Балаларга юл й?р? кагыйд?л?рен ?йр?т?д? информацион-коммуникатив технологиял?р куллану


Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының
«Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясы
“Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә
информацион-коммуникатив технологияләр куллану”
Чыгыш ясады:
Габидуллина Ландыш Рашатовна
Тәрбияче
2017 ел
Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!
Без ашыгыч тизлек заманында яшибез. Бөтен кеше ашыга, кабалана.... бер секунд... купме бу, әзме? Җәяүлегә бер секунд юк-бар, бары тик атлар өчен бер адым. Ә шофер өчен 1 секунд бик җитди нәрсә.
Җиңел микән баланы юлда дөрес тотарга өйрәтергә? Беренче карашка җиңел. Бары тик баланы юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә һәм бернинди проблема юк дип уйлыйбыз. Ә чынлыкта бик авыр.
Коллегалар бн “Юка кәгазь” күнегүе.
Кәгазь битен урталайга бөклик. Өстән бер як почмагын ертыйк. Тагын бер кат шулай. Ничек аңладыгыз , шулай эшләгез.
Бөтен кешенең дә бите бер төрле булдымы? Нәрсә белән аерыла? Нәрсә белән охшаш?
Без һәрберебез төрле, һәм мәгълүматне һәрберебез үзебезчә аңлыйбыз. Балаларга нотация укып, кагыйдә өйрәтеп алар безне дөрес аңларлар микән?
Күрсәтмә мисал булса бөтен кешенеңдә кәгазь бите бер төрле булган булыр иде. Юл йөрү кагыйдәләре турында күпме кирәк шуның кадәр сөйләп, өйрәтеп була, тик әгәр без үзебездә бу кагыйдәләрне үтәмибез икән ,балалар да кагыйдәләрне бозачаклар.
Юл йөрү кагыйдәләрен сөйләп аңлатуга карамастан , балага кагыйдәне практик яктан уйнатып җиткерү дөресрәк.Безнең хәзерге тормыш фән-техника белән бәйләнгән. Мин -тәрбияче буларак үземнең эшемдә яңа технологияләр кулланам. Балаларга кызык булсын дип, материал аларның исләрендә калсын дип мин эшемдә интерактив уеннар кулланам.
Информацион – коммуникатив технологияләр- ул компьютер, интернет, телевизор, DVD,CD, мультфильмнар кулану.
Сүлпән тыңлаучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү, белем бирү эшчәнлеген тагын да күрсәтмәле һәм киеренке итү, балаларның танып-белү, кызыксынучаныкларын киңәйтү, фикерләү процессын активлаштыру, анализлау, чагыштыру өчен компьютер технологияләре ярдәмгә килә.
Без , тәрбиячеләр, үзгәрешләр белән бергә барып, балаларга яңа технологияләр иленә юл күрсәтергә тиешбез. Мәктәпкәчә белем бирү алымнарына информацион технологияләрне кертү һәм куллану мөһим. Шушы технологияләрне балалар белән генә түгел, ә әти-әниләр бн дә кулланырга була: әти-әниләр җыелышында презентацияләр, видеосюжетлар карау. Төрле викториналар уздыру.
2 ел эчендә туплаган материалларны күрсәтеп китергә телим.
Педагогларга:
Шөгыл конспектлары
Папка-передвижкаБәйрәмнәр,күңел ачу чаралары,конкурслар
Театрлаштырылган уеннар
Мультфильм(видеоязма) «Уроки Тетушки Совы»
Әти –әниләргә
ВидеосюжетларӘти-әниләр белән уеннар
Рекомендацияләр
Балалар өчен
Мультфильм
Дидактик интерактив уеннар2 ел эчендә туплаган шушы материалларны мин DVD- диска язырдым. Ул юл йөрү кагыйдәләре почмагында тора, кирэк вакытта алып кулланырга була.
Уйнаганда , балалар зурлар шикелле имтихан бирәләр, миндә сезгә юл йөрү кагыйдәләрен тикшереп крарга, имтихан тапшырып карарга тәкдим итәм.
Уен “Юл билгесен ачыкла?”
Бу уенны мин интернет челтәрендә күреп алдым һәм үземнең балаларга дип яраклаштырып үзгәртттем. 4-7яшь
Уенның максаты: балаларга юл йөрү билгеләре белән таныштыру, аларны таный белергә өйрәтү. Хәтерне, игтибарны үстерү.
Балалар экрандагы юл билгеләрен карыйлар. 4 билге арасыннан тәрбияче әйткән билгене табып ничәнче булып торганын әйтергә тиеш.
Уен “Җәяүле- шофер”
Бу уенны мин үзем ясадым. 5-7 яшь
Максаты: җәяүлегә, шоферга хас булган билгеләрне ачыкларга өйрәтү, юл билгеләрен тануны ныгыту.
Тәрбияче ике билге арасыннан җәяүлегә яки шоферга кагылган билгене табырга тәкдим итә.
Уен “Качышлы” шулай ук үзем ясадым 4-7 яшьМаксат: юл билгеләрен ныгыту,юл билгеләренең мәгнәсен анлау, игътибарны үстерү.
Тәрбияче балалар белән бирелгән юл билгеләрен карап чыга. Кайсы билге качканын бала табарга, уйларга тәким итә.
Коллегаларым ,сезгә шулай ук уткайтаручы элементлар турында видеоязма күрсәтеп китәсем килә. Бу видеоязманы әти-әниләргә, режим моментында балаларгада күрсәтергә була.
Безнең уен тәмам. Сез бөтнегез дә юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны 5 кә бирдегез. Әфәрин. Рәхмәт.үзегезне саклагыз!