Сан темасы буенча тест


«Сан» темасы буенча тест
1.Сан нәрсәне белдерә?
1) предметны;
2) предметның билгесен;
3) предметның исәбен, санын.
2.”Безнең сыйныфта 30 укучы белем ала” җөмләсендә саналмышны табыгыз. 1) сыйныфта;
2) 30;
3) укучы.
3. Татар телендә саннарның ничә төркемчәсе була?
1) 4;
2) 5;
3) 3.
4. Рус телендә нинди сан төркемчәләре юк?
1) бүлем, чама;
2) тәртип, микъдар;
3)чама, җыю.
5.Кайсы сан төркемчәсенең саналмышы булмый?
1) җыю;
2) бүлем;
3) чама;
4) тәртип.
6.”Два ученика” сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.
1) ике укучы;
2) ике укучылар;
3) икеләр укучы.
7.Микъдар санын табыгыз.
1) бишенче;
2) 1/5;
3) бишләп;
4) бишәр.
8.Дөрес ясалган бүлем санын билгеләгез:
1) унар;
2) унышар;
3) унлап;
4) унынчы.
9. Бирелгән саннардан чама санын табыгыз.
1) йөзәр;
2) йөзенче;
3) йөзләп;
4) йөзәү.
10. “ Дүрт алманың икесен алдым”җөмләсеннән исемләшкән санны күрсәтегез.
1)икесен;
4)дүрт.
11. “По два” сүзтезмәсен татар теленә тәрҗемә итегез.
1) икешәр;
2)икеләп;
3) икәү
12 “Икенче рәттә 10 укучы утыра” җөмләсендәге саннарга морфологик анализ ясагыз.
2 вариант
1.Сан нәрсәне белдерә?
1) предметның исәбен, санын ;
2) предметның билгесен;
3) предметны.
2.“ Өстәлдә биш алма ята”җөмләсеннән саналмышны табыгыз.
1) өстәлдә;
2) алма;
3)биш.
3. Татар телендә саннарның ничә төркемчәсе була?
1) 5;
2) 4;
3) 3.
4. Рус телендә нинди сан төркемчәләре юк?
1) тәртип, микъдар;
2) бүлем, чама;
3)чама, җыю.
5.Кайсы сан төркемчәсенең саналмышы булмый?
1) бүлем;
2) җыю ;
3) чама;
4) тәртип.
6.”15 учебников ” сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.
1) унбиш дәреслек;
2) унбиш дәреслекләр;
3) унбишләр дәреслек.
7.Микъдар санын табыгыз.
1) алтынчы;
2) 1/6;
3) алтылап;
4) алтышар.
8.Дөрес ясалган бүлем санын билгеләгез.
1) унышар;
2) унар;
3) унлап;
4) унынчы.
9. Бирелгән саннардан чама санын табыгыз.
1) йөзенче;
2) йөзләрчә;
3) йөзәү.
10. “ Биш хикәянең берсен укыдым” җөмләсеннән исемләшкән санны күрсәтегез :
1)берсен;
2)биш.
11.“Около двух” сүзтезмәсен тәрҗемә итегез.
1) икеләп;
2) икешәр;
3) икәү.
12. “Дүртенче дәрескә 25 укучы килде” җөмләсендәге саннарга морфологик анализ ясагыз.