Конспект урока ??нлекл?р урманда яшил?р (Для детей младшей группы)


Тема: Җәнлекләр урманда яшиләр
Бурычлар:
Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү;
Балаларның диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен үстерү;
Җәнлекләр белән кызыксындыру.
Җиһазлар:
Урман рәсеме, уенчыклар белән тартма, Йомшаккай.
Эшчәнлек барышы
Урман рәсеме, куян һәм аю уенчыгы салынган тартмалар.
Ишек шакыйлар.
Тәрбияче: Балалар, кемдер ишекне шакый. Кем килде икән безгә? Әйдәгез әле ишекне ачыйк (ишекне ача, музыка яңгырый, Йомшаккай керә). Балалар, карагаыз әле, безгә кем кунакка килгән?
Йомшаккай: Исәнмесез!
Тәрбияче: Исәнмесез, Йомшаккай! Балаллар, сез дә Йомшаккай белән исәнләшегез әле (балалар исәнләшәләр).
Балалар: Исәнмесез, Йомшаккай!
Йомшаккай: Балалар, әйдәгез сезнең белән танышып чыгыйк әле (һәр баланың исемен сорап чыга).
Тәрбияче: Балалар, Йомшаккай нәрсәдер әйтергә тели. Әйдәгез, аны тыңлап карыйк. Балалар, урмандагы җәнлекләр куян белән аюны эзлиләр. Сез аларны күрмәдегезме?
Балалар: Юк, күрмәдек.
Тәрбияче: Йомшаккайга аларны табарга булашыбызмы?
Балалар: Әйе булышабыз.
Тәрбияче: Балалар, куян белән аю кайда яшиләр икән?
Балалар: Урманда яшиләр.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, монда безнең урман (урман рәсеме янына баралар). Урманда безнең агачлар үсә, җәнлекләр яши. Әйдәгез, куяны эзләп карыйк. Кая китте икән ул? Карагаз әле, монда бер тартма бар. АНың эченә качмадымы икән ул (тәрбияче балаларны тартма янына чакыра һәм тартма эченнән куян уенчыгы чыгара).
Куян: Исәнмесез, балалар. Мин Куянкай-озын колаккай.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар Куян белән исәнләшик әле.
Балалар: Исәнмесез, Куян.
Йомшаккай: Исәнме куянкай, ә син кая идең? Мин бит сине эзләдем.
Куян: Мин кунакта булдым. Балалар, ә сез беләсезме мин кайда яшим?
Балалар: Әйе, урманда (активлаштыру).
Тәрбияче: Балалар, Куянның колаклары озынмы, кыскамы?
Балалар: Озын (активлаштыру).
Тәрбияче: Балалар, Куянның койрыгы озынмы, кыскамы?
Балалар: Кыска (активлаштыру).
Куян: Минем колакларым озын, койрыгым кыска, мин урманда яшим. Булдырдыгыз,минем турыда бик күп беләсез икән. Сез беләсезме мин сикерергә бик яратам.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, Куянга сикереп күрсәтик әле (балалар музыка астында куян булып сикерәләр).
Куян: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер миңа китәргә кирәк.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, куян белән саубуллашыйк.
Балалар: Саубулыгыз, Куянкай (тәрбияче куянны “урманга” җибәрә).
Тәрбияче: Балалар, безгә бит әле аюны табарга кирәк. Кая китте икән безнең аю. Карагыз әле, монда тагын ниндидер тартма бар. Әйдәгез ачып карыйк әле аны (Тәрбияче балалар белән бергә тартманы ача, аннан аю килеп чыга).
Аю: Исәнмесез балалар. Исәнме Йомшаккай.
Балалар: Исәнмесез аю!
Йомшаккай: Исәнме аюкай.
Тәрбияче: Балаалар, аю кайда яши?
Балалар: Урманда (Активлаштыру)
Тәрбияче: Аюның колагы озынмы, кыскамы?
Балалар: Кыска (Активлаштыру)
Тәрбияче: Дөрес әйттегез балалар, булдырдыгыз. Аюның тәпиләре юанмы, нечкәме?
Балалар: Юан (Активлаштыру)
Тәрбияче: Аю безнең нинди әкияттә очрады әле?
Балалар: Без аюны”Теремкәй” әкиятендә күрдек.
Тәрбияче: Дөрес балалар. Аю көчлеме?
Балалар: Аю көчле.
Аю: Балалар, сез минем турында бик күп беләсез икән. Молодцы! Ә хәзер миңа китәргә кирәк. Мине урманда куян көтә. Саубулыгыз, балалар.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез аю белән саубуллашыйк. Саубул аюкай!
Балалар: Саубулыгыз, аю! (Тәрбияче аюны “урманга” җибәрә)
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Әйдәгез аюлар һәм куяннар булып уйнап алыйк әле.
Аюның өе зур, ( Кулларын өскә күтәрәләр)
Куянныкы кечкенә. (Чүгәлиләр)
Аю йөри алпан-тилпән, (Алпан-тилпән йөрү хәрәкәтен күрсәтәләр)
Ә куяннар сикерә. ( Кулларыннан тәпиләр ясап, куян булып сикерәләр)
Йомшаккай: Булдырдыгыз, балалар. Сез бик акыллылыар. Сез миңа аю белән куянны табырга булыштыгыз. Сез бик күп беләсез. Миңа китәргә кирәк, чөнки урманда мине аю белән куян көтә.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар Йомшаккай белән саубуллашыйк. Саубул, Йомшаккай. Безгә тагын кунакка кил!
Балалар: Саубулыгыз, Йомшаккай! Безгә тагын кил ( Тәрбияче балалар белән Йомшаккайны “урманга” озатып куя).
Тәрбияче: Балалар, без Йомшаккайга кемнәрне табырга булыштык?
Балалар: Аю белән куянны табырга булыштык.
Тәрбияче: Дөрес, молодөы. Аю белән куян кайда яши?
Балалар: Урманда яши.
Тәрбияче: Молодцы. Сез бик акыллылар, уңганнар. Сез бик тырыштыгыз. Ә хәзер без сезнең белән мулҗтфилҗм карарга барабыз.(Баллалар кул чабалар)