Урок по окружающему миру на тему Кошлар ??м ??нлекл?рне? кышкы тормышы


Тема: Кошлар һәм җәнлекләрнең кышкы тормышы
Максат:Кошлар һәм җәнлекләрнең кышкы тормышы, яшәү шартлары белән
таныштыру; аларга ярдәм итәргә өйрәтү.
УУЭ Танып белү: таныш булмаган кошлар һәм җәнлекләрне аерып-таный
белү;
Р.: үзбәя бирү
К.: диалогларда катнашу,бер-береңне аңлау,парларда эшләү;
Пред. Хайваннарның кышка ничек әзерләнүләре
Планлаштырылган нәтиҗә: Кышын кошлар һәм җәнлекләр тормышын аңлау, аларны аерып-таный белү.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
II. Актуальләштерү
1.Бүгенге һава торышын билгеләү. (Нәрсә ул һава торышы?)
Сезнең дә күңелләрегез бүгенге көн кебек матур булсын дигән теләктә дәресебезне башлап җибәрәбез.
-Укучылар, хәзер табигатьтә кайсы вакыт?(Кыш)
2. Кыш турында кабатлау: кыш айлары, иң кыска көн, кышкы кояш борылу көне, терек булмаган табигатьтәге үзгәрешләр, иң суык көн, кышкы бәйрәмнәр)
III.Уку мәсьәләсе кую
Карточка. Бирелгән сүзләрне ике төркемгә аерыгыз:
Песнәк, бүре,саескан, төлке. күгәрчен, үрмәләч, куян, тукран, поши. чыпчык.(Кошлар, җәнлекләр)
IV. Яңа белемнәрне ачу
Кошлар кышын:
Чукыр кышын бала чыгара. Ылыслы агач орлыклары белән туклана.
Үзенең сәер томшыгы белән күркәне бик оста кисә, кабырчыкларын кузгата һәм орлыкларын чүпли.
Җәнлекләр кышын
Кошларга, җәнлекләргә ярдәм итү
Кошлар өчен суык куркынычмы, әллә ачлыкмы?
Физминутка
V. Беренчел ныгыту
1. Дәреслектән уку
2. Бирем №1 (18бит) –парларда эш
VI. Мөстәкыйль эш
1 төркем: Кош канатларын микроскоптан карау (лаборатория)
2 төркем: Кошлар турында материал табу (китапханәдә)
VII. Проблемага әйләнеп кайту
Кышын җәнлек эзләрен күзәтү
VIII. Дәресне йомгаклау
Рефлекция Дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
Нинди кошлар һәм җәнлекләрне истә калдырдыгыз?

Өй эше: 32-35бит укырга, 3бирем (19бит)