәле кузгалмый.
Төлке артына борылса, Шүрәле утырып тора.)
Төлке. Тор, әйдә нәрсә утырасың?
Нәрсә көтеп торасың?
Шүрәле. Автобус.
Төлке. Эх, син! Хәрәкәттә- бәрәкәт, дип
Әйткән бит синең бабаң.
Саф һаваны сулый- сулый
Барабыз әле, туган.
Раз, два, раз, два,
Һаваны иркен сула.
(Китәләр.)
Төлке. Чү, тукта. Карыйк әле,
Болар кая баралар?
(Куяннар сикерешеп керәләр.)
1куян. Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз,
Сабын белән юынгачтын
Бигрәк матур булабыз.
2 куян . Аш алдыннан һәрвакыт
Кулыбызны юабыз.
Чиста итеп, пөхтә булып,
Ашарга утырабыз.
1 куян. Кичен аякларыбызны
Сабын белән юабыз.
Юынырга яратабыз,
Без бик чиста торабыз.
2 куян. Иртәсен дә һәм кичен дә
Тешләрне чистартабыз.
Җемелдәп ялтырап тора
Таза, нык тешләребез.
(Сумкаларын куеп, юыну хәрәкәтләре ясап бииләр.
Аннары йөгерешеп чыгып китәләр.)
Төлке. Әйдә, без дә соңга калмыйк,
Барыйк алар янына.
(Чыгып китәләр.)
(Аю белән керпе керә. Физзарядка ясыйлар.)
Керпе. Сәламәт булыйм дисәң
Режим үтә һәркөнне.
Зарядкаңны калдырма
Иртәнге ашың төсле.
(Аю герен төшереп җибәрә).
-Ни булды сиңа, аю?
Аю. Хәлем авыр, мин үләмен,
Миңа кислород җитми.
Наркотик һәм явыз агу
Яшәргә ирек бирми.
Керпе. Уйлан, аю, ник кулланасың,
Сәламәтлекне бозып.
Көрәш наркотикларга каршы
Барлык көчеңне җыеп.
Аю. Еш кулланам гашишны мин,
Үләрмен ахры бер көнне.
Яшисегез килсә әгәр,
Ташлагыз героинны.
Керпе. Ташла син ул наркотикны,
Шифалы үләннәр белән дәвалан,
Сәламәт һәм яхшы булсаң,
Дусларың да күп булыр.
(Бүре керә).
Төлке. Бигрәкләр дә шыксыз бүре
Бу каян килеп чыккан?!
Әллә нинди бер яман чир
Гәүдәсенә ябышкан.
Бүре. Таныдыгыз көчкә, туташ,
Буламын мин бүре.
Тәмәке тарта-тарта,
Картайдым инде күпкә.
Иртәләрен көчле ютәл,
Тамагымны кырдыра. (ютәлли)
Тәмәкедән чыккан төтен,
Тын юлларын яндыра.
Төлке. Ник тартасың инде һаман,
Бетәсең бит, янасың.
Кара төтенгә тончыгып
Кибеп бетеп барасың.
Бүре. Ташлыйм, ташлыйм, тәмәкене
Яхшы бүре булам мин.
Сезнең арттан яхшылыкта
Бер адым да калмам мин.
(Тиеннәр керә).
1 тиен. Иртән иртүк торабыз,
Без чыныгып алабыз,
Бит-кулларны юабыз,
Вакытында ашыйбыз.
2 тиен. Һәрвакыт юып кына ,
Җиләк- җимеш ашыйбыз.
Яшелчәләр күп үстереп,
Витаминсыз калмыйбыз.
1 тиен. Барыгызга да кирәк
Җитезлек һәм үткерлек.
Хәзер миңа карагыз:
Бер, ике, өч, дүрт.
2 тиен. Уң якка да йөгерик,
Сул якка да йөгерик.
Армый -талмый хезмәт итеп,
Шулай бергә көн күрик.
(Барсы да керәләр.)
1 куян. Режим белән яшә син!
2 куян. Иртән зарядка яса!
1 тиен. Чисталыкны да сакла!
2 тиен. Витаминнар күп аша!
Бүре. Тәмәкене кулга алма!
Аю. Наркотикны кулланма!
Бергә. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Сәламәт яшик әле!
Шүрәле .Коткаручыларны күзли – күзли
Талып бетте күзләрем.
Менә кемнәр кирәк миңа,
Менә бит газизләрем.
Төлке. Күрдегезме, бу тамаша
Гыйбрәтле һәм хикмәтле.
Саклагыз сез, кадерләгез
Изге сәламәтлекне.
Җыр -“ Сәламәт булыйк”
Сәламәт булыйм дисәң
Режим үтә һәркөнне.
Зарядкаңны калдырма
Иртәнге ашың төсле.
Куш. Кул-аякны юыгыз,
Тешләрне чистартыгыз.
Пөхтәлекне, чисталыкны
Һәрвакыт яратыгыз.
Күрдегезме, дусларым,
Бергәләп эшлик әле.
Һаваны, суны чистартып,
Сәламәт яшик әле.
Куш. Якты юлдан атлыйк,дуслар,
Чиста, туры юл сайлыйк.
Сәламәтлек зур бәхет ул,
Чын кеше булып калыйк!