Конспект урока «Балыклар да укый, ??нлекл?р д? укый…», 6 класс


Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе«Ю.А.Гагарин исемендәге өченче санлы урта гомуми белем мәктәбе»
Балыклар да укый,
җәнлекләр дә укый…
( 6 сыйныф ) Укытучы: Зиярова Нәфисә Җәмил кызы 2010ел
Тема: Балыклар да укый, җәнлекләр дә укый.
Максат. Кирәкле hәм кирәксез әйбер төшенчәләрен сөйләмдә ныгыту; исемнәрнең ,тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә
дөрес кулланырга өйрәнү;
бирелгән сөйләм үрнәкләренә таянып,җөмлә,сөйләм төзү күнекмәләрен үстерү;
тәрбияви максат: игътибарны укуның,белем алуның әһәмиятлелегенә юнәлтү; табигатьне сакларга,аңа карата мәрхәмәтле булырга өйрәтү.
Җиһазлау. “Татарча да яхшы бел” дәреслеге(Нигъмәтуллина Р.Р.); татар теленең үзенчәлекле авазлар системасы, сөйләм үрнәкләре; слайдлар, компьютер, мультимедиа проекторы.
Дәрес барышы.
Оештыру.
а. Исәнләшү
б. Дежурлык.
в. Фонетик күнегү( татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлау)
Актуальләштерү
“Сумкада ярдәмчеләр...”шигырен сәнгатьле укуны күзәтү.
2. Сүзләрне кабатлау:
Ярдәмче—ярдәмчеләр;
Киңәшче—киңәшчеләр;
Тикшерүче—тикшерүчеләр.
Дәфтәр—чиста дәфтәр—яңа дәфтәр—буйлы дәфтәр—шакмаклы
дәфтәр;
Үлчи—дөрес үлчи—төгәл үлчи;
Сыза—туры сыза—дөрес сыза;
Бетерә--чиста бетерә--тапны бетерә;
Дәреслек—рус теле дәреслеге—тарих дәреслеге;
Көндәлек—минем көндәлегем-күршемнең көндәлеге-абыемның көндәлеге;

3. Нәрсә дөрес үлчи?
Нәрсә туры сыза?
Нәрсә тапны бетерә?
Нәрсәдә билгеләр була?
Нәрсәдә кагыйдәләр,күнегүләр бар?
Ярдәмчеләр алар нәрсәләр? (дәреслек,көндәлек,бетергеч)
Киңәшче нәрсә ул? (китап)
Тикшерүче нәрсә ул? (көндәлек)
4. Тиеш—тиеш түгел; кирәкле—кирәксез; кирәкле әйбер—кирәксез әйбер;
Кирәкле әйбер булырга тиеш;
Кирәксез әйбер булырга тиеш түгел;
Портфельдә кирәкле әйбер булырга тиеш; (1слайд)
Портфельдә кирәксез әйбер булырга тиеш түгел;
В портфеле должны быть только нужные вещи;
В портфеле не должно быть ненужных вещей; (татарча әйтергә)
5. Укучылар белән әңгәмә.
--Таня,синең портфелеңдә нәрсәләр бар? Алар сиңа кирәкле әйберме?
--Витя, синең портфелеңдә математика дәреслеге бармы? Дәреслек кирәкле әйберме?
--Артем ,син рус теленнән шакмаклы дәфтәргә язасыңмы? Ә кайсы дәрестә шакмаклы дәфтәргә язасың? Дәфтәр—кирәкле әйберме?
--Макар. ә синең дәфтәрең чистамы? Дәфтәреңдә хаталар бармы?
--Олег, бүген портфелеңдә көндәлегең бармы ? Көндәлегеңдә өй эше язылганмы? Көндәлегеңдә нинди билгеләр бар?
--Маша,көндәлегеңне әбиең карыймы? Әбиеңә көндәлегең ошыймы?
Көндәлек—кирәкле әйберме?
--Кирәкле әйберләр укырга ярдәм итәме? (ярдәм итә)
--Кирәксез әйберләр укырга ярдәм итәме? (ярдәм итми)
6. Татарча әйтегез:
Нужные вещи помогают учиться. (2слайд)
Ненужные вещи не помогают учиться.
--Портфельдә туп кирәкле әйберме?
--Портфельдә кесә телефоны кирәкле әйберме?
--Кесә телефонын дәрескә алып килергә ярыймы?
--Кесә телефоныннан дәрестә сөйләшергә ярыймы?

III. Яңа материал.
1. Дәреслек, 13бит,10 нчы күнегү белән танышу, русча әйтү.
Текстка таянып, кичәге, бүгенге, иртәгәге көннәр турында сөйләү (берничә укучы).
2. Дәреслектәге рәсем буенча сөйләшү. (3слайд)
--Рәсемдә кемнәр бар?
--Алар кайда? Нишлиләр?
--Сезнеңчә, бу нинди дәрес? Ни өчен?
--Барлык балыклар да тырыш укучылармы? Ничә балык яхшы тыңлый?
--Парта астында йоклаучы балык ничек укый?
--Дәрестә ничә балык бар? Ничә кыз?Ничә малай?
3. Сүзлек белән танышу. (4слайд)
Су асты мәктәбе --- подводная школа
Балыкчы --- рыбак
Саклану чаралары -- средства защиты
Кармак --- крючок
Кармакка каба -- попадает на крючок
Шул сәбәпле --- по той причине
Менә бит эш нәрсәдә--вот ведь в чем дело
Тозак --- ловушка
Аучы --- охотник
Җәнлекләр мәктәбе -- школа зверей
Сукмак --- тропа
Эз --- след
Димәк -- значит

4. “Балыклар да укый” әкияте белән танышу.
--Балыклар да укыймы?
--Алар нинди мәктәптә укыйлар?
--Алар нинди фәннәр өйрәнәләр?
--Балыклар барысы да тырыш укучымы?
--Балыклар, яхшы укымаса,нишлиләр?
--Димәк,ничек укырга кирәк? ( Димәк, яхшы укырга кирәк )
5. Эш дәфтәре. 10бит,10нчы күнегүне эшләү.
11бит, 11нче күнегү(дөрес тәрҗемә итәргә).

6. Чагыштырып карыйбыз:
--Су асты мәктәбендә “Су асты географиясе”,
ә безнең мәктәптә? (география)
--Су асты мәктәбендә”Балыкчы-кешеме?”,
ә безнең мәктәптә? (анатомия)
--Су асты мәктәбендә”Кармактан саклану чаралары”,
ә безнең мәктәптә? (ОБЖ).
7. Нәтиҗә.
--Шук балыкларга нинди киңәшләр бирәбез?

Мәктәптә тырышып укырга кирәк. (5слайд)
Мәктәпкә көн саен йөрергә кирәк.
Дәрестә укытучыны тыңларга кирәк.
--Үзебезгә нинди киңәш бирәбез? ............
Татарча әйтегез:
Школа дает нам знания. (Мәктәп безгә белем бирә).
Киңәшләрне язып алырга.
8. Рәсем буенча сөйләшү. (6слайд)
--Ә урманда нинди мәктәп була?
(Урман мәктәбе .Җәнлекләр мәктәбе)
--Урман мәктәбендә кемнәр укый?
--Урман мәктәбендә нинди фәннәр керә? (7слайд)
(Урман географиясе
Урман тарихы
Урман музыкасы
Урман физкультурасы
Аучы кешеме?
Аучыдан саклану чаралары
Тозактан саклану чаралары
Урман математикасы
Эзләрне өйрәнү
Ничек азык табарга?
Урман халкы уеннары ...)

IV. Өй эше. Урман мәктәбе турында әкият төзергә.
V. Йомгаклау.
Димәк, балыклар да, җәнлекләр дә, кешеләр дә мәктәптә укый ...
Без шук балыкларга нинди киңәш бирәбез?
(киңәшләрне кабатлау)
Без үзебезгә нинди киңәш бирәбез?
(киңәшне кабатлау).