Тесты по татарскому языку (4класс)по учебнику Р.Хайдаровой


Р.З.Хәйдарова. «Күңелле татар теле. 4 класс» дәреслеге буенча 4 сыйныф укучылары өчен тест.
Билалова Лениона Рәшит кызы Казан шәһәре 18нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Туган як табигате.
1. Кояш сүзендә ничә аваз бар?
а) 4;
б) 5;
в) 3;
г) 6;
2. Табиг...ть сүзендә нинди хәреф төшеп калган?
а) а;
б) ә;
в) э;
г) е;
3. Болын сүзенең транскрипциясен языгыз.
а) [болын];
б) [болон];
в) [балын];
г) [былын];
4. Сандугач сүзен тәрҗемә ит.
а) птица;
б) воробей;
в) соловей;
г) голубь;
5. Ловкий сүзенең дөрес тәрҗемәсен тап.
а) файдалы;
б) җитез;
в) шат;
г) күңелле;
6. Кайсы сүз артык?
а) болын;
б) алан;
в) урман;
г) китап;
7. Кайсы сүз артык?
а) тиен;
б) тукран;
в) сарык;
г) бүре;
8. Нинди сүз артык?
а) дару;
б) кычыткан;
в) мәтрүшкә;
г) әрем;
9. Саргая сүзе кайсы ел фасылына туры килә?
а) яз;
б) көз;
в) кыш;
г) җәй;
10. Җылы сүзенең антонимын тап.
а) салкын;
б) ямьсез;
в) җитез;
г) ялкау;
11. Кыргый хайваннар кайда яши?
а) өйдә;
б) паркта;
в) урманда;
г) шәһәрдә;
12. Нинди кош сөйләшә белә?
а) чыпчык;
б) тукран;
в) песнәк;
г) тутый кош;
13. Кайсы хайванның мөгезе бар?
а) сыер;
б) эт;
в) тычкан;
г) керпе;
14. Чирик ни өчен оча алмый?
а) чөнки салкын;
б) канаты авырта;
в) ашыйсы килә;
г) егылып төшкән;
15. Табышмакның җавабын тап.
Кулсыз, аяксыз – тәрәзә кага (стучит).
а) агач;
б) чыпчык;
в) җил;
г) кояш;
16. Кайсы кошлар бездә кышлый?
а) карлыгач;
б) чыпчык;
в) песнәк;
г) торна;
17. Кышын нинди агач яшел була?
а) каен;
б) алмагач;
в) нарат;
г) имән;
18. Хәзерге заман хикәя фигыльне тап.
а) ашатты;
б) ашады;
в) ашый;
г) ашамады;
19. Җөмләне язып бетер. Кошчык уйна...
а) –рга ярата;
б) –ый ярата;
в) –ыйсы ярата;
г) –п ярата;
20. Тиешле кушымчаны куй. Мин Акбай... ашатам.
а) –да;
б) –дан;
в) –ны;
г) –лар;
21. Барды сүзен юклык формасында яз.
а) бармый;
б) бардык;
в) бармады;
г) бармаган;
22. Кайсы җөмлә дөрес түгел?
а) Чуртан суда яши.
б) Керпе өйдә яши.
в) Поши урманда яши.
г) Песи өйдә яши.
23. В осеннем лесу очень красиво җөмләсен тәрҗемә ит.
а) Көзге урманда бик матур.
б) Көзге урманга бик матур.
в) Көзге урманнар бик матур.
г) Көзен урманда бик матур.
24. Җөмләне дәвам ит. Кошларга кыш көне ...
а) җылы;
б) салкын;
в) рәхәт;
г) кызганыч;
25. Дөрес җөмләне тап.
а) Без кичә җимлек ясадык.
б) Без кичә җимлек ясыйбыз.
в) Без иртәгә җимлек ясадык.
г) Сез кичә җимлек ясыйсыз.