Конспект. Урманнар безне? байлыгыбыз. (1 класс)


“Урман – безнең байлыгыбыз” темасына
1 нче класста ачык класс сәгате
Тема. Кеше урмансыз яши аламы?
Дидактик максат. Кеше тормышында урманның әһәмиятен күрсәтү.
Психолгик максат. Баланың танып-белү сәләтен үстерү.
Тәрбияви максат. Табигатькә мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Дәрес барышы.
Уку мәсьәләсен кую.
Моннан берничә көн элек без кая бардык? (Без табигатькә экскурсиягә бардык.)
Нинди күренешләр ныграк тәэсир итте һәм исегездә калды? (Шүрәле белән очрашу.)
Сез Шүрәле турында нәрсәләр беләсез? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Урманда очраган Шүрәле сездә нинди тәэсир калдырды? (Ул безгә ошады: үзе җитез, матур сөйләшә, шаяра, безне ачуланмады.)
Шүрәле сезгә нинди сораулар бирде? (Ни өчен урманда шауларга ярамый? дигән сорау бирде.)
Шүрәленең сезгә берәр үтенече булдымы? (Урманымда кунак булыгыз, тик зыян китермәгез, дип үтенде.)
Сез аның соравына һәм үтенеченә җавап кайтардыгызмы? (Юк. Нигә шауларга ярамаганын беребез дә әйтә алмадык.)
Белергә теләр идегезме? (Әйе.)
Менә бүгенге дәрестә Шүрәленең соравына җавап эзлик, үтенечен дә ачыклыйк. Килештекме? (Балалар ризалык белдерәләр.)
Уку мәсьәләсен чишү.
-Урманда сез нәрсәләр күрдегез? (Балаларның җаваплары тыңлана.)
-Хәзер уйлап карыйк әле. Урман җәнлекләр һәм кошлар өчен нәрсә ул? (Урман алар өчен өй була.)
-Ә сезнең өегезгә, шаулашып, моңарчы күргәнегез дә булмаган ниндидер кешеләр килеп керсә, таяк белән өегезнең стеналарына сугып кычкыра башласа, сез нишләр идегез? (Полициягә шалтыратыр идек.)
-Урмандагы җан ияләренең телефоннары да, полицияләре дә юк. Алар безне куып та чыгара алмый.
Нәтиҗә:
Урманда шауларга ярамый. Андагы кошлар һәм җәнлекләрнең яшәеше өчен тынычлык кирәк.
Кош һәм җәнлекләрне куркытырга ярамый.
Үзбәя.
Күнекмәләр формалаштыру.
-Балалар, Шүрәле сезгә тагы нәрсә әйткән иде? (Урманда кунак булыгыз, тик зыян китермәгез, дигән иде.)
-Нинди үтенеч икәнен ачыклый алдыгызмы? (“Кунак булыгыз” дигәне аңлашыла: җиләкләрен, балан-шомыртларын җыеп ашагыз дигән сүз дип уйларга була.)
-Ә “зыян китермәгез” дигәнне кем ничек аңлый? Парларда киңәшегез, нәтиҗә ясагыз. (Балалар парларда киңәшләшәләр, төрле нәтиҗәләр ясала, һәр пар үз фикерен әйтә. Мөмкин булган вариантлар:
Салих таягы белән кырмыска оясын туздырды. Кырмыскаларга зыян килде...
Илдар кесәсенә выжлавык коңгыз салып кайткан. Зарарлы бөҗәкләрне ашаучы “урман докторлар”ын борчыган, имгәткәндер дә әле.
Алсу нарат гөмбәсен тапкач, аны йолкып алган, гөмбәнең “тамыр”дан үрчегәнен белми икән, кисеп кенә аласы урында гөмбәлеген дә куптарып чыгарган, инде анда үрчемәс тә...)
Укытучы. Урман турында әйткән нәтиҗәләрегез белән мин бик канәгать. Сез, чыннан да, үз хаталарыгызны аңлап, урманның дуслары була алачаксыз.
Үзбәя.
Рефлексив бәяләү.
-Балалар, кеше урмансыз яши аламы? Парларда уйлап нәтиҗә ясагыз.
Нәтиҗә:
Урман матур. Кеше урманга карап соклана, ләззәтләнә.
Урман юмарт. Кешегә җиләкләр, гөмбә һәм хуш исле һавасын бүләк итә.
Урман файдалы. Төзелеш өчен кешегә агач материалы бирә, һаваны чистарта.
Димәк, кеше урмансыз яши алмый.
-Ә нинди уку мәсьәләсен куйган идек? (Ни өчен урманда шауларга ярамый? Укучылар барлык нәтиҗәләрне исләренә төшерә