Разработка урока по татарскому языку на тему Режим дня(5 класс, русская группа)


“Минем көндәлек режимым” темасына 5нче сыйныфның рус төркемендә үткәрү өчен дәрес эшкәртмәсе
Тема: Минем көндәлек режимым
Дәрес төре: белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү
Максат: көндәлек режим темасына сүз байлыкларын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен камилләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау
Планлаштырылган нәтиҗәләр. Шәхескә кагылышлы: Үзеңдә төгәллек , җаваплылык кебек уңай сыйфатларны тәрбияләү, үз көндәлек режимыңны булдыру һәм аны төгәл үтәргә кирәклегенә төшенү.
Метапредмет:
Танып-белү УУГ:фаразлау, аңлап уку, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен, уку мәсьәләсен аңлау, нәтиҗә чыгара белү, кирәкле мәгълүматны табу ,чагыштыру.
Коммуникатив УУГ: фаразлый, сорауларга җавап бирә, әңгәмәдә катнаша , сөйли, тыңлый белү; үз фикереңне төгәл итеп әйтә, дәлилли алу; кирәкле информацияне аңлау,тормыш тәҗрибәсен куллану, күршең белән һәм төркемдә хезмәттәшлек итү.
Регулятив УУГ:эшкә әзерлекле булу, җавапларны тыңлый, ишетә, дөресли, бәяли белү, максатны формалаштыра, уку мәсьәләсен куя, вакытны контрольдә тота белү,гамәлләреңне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлый алу, үзбәя.
Предмет буенча: көндәлек режим темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, өйрәнелгән грамматик һәм лексик берәмлекләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану.
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, ТИН
Эшне оештыру: төркемдә, парларда, индивидуаль
Материал: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова.Күңелле татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен).5 сыйныф. Казан : Татармультфильм , 2014.
Җиһазлау: презентация, биремле карточкалар
Этап Укытучының эшчәнлеге Укучының эшчәнлеге
1. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру. Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. Исәнләшү.
-Бер-берегезгә яхшы теләкләр әйтегез һәм урыннарыгызга утырыгыз.Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.
Дәрескә әзерләнәләр, бер-берсен сәламлиләр.
2. Белемнәрне актуальләштерү
Максат: иртәнге режим һәм вакыт күпме темасына ситуатив күнегүләрне кабатлау 1.Укучылар белән әңгәмә үткәрү.
-Бүген безнең татар әдәбияты дәресе?
-Атнаның нинди көне?
-Кичә нинди көн иде?
-Ничәнче число?
-һава торышы нинди?
Хәзер вакыт күпме?
2. Ситуатив күнегүләр тәкъдим итү.
Спросите у друга:
-встает ли утром он сам;
-убирает ли он постель;
-делает ли он зарядку;
-во сколько часов он встает?
Как скажете о том, что:
-вы встаете в шесть часов;
-в восемь часов начинаются уроки;
-в 13 часов 40 минут уроки заканчиваются;
Ә сез нинди сораулар бирер идегез? Укучылар җавап бирәләр
Ситуатив күнегүләрне үтиләр.
Укучылар бер-берсенә сораулар бирәләр(парларда эш)
1-2 укучы ситуатив күнегүләр әйтә.
3. Укыту максатын кую
Максат: уку мәсьәләсен кую. -Укучылар, мин сезгә бер җыр тәкъдим итәм. Игътибар белән тыңлагыз әле, нәрсә турында сүз бара?
Марат ни өчен мәктәпкә соңга калган?
Ул режим саклыймы? Ә сезнең көн режимыгыз бармы?
Бүгенге дәрестә без нинди темага сөйләшербез?
-Көндәлек режимны саклау ни өчен кирәк?
-Дәресебезнең максатын ачыклый торган сорау:
Иртәдән кичкә
Кайсы сәгатьтә
Ниләр эшләргә?
Ничек яшәргә? (Слайдта бирелә) М.Җәлилнең “Сәгать” шигыренә язылган җырны тыңлыйлар.
Үз фикерләрен әйтәләр.
Җавап бирәләр.
Сәламәт булу өчен , - дип җавап бирәләр.
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру
- Дәрес дәвамында без нәрсәләр эшләрбез? Үз алдыбызга нинди бурычлар куябыз?
-Дәрестә көн режимы турында сөйләргә өйрәнербез. Моның өчен безгә лексик минимумны искә төшерергә кирәк.
1.Көндәлек режим темасына лексик минимумны кабатлау. Русча сүзләр һәм сүзтезмәләр әйтү, укучылар карточкаларда татарча язалар.
Сон, подъем, завтрак, обед, ужин, отдых, подготовка уроков, в школе, кружок, в 6 часов, в 12 часов, в 20 часов.
1-2 укучыдан тәрҗемәләрне укыту.
-Сүзләрнең дөрес язылышына игътибар итегез.(Слайдта бирелә)
-Сүзләрне бергәләп уку.
2. Сүзләрдән җөмләләр төзеп язабыз. Карточкаларны 3х3 итеп тезегез һәм дәфтәр битләрендә 3 җөмлә төзеп языгыз. Бу эшне башкару өчен сезгә 5 минут вакыт бирәм.
3. Сүзләрне көн режимы тәртибендә урнаштыру.(Карточкаларда көн режимы темасына сүзләр язылган, бушлары да бар)
Буш карточкаларга үзегез языгыз.
-Эльвира, Полина дөрес эшләгәнме?
- Булат, син Эмиль белән килешәсеңме?
Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)
Сүзләр һәм сүзтезмәләр белергә.
Матур җөмләләр төзергә.
Сәламәт булу өчен,
Көн режимын үтәргә.
Парларда эшлиләр.
Йокы, йокыдан тору, иртәнге аш, төшке аш, кичке аш, ял итү, дәрес әзерләү, мәктәптә, түгәрәк, сәгать алтыда, сәгать уникедә, кичке сәгать сигездә, егерме сәгатьтә.
Сүзләрне ничек язуларын тикшерәләр.
3 җөмлә төзеп язалар.(Парларда эшлиләр.)
Укучылар карточкаларда язылган сүзләрне көн режимы тәртибендә урнаштыралар. Буш карточкаларга үзләре язалар. (Индивидуаль эшлиләр.)
Бер-берсенең эшен тикшерәләр.
5.Беренче кат ныгыту
Максат: уку мәсьәләсен куллану Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)
1.-Слайдка игътибар итегез. Вакыт күпме яки сәгать ничә? Бу вакытта сез нәрсә эшлисез? ( сәгать рәсемнәре күрсәтелә).
Ял минуты.
2. Дәреслек белән эш. 41 нче бит 5 нче күнегү
Җөмлә төзеп әйтәләр.
6.Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге
Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү Җөмләләрдән текст төзү. Мин иртән сәгать алтыда йокыдан торам, зарядка ясыйм, юынам, иртәнге ашны ашыйм. Аннан соң киенәм һәм мәктәпкә китәм. Мәктәптә мин укыйм, язам, мәсьәлә, мисал чишәм, рәсем ясыйм. Татар, инглиз телләре өйрәнәм. Дәресләр сәгать бердә бетә. Аннары мин көндезге ашны ашыйм. Сәгать икедә мин өйгә кайтам. Өйдә мин әнигә булышам, ял итәм, дәресләр әзерлим. Сәгать алтыда кичке ашны ашыйм. Сәгать тугызда йокларга ятам. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру
-Төркемнәрдә эшлиләр.
Һәр укучы берәр җөмлә укый.
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) Рефлексияне оештыру
-Бүгенге дәреснең төп җөмләләрен әйтегез. Дәрес башында куелган сорауга җавап таптыкмы? (Слайдта бирелә) -Моның сере бик гади: вакытны дөрес итеп бүлә белергә кирәк. Ягъни көндәлек режимны сакларга.
- Ә сез дәрестә актив яки пассив булдыгызмы? Кәефегез ничек? Үзегезгә нинди билге куяр идегез?
Кемнәрне мактар идегез?
Өй эше бирү. “Минем көндәлек режимым” темасына плакат ясарга һәм сөйләргә Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.
Укучылар үз һәм иптәшләренең эшләрен бәялиләр. Карточкаларда җавап бирәләр.