Урман — безне? байлыгыбыз темасына т?рбия с?гате. (4 класс)


Тема: Урман – безнең байлыгыбыз.
Максат: Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек иялә-ре: агач, куак һәм төрле үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы белемнә-рен киңәйтү; укучыларда урманның кешегә китергән файдасы турында кү-заллау булдыру һәм табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту.
Җиһазлау:компьютер, интерактив такта.
Дәрес барышы
Оештыру өлеше.
Төп өлеш.
Балалар, без бүген читтән торып табигатькә экскурсиягә чыгарбыз. Ә кая баруыбыз турында бу табышмакның җавабыннан белерсез. (слайд 1)
Шаулый аңда һәрбер агач,
Көчле җилләр искәндә,
Үләнендә пешә җиләк
Кояш нуры төшкәндә.
Ямьле язлар килү белән
Чүт- чүт сайрыйлар кошлар,
Тиен, керпе, куян, бүре
Йөриләр бер сукмактан.
Монда һәрчак саф һава,
Чәчәкләр керфек кага,
Булса чишмә- суы чиста,
Тын гына челтерәп ага.
( Урман).
Язын ямь бирә, (слайд 2)
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә. (Урман).
Без бүген сезнең белән урманга кунакка барырбыз. Күзләрне йомып әкрен генә урманга керәбез. (музыка).
Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,урман нәрсә соң ул? Нинди урманнарны беләсез? (слайд 3). Урманның нинди файдасы бар? ( укучыларның төрле фикерләре тыңлана.)
Ә хәзер мин сезгә бер хикәя укып китәм.
Бер рәссам урман ясарга булган.
-Нәрсә соң ул урман?- дип уйлаган ул. (слайд 4) Әлбәттә, агачлар.
Рәссам каеннар, чыршылар,наратлар, усаклар, имәннәр һәм юкәләр ясаган. Алар шулкадәр чынбарлыктагы кебек булганнар, менә- менә ботаклары сел-кенеп куяр кебек тоелган. Ә почмакка, тиешенчә, урманчы картны ясап куй-ган. Рәсемне элеп куйган, ә берникадәр вакыттан корыган кәүсәләр күргән.
Рәсемнең почмагыннан, урманчы картның: “ Бу рәсем түгел”, - дигән тавышы ишетелгән.
Чәчәкләрсез, үләннәрсез урман булмый!
Рәссам үләннәр дә чәчәкләр дә ясаган. Ләкин урман барыбер корыган.
Һәм тагын урманчының тавышы ишетелгән:
-Ә бөҗәкләрне ясадыңмы?
Рәссам бөҗәкләрне дә ясаган, ләкин алар барлык агачларны сарып алган-нар.
Кошлар кирәк. Тагын куаклар һәм җиләкләр – дигән урманчы карт.
Барын да ясаган рәссам, ләкин барыбер урман сула, кора башлаган.
Гөберле бака белән кәлтәне яса!
Юк, ясамыйм, дигән рәссам. Алар бик озак бәхәсләшкәннәр, ниһаять рәссам килешкән һәм тагын күп төрле җәнлекләр ясаган. Караңгы төшкән, рәссам ут яндырырга теләгән, ләкин кинәт ботакларның шатырдавы һәм кемнеңдер пошкырып куюы ишетелде.
- Менә бу урман! Дигән карт һәм юкка чыккан. Ә бәлки югалмагандыр да, берәр куак яки агач артына гына яшеренгәдер. Анда бит меңнәрчә терек-лек ияләре яшеренә. Болар барысы да урман дип атала инде.
Урман кешенең иң юмарт дусты. Ул йорт салырга агач бирә, анда бик күп дару үләннәре үсә. Урман бүләк итә торган байлыклар санап бетергессез. Ул кешегә 20 мең артык төрдәге продукция җитештерү өчен чимал бирә.
Урман безгә үзенең матурлыгы белән кадерле,саф һавасы, яфраклары әкрен генә кыштырдавы, кошлар сайравы- болар барысыда кешенең кәефен күтәрә, рухын ныгыта, сәламәтләндерә.
Әйдәгез әле урманның ел әйләнәсендәге матур күренешләре, үзгәрешләре.
Кыш. (слайд 5-6) Урман эче бөтенләй тынып калган чак. Агач ботакларындагы кар мендәрләре авыр булып асылынып тора. Урман бөтенләй тынып калган кебек күренсә дә, иң каты суыкларда да анда тормыш туктап тормый. Кар өстендә – кошлар, төрле җанвар эзләре. Әмма үзләрен күрермен димә. Аларның кайсысы кышкы “кием”нән булганга күренми, кайсысы өненнән төнлә генә чыга... (слайд 7-8)
Яз. (слайд 9-11). Җиргә яз килә. Урманда язга әзерләнә. Ул хәзер ерактан зәңгәрләнеп күренә.каеннарның матурлыгына сокланып туймассың. Аларның ак кәүсәлә-ре күзне камаштыра. Урмандагы иске яфракларны кузгатып борын төрткән язгы чәчәкләрнең исемнәре дә санап бетергесез. Урман кошлар сайравына кү-мелер. Урманның кай җиренә карама, шунда яңарыш, шунда язның яңа бил-геләре.
Җәй. (слайд 12-13)Бу вакытта урман өр-яңа, нәфис яшел күлмәген кия. Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар... Бу исләр, көн дәвамында, һава хәленә ка-рап, үзгәреп тора. Җәй урталарында урманда кошлар сайравы ишетелми, алар кечкенәләрен өйрәтәләр. Җәй ахырында урман буйларында, аланнарда уттай янып торган чәчәкләр көннән-көн кими бара.
Көз.слайд 14,15) Сентябрь моңсу булса да, аның үзенчә матурлыгы, башка айларда ка-батланмас гүзәллеге бар: табигать кабат җанлана кебек.җәнлекләр кышка әзерләнер вакыт җитә, алар җылы туннарын кия. Көз урасында урман төрле төсләргә бизәлә. Агачлардан җиргә яфрак ява. Урманда –яфрак бураны. Ур-ман шәрәләнә, боегып кала. Көз ахырына урманда җилдән башка бернәрсә дә юк шикелле. Анда, әйтерсең лә, җан иясе калмаган. Шулай кебек. Бу – гаҗәп тә түгел. Чөнки җәнлекләрнең кайсысы кышкы йокыга талган, кайсысы җил-дән ышык урыннарга яшеренгән.
Урманга килү белән безне нәрсә каршы ала?
Әйе, яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп утырган агачлар- табигать-нең гүзәл бер могҗизасы каршы алды. (слайд 16)Агачлар- безнең дустыбыз, саклаучыбыз, дәвалаучыбыз, туендыручыбыз, кыскасы безнең тормышыбыз Алар һавадагы микробларны бетерә, тавышларны йота, кислород бүлеп чыгара.
Хәзер укучылар без танышып китүче агачларны ачыклыйк.
Табышмаклар әйтү.
1. Нинди агач җилсез шаулый? (Усак, слайд 17). Укучылар чыгышы (шушы агачлар турында мәгълүмат бирү).
Бу агач Татарстанда киң таралган. Аның үсентесе янгын булып үткән җирдә иң беренчеләрдән булып шытып чыга, шуңа да аны «урман пионеры» дип йөртәләр. Ул үсәргә һәм тамыр җибәрергә шартлар булган һәр җирдә беренче булып баш калкыта. Орлыгы янгыннан соң калган урынга, я булма-са, көпшәкләндерелгән туфракка яисә ерым-ерынтының ишелеп баручы текә кашлагына очып төшүгә, күп тә үтми шытып чыга һәм, еллар узгач, аксыл кәүсәле, лепер-лепер «сөйләшергә яратучы» агач булып җитлегә. Бу агач гөмбәгә һәм төрле корткычларга бирешми. Ул — өрлек, түшәм, идән, кое бу-расы өчен менә дигән агач материалы.
2.Нинди агач энәләрен кыш көне коя? (Карагай, слайд 18).
Бу — илебездә иң киң таралган ылыслы агачларның берсе. Онега күле тирәсеннән башлап Охот диңгезенә кадәр сузылган 250 млн га мәйданлы тайга урманын тәшкил итә ул. Төп өстенлеге — аның озын гомерле булуы. Бу төр агачлар уртача 400 — 500 ел, ә кайберләре 700 — 900 елга кадәр яши. Киселгәннәре дә яхшы саклана. Бу агачтан эшләнгән телеграф баганалары һәм шпаллар дистәләрчә елга чыдый. Балык Бистәсе районында 1906 елда ук утыртылган 27 га мәйданда әлеге агачтан торган табигать истәлеге бар. Лени-ногорск төбәгендәге бер авыл әлеге агач исемен йөртә.
Әлеге агачның тагын бер үзенчәлеге шунда: ылыслары кадамый, алар йом-шак, ефәксыман. Бу төр агачның борынгы бабалары мәңге яшел ылыслы агач булган, һәм алар Себернең кырыс табигать шартларында табигый сайла-ныш процессында яфрак коелу мөмкинлеге туу аркасында исән кала алган-нардыр, дип уйланыла.
3. Чөйдә кызыл читлек. (Миләш, слайд 19).
Бу агачның җимешләре чиянеке кебек үк тәмле түгел, әмма бик файдалы. Аңарда витаминнар лимондагыга караганда күбрәк, тормыш өчен кирәкле башка матдәләр дә бар. Шуның өстенә, алар коелмый, кипми һәм череми. Хәтта кышкы суыклар да аның өчен куркыныч түгел. Киресенчә, суыкта тор-ганнан соң җимешләре тәмлерәк кенә була.
Әлеге агачның сыгылмалы ботакларыннан һәм нәзек кәүсәләреннән үреп ясалган менә дигән йорт җиһазлары эшләнә. Кайрысы составында күн җи-тештерүдә кулланыла торган дуплау матдәләре бар.
4. Су буенда елаучы агач. (Тал агачы, слайд 20).
Бервакыт күн остасы, табиб һәм умартачы урманга юл тоткан. Табибны дарулар ясауда кулланып була торган агач кайрылары кызыксындырган. Ә күнче күн эшкәртү өчен кирәкле дуплау матдәләрен алырга яраклы агач кай-рысын очратмаммы дип уйлаган. Умартачы исә урманга баллы үсемлек әле чәчәк атмадымы икән, дип карарга килгән. Һәркайсы үз кирәге белән кызык-сынган кебек. Әмма алар, эзләнә торгач, ахырда бер үк агач әрәмәлегендә ка-бат очрашкан. Чөнки әлеге агачтан дару да ясыйлар, дуплау матдәсе дә ала-лар, һәм ул бик шәп баллы үсемлек тә санала. Татарстанда бу агачның 15 тө-ре үсә.
5. Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә Чәчәк ата бер төстә. (Чыршы, нарат, слайд 21).
Бу агач биек, төз кәүсәле булып үсә, шуңа да аның тамырлары вертикаль рәвештә бик тирәнгә китәргә тиеш кебек. Бу — нәкъ шулай, тик агач 10 — 15 яшькә җиткәнче генә. Аннары вертикаль тамыр корый, бары ян тамырлары гына кала.
Бу агач акрын үсә: ун ел эчендә аның буе нибары 1,5 м га җитәргә мөмкин. Мәңге яшел агач, әмма чәнечкеле ылыслары агачында 5 — 7 ел гына тора, аннары коела.
Республикабызның Алабуга һәм Биектау, Сарман районнарында бу агач исемнәрен йөрткән авыллар бар.
6. Юл өстендә җиз бүкән. (Имән, слайд 22).
Әлеге агач борынгы риваять һәм әкиятләрдә тасвирланган. Борынгы сла-вяннар аны күк күкрәү һәм яшен алласы Перунуга багышланган сихер агачы дип санаган. Әлеге алланың статуяларын да аңардан уеп ясаганнар һәм агач-ның үзен дә Перуну агачы дип йөрткәннәр.
Кәүсәсе бик юан, ботаклары, таза мускуллы куллар сыман, борылмалы һәм юан; яфраклары нык уемтыклы.
Агачы — төзү эшләрендә, җиһаз ясауда, ә яшь агач кайрылары — эч кит-кәндә, яфрагы помидор яки кыяр тозлаганда кулланыла. Чикләвеге — терлек азыгы. Бу агач гайрәтлелек, ныклык, көч-куәт билгесе булып санала.
Роберт Гукның үсемлекләрнең күзәнәкчел төзелешен ачыклауга багыш-ланган ачышы да әлеге агач кайрысы белән бәйле.
Үзагачы аеруча нык, бүрәнәсе суда череми, ә бәлки, кара төскә кереп, та-гын да катылана гына, ягъни чыныга.
Борынгы греклар аны Җир йөзендә иң беренче пәйда булган агач дип са-наган.
7. Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә Иң тәмле балны җыеп Алып китәләр сезгә. (Юкә, слайд 23,).
Яфраклы урманнарда каралҗым кәүсәле, искитмәле бер агач очрый. Июнь ахыры — июль башларында аның хуш исле чәчәге исе бал кортларын ерактан ук үзенә җәлеп итә. Чәчәк атканда ул матурлыгы белән алмагачтан калышмый. Бер төп агачы 1 га карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Шә-һәрләрне яшелләндерүдә дә аңа тиңләшердәй агач юк. Яфраклы ботаклары кыш көне терлек азыгы буларак файдаланыла.
Чәчәкләреннән әзерләнгән төнәтмә — салкын тиюне тир чыгарып дәва-лый торган бик борынгы дәвалау чарасы. Чәчәкләре азык һәм кондитер сәнә-гатендә кулланыла. Орлыгында 12 процент тирәсе миндаль мае сыман май бар. Йомшак үзагачыннан кашык, уенчык, аяк киеме тегү өчен калып һ.б.ш. эшләнмәләр ясала.
8. Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә, кара күзе түгелә. (Шомырт, слайд 24).
Әлеге агачның җимешләреннән кесәл һәм төнәтмә аракысы (наливка) яса-ла. Кайрысы белән тукымаларны яшел яки коңгырт төскә маналар. Чәчәклә-ренең һәм яфракларының көчле, исерткеч хуш исе һаваны микроблардан чис-тарта. Бу агач бүлеп чыгарган фитонцидларда цианид кислотасы бар. Әлеге фитонцидлар тәэсирендә амеба һәм инфузорияләр 5 минут эчендә һәлак була.
Мондый «зәһәр» агач, беренче карашка, башкалар кайгыртучанлыгына мохтаҗ да түгел, үз-үзен яклый аладыр сыман. Әмма ул яклауга бик тә мох-таҗ. Матурлыгы, язын шау чәчәккә күмелүе харап итә дә инде. Чәчәге дип кемнәр генә ботарламый аны.
Яшел ябалдашлары белән күкне терәтеп утырган агачлар табигатьнең гүзәл бер могҗизасы. “Алар тәсбих әйтеп кешеләргә гел бәхет, тәүфыйк теләп то-ралар”- диләр олылар. Кешенең бөтен тормышы табигатьтә уза бит. Чөнки кеше никадәр генә көчле булып күренмәсен ул табигать баласы. Агачларда кеше язмышы дип юкка гына әйтмиләр.
Агачлар төзү материалы булып кына түгел, безгә яшәү егәрлеге чыганагы буларак та хезмәт итә. Кайбер агачларда бик күп егәлек тупланган була. Агачларның егәрлек куатен 1,5 м ераклыктанагачка таба учыңны куеп тикше-реп карарга була. Бу вакытта агачтан килгән егәрлектән уч төбендә җылы-лык, чәнчү һәм басым тоелыр. Димәк, аның энергиясе бар.
Урман...Борын-борынгыдан адәм баласын ачы салкын җилләрдән саклаучы да, аңа торак яшәү шартлары булдыручы да, җылытучы да, туендыручы-сыйлаучы да, күңелен күрүче дә бит. Урман аланына килеп чыксаң да, ышык-лау полосаларын аркылы үтсәң дә, кисеп аударылган, ботарланган, яшь каен-нарга, имәннәргә, шулай ук йөге-йөге белән ташлап кителгән чүп-чарга тап буласың. (слайд 25)Бу вәхшилекләр барысы да кешеләр кулы белән эшләнә. Табигать-кә ваемсыз, игътибарсыз булу нәтиҗәсе бу.
Җәй көне дару үләннәре һәм кышлыкка мунча себеркесе җыябыз. Әмма күпләрнең моңа осталыгы да, әдәбе-әхлагы да җитми. Чөнки кайберәүләр мунча себеркесен урмандагы яшь каеннарны балта-пычкы белән кисеп ауда-рып, ботарлап, тунап әзерли. Югыйсә, агачның астагы ботакларын урак белән урап та, әйбәт кенә себерке җыеп була. Кемнәр ботарлый, туный диген?! Үз гомерендә бер агач утыртып карамаганнар кисә, ботарлый бит аны.
Дәвалау көченә ия булган табигатьне нигә шулай рәнҗетәбез, мәсхәрәли-без? Урман – безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә ул байлыкны кадерләп саклар-га кирәк. Ә урманны ничек сакларга соң? ( Балаларның җавабы)
Дөрес әйтәсез , балалар, әгәр дә агачларның телләре булса менә нәрсә әйтерләр иде алар.(слайд 26)
* Кошларны, җәнлекләрне рәнҗетмәгез, кырмыска ояларын туздырмагыз.
* Агачларның ботакларын сындырмагыз, каерыларын җәрәхәтләмәгез.
*Чәчәкләрне кирәксезгә өзмәгез.
* Чүп – чарлар калдырмагыз.
* Урманда ут белән сак булыгыз
* Урамнарга, өй һәм мәктәп тирәләренә агачлар утыртыгыз.
Укытучы. Урманда һәр нәрсә бер – берсе белән тыгыз бәйләнгән. Берсен юк итсәң, икенчесе, өченчесе үлә. Менә шундый чылбыр буенча барып, ур-ман тулысынча үлеп бетәргә мөмкин. Шуңа күрә, күп кенә үсемлекләр һәм җәнлекләр закон тәртибендә сакланалар, чөнки алар җирдә бик аз калганнар. Безнең Татарстанда 2 зур тыюлык бар. Раифа тыюлыгы, Идел- Кама тыюлы-гы. Күп кенә бетү алдында торган үсемлекләрне һәм җәнлекләрне “ Кызыл китапка” кертәләр. Ничек уйлысыз кызыл төс нәрсәне аңлата икән? ( кисәтә).
Безнең илдә “ Кызыл китап” (слайд 27)1978 нче елда басылып чыга. Башта ул бер ки-тапка туплана. Аннаң соң күбрәк хайваннар ,үсемлекләр, кошлар ярдәмгә мохтаҗ икәнлеге ачыклана. 1984 нче елда 2 нче басма дөнья күрә. Кызыл төс – кисәткеч төс. Куркыныч астында калганнар! Юкка чыгулары бар!Сакла! Якла! Менә нәрсәгә чакыра бу китап.
Хәзерге вакытта урман язмышы куркыныч астында. Нинди экологик проб-лемалар килеп туды соң? (слайд 28)
Янгын – урман өчен иң куркыныч бәла. Ел саен меңнәрчә гектар урман мәйданнары янып юкка чыга. Урманда булган 100 янгынның 92 се кешеләр-нең ут белән сак эш итмәвеннән килеп чыга. Янгын булган урыннарда озак еллар үлән үсми.
Моны белергә кирәк. (слайд 29) 14нче май – Россиядә урман утырту көне.
18нче сентябрь - Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
4нче октябрь – Бөтендөнья җәнлек-җанварларны саклау көне.
III. Йомгаклау.
Укытучы. Балалар, сез үскәч тә табигатькә, Җир- анага мәрхәмәтле, шәф-катьле балалар булып калырсыз дип ышанам. Ә сезнең табигатькә, Җир – анага нинди сүзләрегез бар?
Укучылар. – Сакларбыз, үсемлекләрне,(слайд 30)
- Өзмәбез чәчәкләрне,
- Кош оясына тимәбез,
-Сакларбыз бөҗәкләрне.
- Агач куаклар утыртып,
Урманнар үстерербаз.
- Чишмә - күлләрне һәрвакыт
Без чистартып торырбыз.
Әйдәгез, бергәләп табигать сагына басыйк!