Конспект праздника для детей подготовительной к школе группы Урман м?кт?бе


УРМАН МӘКТӘБЕ
2 группа (2016)
Катнашалар: Укытучы, Саескан, Куян, Төлке, Аю, Бүре, Эт (Акбай), Песи (Мияу), Бака.
Залга «Саескан» булып киенгән бала йөгереп керә.
Саескан. - Тыңлагыз!Тыңлагыз! Урман мәктәбе ачыла. Тизрәк язылыгыз! Кем әйтте дисәгез, мин – Саескан-такылдык әйтте, диярсез! Ә-ә-әнә укытучы үзе дә килә.
Укытучы: Урманда нинди матур!
Җырчы кошлар сайрыйлар.
Куян, Аю, Төлкеләр Укый-яза белмиләр.
Әгәр мин мәктәп ачсам,
Алар укырга килерләр.
Куян (як-ягына карана). Бик куркам мин, калтырыйм.
Урманда мәктәп ачыла, диләр,
Барыйммы? Әллә качыйм?
Укытучы (куян янына килеп) Языйммы соң мәктәпкә?
Бармы укырга теләгең?
Куян Ярар, яз инде әйдә,
Укырмын мин дә җәйдә!
Укытучы яза. Куян сикерә-сикерә урынына барып утыра. Төлке һәм Аю керәләр.
Төлке (Аюга күрсәтеп).
Әгәр шушы ялкауны көтмәсәм,
Урман буйлап аны эзләп йөрмәсәм,
Әллә кайчан язылыр идем,
Иң беренче булыр идем.
Аю. Юк, минем укыйсым,
Мәктәпкә барасым килми.
Мин бармак кына суырып йөрим.
Укытучы. Аю, дускай, матуркай, начар гадәтең ташла.
Әйдә, мәктәпкә языл, кил бире атла!
Төлке дә, Аю да мәктәпкә язылалар.
Бүре. Мәктәпкә мин дә барам,
Башкалардан һич калмам.
Яхшы костюмым кидем,
Укырга телим бик тә.
Укытучы. Ярар, Бүре дус, язам сине дә.
Бака. Мин дә бик телим мәктәпкә барырга.
Әнием дә шулай, ди.
Күп белерсең, балам, ди.
Укытучы. Ярар, Тиен дус, язам сине дә.
Эт (Акбай) Минем дә укыйсым,
Мәктәпкә барасым килә.
Хәзер укымыйча һич ярамый.
Укытучы. Ярар, Акбай дус, язам сине дә.
Песи баласы (Мияу) (сырпаланып, назланып).
Мин – Песикәй, йомшаккай, матуркай,
Тиздән миңа җиде яшь бит инде, дускай.
Без – песиләргә әле мәктәп юк!..
Урман мәктәбе күренеше. Укытучы керә. Звонок тавышы. Укытучы укучыларны барлый.
- Куркаккай! - Мин. - Йомшаккай! - Мин. - Акбай! - Мин
- Хәйләкәр! - Мин. – Бака дус!! - Мин. - Бүре дус! - Мин.
Аюкай! (Дәшүче юк)
Аюкай!
Музыка тавышы. Әкрен генә Аю керә.
Аю. Зинһар, мине гафу итегез,
Бер юлга кичерегез.
Агач төбендә йоклап киткәнмен,
Сизми калганмын вакыт үткәнен.
Укытучы. Бер юлга кичерәбез, шулай да кисәтәбез:
Соңга калма дәрескә, өлгер бул һәр эштә.
Аю килеп утыра. Дәрес башлана.
Укытучы. Бергә берне кушыйк без,
Барыбыз да уйлыйк без:
Йә, ничә була инде?
Песи. Мин беләм, күрегез мине, ул ике була! Белдегезме инде?
Укытучы. Ә хәрефе янына куйыйк бу хәрефләрне.
Нинди сүз була, кем әйтә инде?
Бака. Ул – Әни! Әни!
Укытучы. Өйрәнербез без укырга, язарга,
Барлык сорауга җавап табарга.
Алып баручы. Күрдегезме, балалар, безнең урмандагы дусларыбыз да мәктәпкә барырга җыенганнар, анда укыр өчен бик нык әзерләнгәннәр.
Гүзәл туган ягыбыз.
Айдар Минһаҗев сүзләре
Әлфия Һадиева музыкасы.
1. Кая гына юнәлсәк тә,
Юлыбыз көлеп тора,
Рәхәтебезне күрегез,
Әйдәгез, диеп тора.

Кушымта:
Искитәрлек гүзәл бит ул Туган ягыбыз.
Бәхетле шул, әй бәхетле
Балачагыбыз!
2. Әкияттәге шикелле Чәчәкләре, гөлләре.
Сыйланыгыз, дип җиләкләр
Кулга төшә үзләре.
3. Бер дә туеп булмый икән
Коенып суларыңда.
Рәхмәт сиңа, туган ягым,
Безнеке булганыңа.