Д?рес планы. Исем с?з т?ркемен гомумил?штереп кабатлау. 6 сыйныф (татар т?ркеме)


Дәрес темасы: Исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.
Максат: Исем сүз төркеме буенча белемнәрне актуальләштерү.
Өйрәтергә:
исемнең грамматик билгеләрен (килеш, тартым, сан) дөрес кулланырга;
көндәлек тормышта сөйләм этикасы нормаларын сакларга;
татар халкы мәдәниятына карата хөрмәт, игътибарлылык, горурлык хисләре тәрбияләргә;
Көтелгән нәтиҗәләр:
исемнең грамматик билгеләрен дөрес куллана белү;
сөйләм этикасы нормаларын саклап сөйләшә белү; үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;
татар халкы мәдәниятына карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау. Дәреслек.Таратма материаллар: карточкалар, тестлар; компьютер, проектор, экран, презентация.
Дәрес тибы. Кабатлау дәресе.
Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН, РАУНД РОБИН, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, РЕЛЛИ РОБИН, ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ, ТИМ ЧИР.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, мәдәният.
Белем процессында универсаль укыту эшчәнлеге:
танып белү УУЭ:
- предметны белдергән сүзләрне билгеләү һәм үз фикереңне дәлилләү;
- исемнең грамматик билгеләрен дөрес куллана белү;
- предметны белдергән сүзләр кулланып җөмләләр төзү;
фикерләрне тапшыру УУЭ:
- төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;
- үз фикереңне формалаштыру;
- фикерләрне фактлар белән дәлилләү;
- төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру;
даими УУЭ:
- укытучы ярдәмендә уку эшчәнлегенең максатын билгеләү һәм ныгытуның мөстәкыйль чараларын эзләү;
- предметара бәйләнеш булдыру;
- эшне алгоритмнар кулланып башкару;
- эшнең нәтиҗәсен тикшерү.
Дәрес барышы.
1.а) Хезмәттәшлекне билгеләү. Исәнләшү.
ТЭЙК ОФ ТАЧ ДАУН
Акыллы, уңганнар басыгыз. Син кем? Дәрестә кемнәр утыра (укучылар)
Чибәр, матурлар басыгыз. Син кем? Кемнәр кунакка килгән (укытучылар)
Кара чәчлеләр басыгыз. Син кем? Сез кайда утырасыз (урындыкта)
Иң тырыш укучылар баса. Таныштыр. Мин укучы кыз Алия.
Укучылар, басыгыз.
Бер-беребезгә карап елмаябыз, сәламлибез.Яныбыздагы күршебезгә яхшы кәефләр телибез һәм дәресебезне башлап җибәрәбез.
б) Уку мәсьәләсен кую. Белемнәрне актуальләштерү.
Дәрес темасын билгеләү.
-Нинди сүз төркемнәрен кулландык (исем)
-Безнең дәрес темасы нинди булыр (исем)
-Үзегезгә нинди максат куясыз(исем темасын кабатлау)
2. а) Нәрсә ул исем? Исем нәрсәне белдерә? Исемнең сораулары? Исемнең төркемчәсе? Исем нәрсә белән төрләнә? Исемнең ясалышы? Исем җөмләдә нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?
Экранда сораулар чыга, укучылар җавап бирә. Дөрес җавап күрсәтелә.
РАУНД РОБИН чылбыр буенча эш. Һәр укучы бер биткә исемгә туры килгән бер билгене яза.
б) Ә хәзер укучылар исемнең моделен төзибез. Төсле каләмнәр, альбом бите алабыз да парлап эшлибез. 1 мин вакыт бирелә. Теләсәгез Кластер итеп эшләргә була.(график сурәттә күрсәтү)
Үз эшегезне күрсәтеп сөйләгез.
Тактада исемнең моделе. Ул бүгенге дәресебезнең схемасы булыр.
3.Тестлар. “Исем” темасын йомгаклау өчен тестлар.
Тест һәрберсенә таратыла. Экранда дөрес җаваплары чыга. Алмашып тикшерәләр, билге куялар. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ
Күзгә физзарядка.
4. а) Экранда рәсемнәр чыга. Язучылар, рәссамнар, композиторлар, музейлар, театрлар.
- Болар кемнәр? Язучылар.
-Сез нинди язучыларны беләсез? Композиторлардан кемнәрне беләсез? Нинди җырчыларны беләсез? Нинди музейлар? Нинди театрлар?
-Казанда 7 зур театр бар: бу Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан кала тагы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин ис.Татар драма һәм комедия театры, Качалов ис.Зур рус драма академия театры, Яшь тамашачы театры, Кариев ис.Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, “Әкият”татар дәүләт курчак театры.
- Укучылар, мин бу рәсемнәрне нинди максаттан күрсәттем? Быел нинди ел?
- Мәдәният елы.
- Бик дөрес. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде.
б) Без хәзер сезнең белән мәдәният елы темасына язылган текст белән танышабыз. Шул текст аша исем темасын ныгытабыз. Һәрберегезнең өстәлендә текст ята. Пышылдап укыйбыз, аңлыйбыз. (Экранда да күренә. Аннан соң исем моделе чыга).   
Текст. Мәскәүнең Зур театрында мәдәният елын ачу тантанасы булды, аннары бу эстафетаны Казан алды. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт академия опера һәм балет  театрында Татарстан Республикасында мәдәният елын ачу тантанасы булып узды. Кичәдә Татарстан Республикасы җитәкчеләре, Россиядән килгән мәртәбәле кунаклар, сәнгать кешеләре катнашты.
Без Татарстан мәдәнияты  белән чын күңелдән горурланабыз. Республикабызның талантлы язучылары, композиторлары, җырчылары, мәдәният хезмәтчәннәре илебез күгендә якты маяк булып балкый. Республикабызда урнашкан музейлар, театрлар, мәдәният йортлары, драмтүгәрәкләр халкыбызның мәдәниятын үстерүдә зур роль уйный. Ә музейда булган хәзинәне бернинди компьютер да , телевизор да алыштыра алмый.
Без әби –бабаларыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итик. Шул вакытта татар мәдәнияты югалмас, хәзинәләре саекмас.
в) Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенге числоны язабыз. Башта телдән эшлибез, аннан соң 3 биремне дәфтәргә язабыз.
РЕЛЛИ РОБИН (парлап эшләү). Дәфтәргә җавапны язабыз, җилкәдәш белән фикерләшәбез.
Биремнәр:
а) Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табарга.
б) Предмет, зат исемнәрен табарга.
в) Төрләнеше. Төшем килешендәге исемнәрне табарга. Дәфтәргә язабыз.
Тартым. 1 зат күплек сан тартымы булган исемнәр
Сан. Борын ассимиляциясе булган күплек сан кушымчалы исем
г)Ясалышы. Парлы, ясалма, тезмә, кыскартылма исемнәрне табарга.
д) Җөмләдәге функциясе. Өй эшенә Казанга барган экскурсия турында җөмләләр язарга, аларны җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә кирәк иде. Укыйбыз.
е) ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН. Экрандагы җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер. Командада һәр укучы уйлый, яза һәм чиратлап тикшерә, аңлата.
Без әби –бабаларыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итик.
ж) Тактада исемнәргә морфологик анализ ясарга. Таблица 41 нче биттә.
(Алынма исемнәр рус теле аша, гарәп теленнән( Ирен гармониясе (гореф-гадәтләрен). Сингармонизм законы үтәлмәгән сүзләр(театр, мәдәният, эстафета, академия, опера, балет, Республикасында, Россия, композиторлары, драмтүгәрәкләр)
Ә хәзер эшебезгә йомгак ясыйбыз, ял итеп эшлибез. ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ. Эчке һәм тышкы түгәрәк буенча хәрәкәт итеп, үз фикерләрен төрле әңгәмәдәшкә сөйлиләр. Укытучы биргән сорауларга әңгәмә коралар. Сорауга җавап ничә булса, кара-каршы басып, шуның кадәр адым атлыйлар.( Исемнең ничә саны бар? (2) Ничә килеш формасы бар? (6)
Килешләр турында нәрсә әйтә аласың? (эчке түгәрәк сөйли)
Нәрсә ул тартым? Төрләндер. (тышкы түгәрәк сөйли)
Ясалышы ягыннан нинди исемнәр була? (озынраклар сөйли)
Исем нинди җөмлә кисәге була ала? (чалбар кигәннәр сөйли)
5. Сезнең күбегез көзге каникулда Казанда экскурсиядә булды. Тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз әле. Өйдә ялгызлык исемнәр кулланып, диалог төзергә бирелгән иде.
2 укучы такта янына чыга. (3 пардан сорала)
6. - Сез М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Шүрәле” балетын карадыгыз. Мин сезгә Санк-Петербург шәһәренең Киров исемендәге опера һәм балет театры артистлары куйган балеттан өзек күрсәтәм. Игътибар итегез театрда карау белән фильм карауның аермасы бармы? (балеттан өзек)
- Әйе, театрда тере артистлар уйнаганны күрәсең.
7. Синквейн төзү. Ә хәзер мин сезгә бүгенге эшләнгән күнегүләрдән чыгып, лексика бирәм. Сез мәдәният темасына синквейн төзисез. Театр, балет, музыка.
Йомгаклау.
- Дәрес башында нинди максат куйган идегез?
- Нәрсә кабатладык? Нәрсә турында сөйләштек? Ни өчен бу кагыйдәләрне белү кирәк?
- Безнең сөйләмебез лексик-грамматик яктан дөрес, төгәл булырга тиеш. Шуңа күрә исем билгеләрен дөрес кулланыйк.
6. Рефлексия.
-Сезгә дәрес ошадымы? Кайсы ягы белән?
- Мин сездән бик канәгать. Әйдәгез әле, үзебезне үзебез мактап, матур сүзләр әйтик. Без нинди укучылар? (Яхшы укучылар, тырыш укучылар, әйбәт укучылар,уңган укучылар, булган укучылар).
- Ә хәзер шушы сыйфатларны исемгә әйләндерик. (Яхшылар, тырышлар ...)
ТИМ ЧИР.
Без тырышлар! Без әйбәтләр! Без уңганнар! Без булганнар!
Өй эше. Исем турында әкият төзергә
б) ТИМ ЧИР. Мин дә синквейн кулланып ТИМ ЧИР төзедем.
Без укучылар!
Акыллы һәм белемле.
Уйладык, тырыштык, ирештек.
Дәрестә шәп эшләдек. Афәрин!