Коммуникатив технология нигезенд?, Сингапур методикасы тал?пл?ре буенча т?зелг?н «С?з.??мл?.Текст.» диг?н темага д?рес планы


Коммуникатив технология нигезендә,
Сингапур методикасы таләпләре буенча төзелгән
«Сүз.Җөмлә.Текст.» дигән темага дәрес планы
( «Татар теле» 4 нче сыйныф)
Текст.
Көз җитә.
Сентябрьдә алтын көз башлана. Көз көне көннәр кыска, төннәр озын була. Җәй көне кояш кыздыра, ә көз көне кыздырмый. Яңгыр ява. Елгада су салкын. Кошлар җылы якка китәләр. Агачлардан яфраклар коела.
Бу текстны өйрәнү өчен циклда 5 сәгать бирелгән:
1 нче дәрес - ЛКФ
2 нче дәрес – ЛГКК3 нче дәрес - ЛГКК
4 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе
5 нче дәрес - Д/М сөйләм дәресе
Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү (ЛГКК) дәресенең
планы
Тема: Сүз.Җөмлә.Текст.
Дәрес тибы: ЛГКК
Дәрес максаты: Көзге табигать турында җөмләләрдән текст төзү. Бурычлар.
Белем бирү: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны кабатлау, системага салу.
Үстерү: балаларның фикерләү сәләтен үстерү; чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү.
Тәрбияләү: үзара аралашу һәм ярдәмчел булу күнекмәләрен тәрбияләү.
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:
Шәхси нәтиҗәләр:
- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Регулятив:
- Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
- Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Коммуникатив:
- Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
- Парларда эшли белү.
Танып-белү:
- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Метод: эвристик – өлешчә эзләнү.
Материал: 
- Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева,Г.М.Ахметзянова “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013; - Р. З. Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. ). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013;
- рәсем-тасвирлама;
- карточкалар.
Технология: Коммуникатив технология нигезендә, Сингапур методикасы таләпләре буенча дәрес планына үрнәк.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
Уңай психологик халәт тудыру.
– Исәнмесез укучылар.Хәерле көн.
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт. Минем дә хәлләрем бик яхшы.
Әйдәгез әле, кунаклар белән дә исәнләшеп алыйк.
Дәрескә әзерлекне тикшерә.
Укучылар укытучыны һәм килгән кунакларны сәламлиләр.
Эш урынын әзерлиләр.
Дежур укучы рапорты.
II. Өй эшен тикшерү. 52 нче бит, 2 нче күнегү.
III. Актуальләштерү.
1. Дәрес проблемасын әйтү.
К нам снова пришел Шүрәле. Им в лесной школе велели приготовить текст про осень. У него не получается и он просит у нас помощи. Поможем ему?
Бүген безгә дәрестә көз турында текст төзергә кирәк булачак.
- Әйтегез әле, текст нәрсәләрдән тора?
- Дөрес, жөмләләрдән .
- Ә җөмләләр нәрсәләрдән тора?
- Җөмләләр сүзләрдән тора.
- Сүзләр нәрсәләрдән тора?
- Сүзләр хәрефләрдән тора.
Менә безнең беренче биремебез.
2. Фонетик зарядка.
А) Прослушайте и укажите слова со звуком [ө].
Төн, кыздыра, китә, көн, озын, кыска, салкын, көз, җылы, елга, коела.
Б) Прослушайте и укажите двусложные слова.
Көз, тәмле, сары, ала, бакча, ярата, китә, як, кошлар, җил, кыздырмый, яфрак.
В) Прослушайте и скажите данные слова во множественном числе.
Елга, як, кояш, яфрак, җөмлә, көн, төн, су, агач, үлән, кош, яңгыр, сүз.
Г) “Кар өеме “ уены.
Көз көне китә. Сентябрьдә башлана.
Көз көне кошлар китә. Сентябрьдә көз башлана.
Көз көне кошлар җылы якка китә. Сентябрьдә алтын көз башлана.
Көз көне зур кошлар җылы якка китә. Сентябрьдә алтын матур көз башлана.
Көз көне зур, кечкенә кошлар җылы якка китә. Сентябрьдә алтын матур җылы көз башлана.
3. Куиз-куиз- трейд структурасы (обучающая структура , в которой учащиеся проверяют и обучают друг другапо пройденному материалу, используя карточки с вопросами и ответами по теме) буенча текст төзү өчен сүзләр туплау.
Класс өч группага бүленә.
1нче группа нинди? Соравына җавап бирүче сүзләрне яза. Һәркем берәр сүз яза. Кәгазьнең аскы өлешенә тәрҗемәне яза.
Матур, алтын, кызыл, салкын, җылы.
2нче группа кем? Нәрсә? Соравына җавап бирүче сүзләрне яза.
Кошлар, як, яфраклар, кояш, яңгыр.
3нче группа нишли? Соравына җавап бирүче сүзләрне яза.
Китә, кыздырмый, ява, башлана, коела.
Укучылар төрле-төрле сүзләрне язу турында килешәләр. Аннары сыйныф буенча йөриләр һәм бер-берсенә үзләренең сүзләрен укыйлар . Кәгазьләре белән алышыналар һәм тагын башка укучыга укыйлар.
Балалар урыннарына утыргач, укытучы берничә баладан сүзләрне укытып чыгара.
4. Укытуы укучылар төрле сүзләр язылган карточкалар тарата.
Мәсәлән,
салкын кошлар яфраклар төннәр алтын озын
ява Көннәр көз җылы коела җил
җитә кыска сары як Яңгыр Китә.
Һәр бала берәр җөмлә төзи.
Һәр группа балалары бергә 1 текст төзиләр.
IV. Физкультминут.
1 бала текстны укый. Иң яхшы дип табылган текст тактага языла. Аннан соң бергә текст төзелә.
Алтын көз җитә. Сары яфраклар коела. Салкын яңгырлар ява.Кошлар җылы якка китә.
5. Тестка исем бирү.
1) Алтын көз. 2) Көз җитә. 3) Көз.
VI. Ныгыту. Текстны дәфтәрләргә язу.
IV. Рефлексия.
Инсайд-аутсайд-сёкл(обучающая структура , в которой учащиеся внешний и внутренний круги и делятся со своими мнениями с разными партнерами).
Сделай столько шагов сколько букв в слове осень на татарском языке. Повернулись друг другу обменялись мнениями о своих предложениях.
Сделайте столько шагов сколько букв в слове золотой. Повернулись друг другу и поделитесь друг с другом о том ,
- Понравился ли вам урок?- Что понравилось больше всего?- Что нового вы узнали на уроке?
- Что у вас получилось?
- Над чем еще нужно поработать?
VI. Өй эше. Төзелгән текстка сораулар төзеп килергә.
V.Билге кую.
Поставьте в тетради на полях смайлик – настроения от урока:
-было все доступно и интересно;
-для тех, кто не до конца разобрался в новых знаниях;
- для тех, кому было не интересно и тема осталась не понятной.